16+

Өйдән чыкмый гына түләгез

Татарстан халкы сентябрь аенда фатирлар өчен ТР Дәүләт хезмәтләре порталы һәм инфоматлар аша 13 миллион сум тирәсе акча түләгән.

Өйдән чыкмый гына түләгез

Татарстан халкы сентябрь аенда фатирлар өчен ТР Дәүләт хезмәтләре порталы һәм инфоматлар аша 13 миллион сум тирәсе акча түләгән.

Бүген, өйдән чыгып йөрмичә генә дә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләгән акча күчкәнме-юкмы икәнлеген белергә була. Онлайн режимда счет-фактурага үзгәрешләр кертү, өйдә берничә көн кайнар су булмаган очракта, бу көннәр өчен түләүне киметеп, яңадан исәпләү үткәрү һәм түләү тарихларын электрон рәвештә саклау да - мөмкин эш. Моның өчен Порталда шәхси кабинет кына булдырырга кирәк. Анда теркәлү бик гади - сезгә бары тик кәрәзле телефон номерыгызны гына язып куярга кирәк. Пароль исә смс белән шул телефонга киләчәк. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен Шәхси кабинет булдырып тормыйча да түләргә була. Түләү кәгазендә күрсәтелгән лицевой счетның номерын һәм күпме акча түләргә тиешлегеңне генә язарга кирәк. ТКХ өчен инфомат аша түләгәндә - 2, uslugi.tatarstan.ru порталы аша түләгәндә, 1 процент комиссия алына. Бүгенге көндә бу хезмәттән йорт хуҗалыкларының 90 проценты файдалана инде. Идарәче компаниягезнең әлеге сервиска тоташканмы-юкмы икәнлеген https//uslugi.tatar.ru/personal-account аша кереп белергә була. Идарәче компаниягезнең аңа тоташуын теләсәгез, 511-41-15 телефоны аша шалтыратыгыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading