16+

Яшь татар лидерлары җыела

Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, Республика яшьләр, инновация һәм профилактика программалары үзәге, «Идел» яшьләр үзәге дәүләт бюджет оешмасы V Яшь татар лидеры мәктәбен үткәрә. Шул уңайдан «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында матбугат конференциясе узды.

4-9 декабрьдә төрле өлкәләрдән Казанга килгән яшьләр яңа җиһазлар белән эшләргә өйрәнәчәк. Әлеге чараның төп максаты - читтәге татар оешмаларының лидерларын барлау, аларның һөнәри осталыкларын үстерү.
Россия Дәүләт депутаты, федераль милли-мәдәни автономия җитәкчесе Илдар Гыйльметдинов: «Татар оешмаларына яшьләрне тартырга кирәк. Без ул оешмаларның халкыбызның бай гореф-гадәтләрен үзләренең җирлегендә яшәүче башка милләтләргә дә җиткерүләрен телибез. Яшьләр үз төбәкләрендә уза торган фестивальләрдә катнашырга, андагы җитәкчеләрдән ярдәм дә ала белергә тиеш», - дип белдерде. Ул бүгенге көндә яшьләрнең федераль югарылыктагы оешмасы кирәклеген дә әйтеп узды. Илдар Ирек улы Мәдәният министрлыгының читтә яшәүче татар оешмаларына ярдәм йөзеннән бирелә торган грантының бер өлеше яшьләр белән үткәргән чараларга тотылырга тиешлеген дә искә төшерде. Ул Дәүләт Думасында яңа канун кабул ителүен җиткерде.
Әлеге чарада тел мәсьәләләре дә күтәреләчәк. Шунысын да әйтергә кирәк, читтә яшәүче татар балалары өчен тиздән рус-татар-инглиз телләрендә ярдәмлек китаплар таратылачак.
Яшь татар лидеры мәктәбенә быел унбиш төбәктән 40 кеше киләчәк. Аның программасында лекцияләр, семинарлар, диспутлар, дәүләт җитәкчеләре белән очрашулар үткәрү каралган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading