16+

Язган сүз калыр илгә

Унсигезенче тапкыр Республика матбугаты көне билгеләп үтелде. Бүгенге көндә Татарстанда 1193 массакүләм мәгълүмат чарасы теркәлгән. Шуларның 780е басма газета-журналлар, 96сы электрон басма, 155е радио, 144е телеканал. Татар телендә 80 газета һәм 34 журнал басыла. Чуваш телендә - биш, удмурт телендә бер газета чыга.

Язган сүз калыр илгә

Унсигезенче тапкыр Республика матбугаты көне билгеләп үтелде. Бүгенге көндә Татарстанда 1193 массакүләм мәгълүмат чарасы теркәлгән. Шуларның 780е басма газета-журналлар, 96сы электрон басма, 155е радио, 144е телеканал. Татар телендә 80 газета һәм 34 журнал басыла. Чуваш телендә - биш, удмурт телендә бер газета чыга.

Бәйрәм уңаенннан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты. Чарада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Республика журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов катнашты.

- Хәзерге вакытта журналистиканың социаль юнәлеш­ле булуы аеруча әһәмияткә ия. Массакүләм мәгълүмат чараларыннан без бүгенге вакыйгаларның тирән һәм урынлы яктыртылуын гына түгел, киң мәдәни-агарту максатының да үтәлешен көтәбез. Экстремистлыкны профилактикалау һәм җәмгыятьтә толерантлыкны ныгыту, туган илгә карата патриотизм, мәхәббәт тәрбияләү, гражданнарның бюрократик башбаштаклыкка, коррупциягә, милләтчелек һәм ксенофобия кебек тискәре күренешләргә каршы көрәштә берләшүе бүген аеруча мөһим. Шул ук вакытта медиа-киңлек, уңышлар белән беррәттән, җитешсезлекләр дә киң яктыртыла торган дискуссия мәйданчыгы булып калырга тиеш. Халыкта «Эшләмәгән - ялгышмый» дигән гыйбарә бар. Кеше белән дәүләтнең үзара бәйләнеш рәвеше булып торган «кире элемтә» җәмгыятьтәге җитди проблемаларны билгеләргә һәм аларны хәл итү юлларын бергәләп ачыкларга ярдәм итә. Вакыт белән сыналган хезмәттәшлек - барлык татарстанлылар мәнфәгате өчен уртак уңышлы эшнең нигезе, - дип фикерләрен җиткерде Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент җитәкчесе Идел буе федераль универ­ситетының Журналистка һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе базасында парламент журналистикасы мәктәбе ачарга кирәклеге турында да әйтте.

- Әгәр дә сез бу бурычны хәл итәргә алынсагыз, без район һәм шәһәр массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен укытыр идек. Журналистларның квалификацияләрен арттыруда булышырга кирәк. Бу 2016-2017 елларга безнең җитди эш темасы Профессиональ кадрларга ихтыяҗ зур. Массакүләм мәгълүмат чараларында аналитика, фикерләүләр кирәк. Хакимиятнең ниләр эшләвен һәм нәрсәгә ирешергә теләвен күрсәтү зарур, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Әлеге очрашуда хезмәттәшебез Зөлфия Хәлиуллина Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

«Шәһри Казан» газетасы - халкыбызның телен, әдәби һәм мәдәни мирасын саклауга йөз тотучы абруйлы басма. Ул шәһәр сулышын тоеп яши, башкалабызның рухи йөзен булдыруга, күпмилләтле халкыбызның тормышын уңайлырак, матуррак итүгә хезмәт итә, - диелә Рәхмәт хатында.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading