16+

Яшелчәгә бәя төшә

Үткән атна белән чагыштырганда, базарларда азык-төлеккә бәяләр үзгәрде.

Яшелчәгә бәя төшә

Үткән атна белән чагыштырганда, базарларда азык-төлеккә бәяләр үзгәрде.

Яңа уңышны җыеп алыр вакыт җитте, шуңа да, базар киштәләре яшелчәләрдән сыгылып тора. Нәтиҗәдә, Казан базарларында яшелчәләргә бәяләр һаман төшә бара. Бу атнада гына да бәрәңге - 2,2, суган һәм кишер - 0,8-0,9, кәбестә исә 0,2 процентка очсызланган. Ә менә башка туклану продуктларына бәяләр, киресенчә, күтәрелүен дәвам итә: шикәр комының бәясе - 1,8, бодай оныныкы 1,2 процентка арткан. Моннан тыш, дөге дә кыйммәтләнгән (1,3 процентка). Бик күпкә булмаса да (0,4-0,6 процентка), сөткә дә бәя арткан.
Идел буе федераль округына кергән башка шәһәрләр белән чагыштырганда, Казанда каймакка, каты сырларга, сөткә һ.б. (14 нче урын); сыер итенә, сыер маена, көнбагыш маена, бодай онына, суган, кишер һәм алмага (13 нче урын) бәяләр түбән. 1 һәм 2 нче сорт бодай оныннан пешерелгән икмәккә, майлылыгы югары булган эремчеккә, аш тозына, шикәр комына, вермишельгә, кәбестә һәм бәрәңгегә һ.б. бәяләр уртача санала (6-9 нчы урын).

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading