16+

Ятимнәргә фатирны арендага бирәләр

Ятим балаларга фатир бирү тәртибе үзгәрәчәк. Хәзер аны ятимнәргә 5 елга найм нигезендә махсуслаштырылган торак итеп тә бирәчәкләр.

Ятимнәргә фатирны арендага бирәләр

Ятим балаларга фатир бирү тәртибе үзгәрәчәк. Хәзер аны ятимнәргә 5 елга найм нигезендә махсуслаштырылган торак итеп тә бирәчәкләр.

Бүгенге көндә ятимнәр фатирны социаль наймга ала. Әмма статистикага күз салсак, мондый фатирлар бөтен кешегә дә җитми, ә мохтаҗлар саны арта гына. Бу проблеманы хәл итәр өчен һәм ятимнәрне мошенниклардан саклап калу өчен, ятимнәргә торакны социаль найм рәвешендә генә түгел, ә махсуслаштырылган торак итеп тә бирәчәкләр. ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Галиев әйтүенчә, махсуслаштырылган сүзен фатирны арендага биреп тору дип аңларга кирәк. Социаль наймга бирелә торган торактан аермалы буларак, арендага бирелгән фатирны хосусыйлаштырып та, сатып та булмый.
Бу хакта ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында «Ятим балаларны һәм караучысыз калган балаларны торак белән тәэмин итү турында, һәм «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» ТР Законының 8 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү хакында» закон проектын караганда хәбәр иткәннәр. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы җиткерә. Әлеге закон проекты беренче укылышка чыгарыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading