Тиздән - 1 Май. Электәге кебек демонстрацияләргә чыгып чыгышлар ясап, элмә такталар күтәреп йөрмәсәк тә, 1 май хезмәт, тынычлык бәйрәме булуыннан туктамый. Бар халыкны эш берләштерә бу көнне. Шәһәр халкы җәйге бакчаларына ашыга, дача сезонын ача, игенчеләр басудан кайтып керми. Авылларда эш санап бетергесез - бакча эшләре, үсентеләрне күчереп утырту,...
Бакчада башка тормыш
Казанда яшәүче Дамир абый Сафин бакча сезонын ачарга өлгергән дә инде.
- Бакчада башка тормыш, җиле дә үзгә исә, һавасы да саф, рәхәтләнеп ял итү урыны бу. Җитмәсә, үзеңә кыш буена җитәрлек яшелчә, җиләк-җимеш, кайнатмалар да бакча хисабына әзерләнә, - ди ул.
Пенсиягә чыкканнан бирле, май җитүгә, хатыны Наилә апа белән Югары Ослан районы Кызыл Байрак авылындагы җәйге йортына юл тота. Ноябрьгә кадәр шунда яши.
Озак еллар торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә эшләгән Дамир абый өчен авыл кадерле. Үзе дә сала егете, тумышы белән Мамадыш якларыннан булган әңгәмәдәшемә ул балачагын, яшьлеген хәтерләтә. Бакча янында ук үсеп утырган биек наратлар, тәрәзәдән күренеп торган Идел елгасы, якында гына катнаш урман - табигатьнең бу матурлыгын күрер өчен генә дә килерсең бирегә. 30 сутый җирдә Сафиннар ике парникта 500ләп төп помидор, кыяр, суган, кишер үстерә. Быел бәрәңгене Дамир абый салам астында утыртып караган. 45 төп карлыганы, 50 төп чиясе, алмагачлары бар. Хәтта безнең якларга ят барбарис, туя куакларына кадәр үсә. Былтыр тавыкларын төлке алып китсә, тилгәннәр сагалап торса да, быел да тавыклар алган Дамир абый. Җәй буе йомыркаларын ашасалар, көзен, аларны суеп, Казанга алып китәләр икән. Быел тәҗрибә рәвешендә куян асрап карарга да уйлаган әле.
Дамир абыйларның җәйге бакчасында кунакларның өзелгәне юк. Ял итү өчен барлык шартлар тудырылган шул: бассейн, мунча, бильярд уйнау урыны, бакчада саф һавада утырыр өчен бакчасарай дисеңме... Су, газ - бар да бар. Сафиннар бакчаларында ике кое казытканнар.
Көннәре бакчада узса, кичләрен Сафиннар велосипедта урамнарны урап кайталар икән. Наилә апа чигү эшенә хирыс, тәмле камыр ризыклары пешереп тора, Дамир абыйның исә кулыннан килмәгән эше юк, ул әле балта остасы да икән.
«Ноябрь аена кадәр бакчада яшибез, биредә башка, рәхәт тормыш», - ди Дамир Сафин.
Кызыл Байрак беренче чиратта күренекле татар композиторы Салих Сәйдәшев исеме белән аваздаш. Күпләр бу моңлы, гүзәл табигать почмагына тынычлык эзләп, шәһәр шау-шуыннан арыныр өчен кайта. Авылның үз хуҗалыгы 100гә дә тулмый, аның каравы җәй көне монда кеше мыжлап тора. Күпләр, кызыл балчыклы, акшарлы, уңдырышлы туфракка кызыгып, биредән җир алырга тырыша. Күпләр җир кишәрлекләрен өлешләп сата. Моннан ике еллар элек, бер сутый җир өчен хәтта 150 мең сум сораучылар да булган. Хәзер сутыен 70 меңнәр тирәсенә дә табарга була. Казаннан Кызыл Байракка автобус йөреп тора. Бер сәгать дигәндә кайтып җитәсең. Су юлы буйлап күпкә тизрәк булса да, биредә пристань эшләми. Ремонтка дип ябылган җиреннән һаман ачылып җитә алмый икән. Җирле халыкның күбесе - пенсия яшендәгеләр. Җәйгә чыккач, аларның үз «бизнеслары» башлана. Күпләр олы юлда җиләк-җимеш, йомырка, яшелчә сата. Авылда акчасыз булмый. Бакчага «ГАЗ 53» машинасы белән бер арба тирес кайтарту гына да 3500 сум тирәсе тора.
Авылда язның үз төсе
Авылда ел әйләнәсе тавык та чүпләп бетерә алмаслык эш. Шулай да язны аеруча көтеп ала халык. Майның үз исе, үз көе. Кошлар сайрый, бөҗәкләр уяна, табигать җанлана. Авылларда, бакчаларда шашлык, учакта пешкән бәрәңге, мунча төтене исе. Язгы ташулар көчле булганга, күп районнарда туфрак әле кипмәгән, шуңа да бакчаны сөрдерү, түтәлләр әзерләү эшләре кичектерелеп тора. Аның каравы, язның иртә килүеннән файдаланып, инде көтү чыгарга өлгергән авыллар да бар. Язгы чәчү эшләренә дә быел иртәрәк керештеләр. Авылларда урамнарда, зиратларда бердәм өмәләр оештырыла. Мәдәният йортларында җыр, моң тынмый.
Быел май бәйрәмендә дүрт көн ял итәчәкбез. Сораштырулардан күренгәнчә, гадәттә, халыкның күбесе ялларны - өйдә яки туган шәһәрендә, кайберләре - бакча яки авылда, табигать кочагында, кемнәрдер чит илдә, бик азы гына эш урынында уздыра. Ә сез май бәйрәмендә нишлисез?
Әлфия Ситдыйкова, Әгерҗе, Кичке Таң:
- Көн терлек янында үтә. Шушы көннәрдә маллардан кан алачаклар. Кыш буе иреккә чыкмаган малларны уколга алып бару - үзе бер олы вакыйга. Күрше авылларда көтү май башында чыгачак, диделәр. Тәрәзә төпләрендә үскән үсентеләр күптән саф һавага чыгарга көтеп утыра. Йөзләп үсенте утыртканбыздыр. Тик парникка күчерергә иртәрәк әле. Язгы ташулар һаман үзенекен итә. Базларга, бакчаларга кергән су кибеп бетми. Без болай да авылда иң түбәндәге урамда торабыз, туфрак юеш. Көннәр болай җылы торса, тиздән түтәлләр казу эшләренә керешербез инде. Әлегә виктория араларын чистарттык, җимеш агачларының корыган ботакларын кистек, кура җиләге бакчасын җыештырдык.
Дамил Гыйләҗев, Актаныш:
- Бездә көтү чыкты инде. Чирәм юньләп булмаса да, маллар өчен кырга чыгып керү үзе бер рәхәтлек бирә. Тирә‑юньне җыештырабыз. Бакчага керерлек түгел әле, суыграк та, аннары көрәк төрткән саен, су чыга. Җир өлгермәгән. Актанышта болай да су якын бит, гадәттә, бәрәңгене 9 майларга гына утырта идек. Без ел саен каз үстерәбез. Быел да 2 меңләп бәпкә алырбыз дип уйлап торабыз. Хәзергә каз ояларын чистартабыз, рәткә китерәбез.
Илдар Исмәгыйлев, Азнакай:
- Эштән соң бакча эшләре белән мәшгульмен. Төрле тәҗрибәләр ясарга яратам. Мәсәлән, 2‑3 ел элек үсентеләрне күчереп утырту өчен җайлы ысул уйлап таптым. Ламинатланган А4 форматындагы кәгазьдән төпсез стаканны хәтерләткән цилиндрлар ясыйм да үсентене шул савытка утыртам. Барысын бергә поднос шикелле савытка урнаштырам. Бу су сипкәндә дә җайлы, артык су подноска чыга. Үсенте артык сураеп киткән очракта да җайлы бу стаканнар. Башта су сибәсең дә, цилиндрны күпме кирәк - шуның кадәр күтәртеп, туфрак өстисең. Үсентеләрне күчереп утыртканда да стаканны өскә таба шудырып кына чыгарасың. (Әлеге тәҗрибәләремне youtube дан да карарга була.) Аннары мин түтәлләрне биек итеп ясау яклы. Туфракның иң файдалы матдәләре өске катламда урнашкан. Җир белән мөмкин кадәр саграк эш итәм. Мотоблоклар белән эшкәрткәндә туфрак уңдырышлылыгына тәэсир итә торган бөҗәкләр үлә, чүп үләннәре күбәя. Узган ел түтәлләргә сидерат буларак арыш чәчкән идем, ул да уңай нәтиҗә бирде. Чүп үләне юк, җир дә йомшак.
Зөһрә Шәрифуллина, Татарстанның халык артисты:
- Без шәһәр читендә үз йортыбыз белән торабыз. Эшләр күп, агачлар утыртасы бар, тәрәзәләр, өйләрне юарга кирәк, җир әлегә җылынып җитмәгән, ләкин тиздән үзебезгә җитәрлек кенә кыяр, помидор, петрушка, укроп, суган утыртырбыз дип торам. Узган ел да уңыш сөендергән иде. Мин чәчәкләр яратам. Быел бакчамны розалар белән бизәргә ниятлим. Еш кына 2 яшьлек оныгым да «ярдәм итә» безгә. Кыскасы, гастрольләр арасында бакча эшләрен дә онытып бетермибез. Ходай шул күңелле мәшәкатьләрдән аермасын инде, исән‑сау эшләп торырга язсын. Хәерле язлар килсен!
Комментарийлар