16+

Яз алып килгән яңалыклар яки марттан нәрсә үзгәрәчәк?

Марттан кредитны бары бурычлары булмаган кешеләргә генә бирәчәкләр, иң кирәкле дарулар исемлеген төзүне дәүләт үз контроленә ала, җир кодексына зур үзгәрешләр кертелә. Бу яңалыкларга тулырак тукталыйк.

Яз алып килгән яңалыклар яки марттан нәрсә үзгәрәчәк?

Марттан кредитны бары бурычлары булмаган кешеләргә генә бирәчәкләр, иң кирәкле дарулар исемлеген төзүне дәүләт үз контроленә ала, җир кодексына зур үзгәрешләр кертелә. Бу яңалыкларга тулырак тукталыйк.

Кредит алу авырлаша...
Кредит алырга тәкъдим итеп телефонга еш килгән смслардан туеп бетә идем. Хәтта, хезмәт хакы турында белешмә дә кирәк түгел, паспорт белән генә 300 меңгә кадәр акча алу мөмкинлегегез бар, имеш. Гадәттә, мондый "бурычларны" алу җайлы булса да, кайтарганда бик югары процентлар түләргә туры килә. Дөрес, соңгы арада телефон тынды әле. Әллә илдәге икътисади тотрыксызлык йогынтысы, әллә банклар клиентларына карата таләпләрен арттырдылар? Сәбәбе нидәдер, ә менә 1 марттан бурычы булганнарга кредит алырга чынлап та авырга туры киләчәк. "Кредит тарихлары" турындагы законга үзгәрешләр кертелде, яңа кагыйдәләр буенча, әгәр дә кешенең коммуналь хезмәтләре түләнмәгән, ул алимент түләүдән качып йөри, телефон өчен бурычы җыелган, юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен шрафы бар икән, аңа кредит бирмәячәкләр. Кешенең бурычлары турындагы мәгълүмат кредит тарихына беркетелеп барылачак. Клиентның гаризасын тикшергәндә, болар барысы да исәпкә алына. Хәзер бурычсыз кешеләр сирәктер инде ул, шуңа да монда игътибарсызлык белән түләнмәгән бурыч, вак-төяк штрафлар турында сүз бармый. Суд тарафыннан расланган карарлар гына кредит тарихы бюросына җибәрелә. Андый очракта да әле кешегә бурычларын каплар өчен өстәмә ун көн бирелә.

«Татфондбанк» банкында кредит бирү бүлегендә эшләүче хезмәткәрләр:

​- Март аеннан гамәлгә кергән бу законга нигезләнәбез, дөрес, аңа кадәр дә кредит алырга теләгән кешенең хезмәт хакы, эш урыны турындагы мәгъләүмат җентекләп тикшерелә иде. Бары кеше айлык түләүне каплап бара алган очракта гына уңай җавап бирелде. Хәзер исә тиешле оешмалар кешенең бурычлары турында да хәбәр итәчәкләр. Димәк, таләпләр тагын да кагтыйлана,- диделәр.

Дарулар - дәүләт конролендә
Яңа ел алыннан гына тамак авыртканда эчә торган "Граммидин" даруын 158 сумга сатып алган идем, февральдә исә ул 200 сумнан артып киткән. Бәяләрнең көн саен үзгәреп торуы, әле җитмәсә төрле даруханәдә төрле булуы - башваткыч. Сәламәтлекне саклау өлкәсендә Федераль хезмәт биргән мәгълүматлар буенча, кешегә көндәлек кирәк булган 50 сумга кадәр торган дарулар бер ел эчендә 7, 2 процентка арткан. Ниһаять, боларга нокта куелыр, мөгаен. 1 марттан кешегә көн дә кичекмәсәктән кирәк дип саналган иң мөһим дарулар исемлеге яңартылды. Ул исемлек дәүләт тарафыннан төзелгән. Аңа 600ләп дару кергән. Кызык, бу юлы исемлектән активлаштырылган күмерне алып атканнар, ди. Бу даруларга бәя бар җирдә дә бертөрле булачак, имеш. Хәзергә исә Россия Президенты кушуы буенча, ай саен даруларның бәяләренә мониторинг үткәрелә.

Даруларның бәяләре белән кызыксынып, без дә берничә аптекага шалтыраткан идек тә, кызганыч, бәяләр "тигезләшеп" бетә алмаган әле. "Бережная аптека"да 129 сум 20 тиен торган "Ношпа", "Казанские аптеки" даруханәсендә 148 сум 90 тиен.

Украинага чит ил паспорты белән 1 марттан Украина территориясенә керү өчен чит ил паспорты кирәк булачак.Украинаның Министрлар кабинеты илнең чикләрен узганда таләпләрне катгыйландырырга булган.

Күпбалалыларга гына бушлай
Мартта Җир кодексында да үзгәрешләр көтелә. "Үзгәрешләр нигезендә 1 марттан җирне хосусыйлаштыру, сатып алу җиңелрәк булачак. Кемнәргәдер хәтта бушлай да җир биреләчәк", дип язган иде "Российская газета". Әмма, бу үзгәрешләр безнең төбәккә әллә ни кагылмады кебек. Татарстанның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында белгечләр хәбәр итүенчә, РФ законнар җыелмасында 27 маддә буенча, җир кишәрлекләре республикада гадәттәгечә, арендага яки сатып алу, еш кына аукцион нигезендә бирелә. Бүгенге көндә бары күп балалы гаиләләргә генә бушлай җир бирү каралган.

Ә менә йортларны хосусыйлаштырырга өлгермәүчеләр өчен 2016 елга кадәр вакыт бар. Хосусыйлаштыру вакытын гел озайтып килделәр анысы, тик монысы соңгы тапкыр, ди җитәкчеләр.

Фото skachatkartinki.ru сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading