16+

Асператус Ахырзаманский: Ялганны ничек кабул итәсез?

Үлмәсәң, әллә ниләр белерсең ди иде әби. Узган җомгада Казанны бик куркыныч болытлар каплап алды. Асператус дип аталган болытлар - латинчадан дулкынлы-кәкре дип тәрҗемә итәсеме соң инде - XXI гасырга кадәр моңарчы күренмәгән. Бөекбританиядә узган киңәшмәдә барлык күренешләргә дә фән күзлегеннән генә караган метеорологлар да моны ахырзаман килергә дип юраганнар....

Асператус Ахырзаманский: Ялганны ничек кабул итәсез?

Үлмәсәң, әллә ниләр белерсең ди иде әби. Узган җомгада Казанны бик куркыныч болытлар каплап алды. Асператус дип аталган болытлар - латинчадан дулкынлы-кәкре дип тәрҗемә итәсеме соң инде - XXI гасырга кадәр моңарчы күренмәгән. Бөекбританиядә узган киңәшмәдә барлык күренешләргә дә фән күзлегеннән генә караган метеорологлар да моны ахырзаман килергә дип юраганнар....

Үлмәсәң, әллә ниләр белерсең ди иде әби. Узган җомгада Казанны бик куркыныч болытлар каплап алды. Асператус дип аталган болытлар - латинчадан дулкынлы-кәкре дип тәрҗемә итәсеме соң инде - XXI гасырга кадәр моңарчы күренмәгән. Бөекбританиядә узган киңәшмәдә барлык күренешләргә дә фән күзлегеннән генә караган метеорологлар да моны ахырзаман килергә дип юраганнар. Мондый болытларның Казан өстендә пәйда булуы безгә ниндидер кисәтү булса кирәк. Җомга көнне бит, җитмәсә!
Узган атнаның тагын бер яңалыгы. «Россия 24» дәүләт каналы халык хәтеренә маршал Жуков, Берлиндагы Җиңү байрагы, Зоя Космодемьянскаялар кебек үк кереп урнашкан бер тарихның уйлап чыгарылган икәнлеген хәбәр итте. СССР Баш хәрби прокуратурасы, 1948 елда әзерләгән документларына таянып, «28 панфиловчы» атамасы белән тарихка кергән вакыйганың булмаганлыгын белдерде.
Бу хакта беренче тапкыр «Красная звезда» газетасының хәбәрчесе Коротеев 1941 елның 27 ноябрендә яза. Генерал Панфиловның 316 нчы дивизиясенең 28 сугышчысы 1941 елның 16 ноябрендә Мәскәү өчен барган сугышларда катнаша. Дубосеково разъезды янында җиңел кораллары гына булган сугышчылар яндыргыч сыеклык салынган шешәләр һәм гранаталар белән немецларның танкларына каршы торалар, һөҗүм иткән илле танкның унсигезен яндыралар. «Алар барысы да һәлак, әмма дошманны үткәрмәделәр», - дип яза хәбәрче. Политруг Клочковның үлеме алдыннан: «Россия зур, әмма чигенергә урын юк, артта - Мәскәү», - дигән сүзләре тарих дәреслекләренә кертелгән. Соңрак бу хакта башкалар да яза, Көнбатыш фронты командующие Жуков газетада исемнәре аталган 28 «панфиловчы»ның һәрберсенә Советлар Союзы Герое исеме бирдерә.
«Россия 24» күрсәткәнче үк кайбер тарихчылар бу хәлнең булуына шик белдерәләр иде инде. Бернинди архив документларыннан башка гына да бу мәкаләдә шик уятырлык мәгълүматлар күп. Төгәллекләре белән дан тоткан, һәр хәрби бәрелешне теркәп барган немецларның документларында бу сугыш турында бернинди хәбәрләр табылмаган. Хәбәрче үзе бу сугышта катнашмаган, барлык сугышчылар үлеп беткән икән, бәрелешнең детальләрен - ничә танк һөҗүм иткәнен, Клочковның «артта Мәскәү» дип әйткән сүзләрен каян белгән? Мәктәптә укыганда шушы сорауны биргәнне үзем дә хәтерлим. Билгеле, җавап булмады. Вакыйганы хәрбиләр дә кире кага - җиңел кораллары гына булган сугышчыларның шулкадәр танк һөҗүмен кире кагуын тәэмин итәрлек тактика юк, мантыйк буенча, бу «28 панфиловчы»ны үтереп бетергәч, калган немец танклары Дубосековога килеп җитәргә тиеш, әмма андый хәл булмый.
Сугыштан соң хәрби прокуратура уздырган тикшерү бу сорауларга җавап бирә - Дубосеково янындагы бу бәрелешнең уйлап чыгарылган вакыйга икәнлеген ачыклый. «Үрдәк» - журналист уйлап чыгарган ялган хәбәр, ягъни. «28 панфиловчы» исемлегенә кереп, вафат саналганнарның кайберләре бу бәрелешкә кадәр үк һәлак булган, кайсыдыр сугыштан исән калган, немецлар ягына чыгып, полицай булып, Кызыл Армиягә каршы сугышып йөргәне дә бар.
Вакыйга юк икән, димәк, «28 панфиловчы» музеен ябарга, аларга багышланган бик күп һәйкәлләрне алып ташларга кирәк булып чыга, дип сөйли «Россия 24».
Хәбәр күпләрне авызыннан ризыгын тартып алган бала кебек нәүмиз калдырды. Шуңа да кабат тарихта актарынмаска, искене казымаска өнди башладылар, бу дөреслек кылмаган батырлыгы өчен герой исемен алган солдатларның оныкларының күңелләренә тияргә, патриотизмны какшатырга мөмкин дип саный. Без генә түгел, Казахстан да - аларда былтыр гына панфиловчыларга багышлап һәйкәл куелган булган (316 нчы дивизия Казахстанда формалашкан) - әлеге көтелмәгән яңалыкны берничек тә кабул итәргә әзер түгел. Инде нишләргә?
Бернишләргә дә түгел. Тарих ул әдәби әсәр түгел, анда үзең күрергә теләгәнне эзләсәң, ул тарих булудан туктый. Без бит борынгы грекларның мифларын тарих итеп кабул итмибез, ә нигә журналист уйлап чыгарган мәкаләне чынбарлык дип санарга? Дөрес, безнең халыкның күпчелегенең берьюлы ике дәүләттә - реаль Россиядән тыш хыялдагы Советлар Союзында яшәвен исәпкә алып, бу яңалыкны «Россия 24» кебек сенсация итеп түгел, дөрес аңлатып бирергә генә кирәк. «28 панфиловчы» турындагы дөреслекне белү халыкның патриотизмын киметми, ул Мәскәү янындагы сугышларда бу солдатларның түгел, башкаларының батыр­лык кылганын гына ачык­лый. Ул вакыт өчен илгә батырлык үрнәге кирәк булган, шуңа күрә «Красная Звезда» шулай язган да. Сугыш өчен гадәти хәл - дошман мөмкин кадәр каралтыла, герой мөмкин кадәр геройлаштырыла. Александр Матросовның Шакирҗан Мөхәммәтҗанов булуын ачыклаганга карап, ул сугыш каһарманы булудан туктыймы? Ватанны саклау өчен башын салган һәркем - каһарман. Әгәр бу яңалык «28 панфиловчының» туганнарының күңелен рәнҗетә дип уйлыйсыз икән, икенче яктан уйлап карагыз. Чынлап та каһарманлык күрсәткән, әмма бернинди орден-медальләрсез билгесезлектә үлгән батырларның туганнарын рәнҗетмибезме без тарихны яшереп?
«Не сотвори себе кумира» диелә Библиядә. Шушы кагыйдәне генә истә тотасы да бит, юк. Халыкның күпчелеге теләсә нинди мәгълүматны тәнкыйди күзлектән карап анализларга һәм уйланырга күнекмәгән - нәрсә бирәләр, шуны, тоз да сипмичә, чәйнәми йотып җибәрә дә аннары, «мине алдадылар» дип, тавыш чыгара.
«Мин андый түгел» дисезме? Мәкаләнең башындагы «ахырзаман турындагы болытлар» сезнең мәгълүматны ничек кабул итүегезне ачыклар өчен бирелгән тест иде. Ялганны ничек кабул итүегезне ачыклаучы тест. Ышанган булсагыз, димәк, сез яңалыкны тәнкыйди кабул итәргә әзер түгел. Ялганны кабул итмәүчеләр Казан өстендә пәйда булган асператус болытларның бернинди ахырзаман билгесе түгеллеген, бары тик сирәк була торган күренеш икәнлеген чамалагандыр. Болытның эше шул инде, ул «туды-суды» йөреп тора. Кешенең башы да «туды-суды» йөреп, эшләп торырга тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading