16+

«Яшел рекорд» сөенеч китерә башлады

Казан «ЭКОлидер» республика конкурсында муниципаль берәмлекләр арасында җиңү яулады.

«Яшел рекорд» сөенеч китерә башлады

Казан «ЭКОлидер» республика конкурсында муниципаль берәмлекләр арасында җиңү яулады.

Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидров: «Универсиада экологлар өчен дә зур имтихан булды. Казанда санитар чаралар оештырыла, яшеллек артты», - дип әйтеп үтте үзенең котлау чыгышында. Казанда 2012 елда, мэр Илсур Метшин башлангычы белән, «Яшел рекорд» проекты старт алган иде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу эшне хуплап, ел саен 50 мең төп агач утыртырга чакырды. Президент тәкъдиме 2012 елның көзендә үк үтәлде. Быел башкалада яшеллек янә 50 мең төп агачка артты. Йөз меңенче агачны мэр Илсур Метшин шәхсән үзе утыртты. Казанның экологияне яхшыртуга керткән хезмәте лаеклы рәвештә бәяләнде.
Сәнәгать предприятиеләре арасында абсолют җиңүче дип «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте табылды. Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан оештырылган конкурсның «Табигать һәм кеше» номинациясендә җиңүчеләр арасында татар телендә нәшер ителгән республика газеталары «Ватаным Татарстан» һәм «Шәһри Казан» да бар.
«Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Ирек Миннәхмәтов, җиңүчеләрне котлап: «Оста журналист ул - төрле тармак белгече: экологияне дә, коммуналь хуҗалыкны да, сәнәгатьне дә яктырта. Безнең төп капитал - балалар һәм аларның сәламәт киләчәге. Кризис вакытында ике иптәш очрашкан да, сөйләшәләр икән. Беренчесе: «Хәлләр начар, кризис. Банклар банкрот, акча юк», - дигән. Икенчесе: «Мин көн саен урманнарга чыгам, агачларга, кояшка карыйм, кризисның ни икәнлеген белмим», - дип җавап кайтарган. Күңел тынычлыгы бирүче урманнар киләчәк буыннар өчен дә саклансын иде», - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading