16+

Яшьләрне миллионнар да кызыктырмый

«Ел табибы-Ак чәчәкләр - 2014» бәйгесендә Яшел Үзән районы, Норлат хастаханәсенең баш табибы Илсөяр Таһирова «Беренче звеноның иң яхшы табибы» номинациясендә җиңү яулаган иде. Шулай ук аңа Татарстан хөкүмәте бүләге - «УАЗ» санитар автомобилен дә тапшырдылар. Илсөяр ханым белән без дә элемтәгә кердек.

Яшьләрне миллионнар да кызыктырмый

«Ел табибы-Ак чәчәкләр - 2014» бәйгесендә Яшел Үзән районы, Норлат хастаханәсенең баш табибы Илсөяр Таһирова «Беренче звеноның иң яхшы табибы» номинациясендә җиңү яулаган иде. Шулай ук аңа Татарстан хөкүмәте бүләге - «УАЗ» санитар автомобилен дә тапшырдылар. Илсөяр ханым белән без дә элемтәгә кердек.

- Бу беренче генә шундый зур җиңүегезме? Машина бүләк иткәч, нинди хисләр кичердегез?
- Машинасын күргән юк бит әле аның (көлә)! Анысы кайтып җитәр Алла кушса, мондый бәйгеләрдә катнашканым юк иде, беренче тапкырдан шундый зур җиңүгә ирешү зур шатлык, әлбәттә. Ә машинага килгәндә, бик кирәк иде ул, заманча җиһазландырылган санитар машина сорап күптән җитәкчелеккә хат юллап килдем. Ниһаять, хыялым тормышка ашты.
- Машиналар җитмимени?
- Әлегә җитә, тик алар искерә, таләпләргә туры килми. Участогыбыз бик зур бит: 40 авыл, 23 медпункт безнең кул астында. Хастаханәбез дә бар, барлыгы 11 табиб эшлибез.
- Баш табиб буларак нинди проблемалар белән очрашасыз?
- Болай әллә ни чишелми торган зур мәсьәләләр юк кебек, шөкер итеп эшлибез. Әле менә хастаханәгә ремонт ясаттык, хәзер яңа җиһазлар көтәбез, УЗИ аппаратларыбыз, дәвалау җайланмаларыбыз яңартылды. Кечкенә авыллардагы фельдшерлык пунктларында төзекләндерүләр алып барыла. Юллар проблемасы бар. Анысын да хәл итәргә тырышалар инде, шулай да яңгырлы, карлы, буранлы көннәрдә кайбер авылларга тиз арада кереп җитүе авыррак.
- Хастаханәгә эшкә килүче яшьләр бармы? Хәзер авылга килгәннәргә зур грантлар вәгъдә ителә бит.
- Миллионнарга гына кызыгып килүчеләрдән сакланырга кирәк анысы, алар бит күбесе акчасын алалар да китәргә карыйлар, ләкин андыйлары да юк әле, яшьләрне авылга тартып булмый. Чит төбәктән бер кыз киләм дип йөрде дә, тагын кире уйлады. Ә, гомумән, гинеколог кирәк хастаханәгә, әлегә районнан табиб килеп эшләп йөри.
- Эшегезне дәвам итүчеләр бармы? Балаларыгыз нинди һөнәр сайлады?
- Улым әтисе кебек хәрби, ә менә кызым теш дәвалау өлкәсен үз итте. Хәзер ике оныгыбыз безнең өчен зур юаныч.
1981 елда Казан медицина университетында педиатр белгечлеге алып чыккан Илсөяр, хәрби Рафаэль белән кавышып, Белоруссиягә яшәргә киткән. Ире хәрби, гел күченеп йөргәч, Илсөяр апа да Аршанск шәһәрендә интернатура узган, Германия, Украина хастаханәләрендә эшләп алган. 1992 елда ике баласы, ире белән Норлат авылына кайтып төпләнгәннәр. Илсөяр ханым лор табибы, окулист белгечлекләрен дә үзләштергән. Соңрак аны Норлат хастаханәсенең баш табибы итеп билгеләгәннәр. Буш вакытларында бакчасында яшелчә, җиләк-җимешләр үстерергә, китаплар укырга, биергә ярата.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading