Былтырның көзеннән яңа канун буенча, җылылыкны куллануга карап түләү кертелгән иде. Исәпләү җайланмасы күрсәткечләре буенча билгеләнгән суммалар гадел, күпләрне канәгатьләндерергә тиеш дип көтелсә дә, барысы да уйлаганча килеп чыкмады кебек. Счет-фактурадагы суммалардан күпләр ризасызлык белдерде. Нәтиҗәдә, җылылык өчен түләмәүчеләр былтыргы белән чагыштырганда кимесә дә, барыбер калды.
Казандагы барлык йортларны, Татарстанның...
Былтырның көзеннән яңа канун буенча, җылылыкны куллануга карап түләү кертелгән иде. Исәпләү җайланмасы күрсәткечләре буенча билгеләнгән суммалар гадел, күпләрне канәгатьләндерергә тиеш дип көтелсә дә, барысы да уйлаганча килеп чыкмады кебек. Счет-фактурадагы суммалардан күпләр ризасызлык белдерде. Нәтиҗәдә, җылылык өчен түләмәүчеләр былтыргы белән чагыштырганда кимесә дә, барыбер калды.
Казандагы барлык йортларны, Татарстанның Зәй, Түбән Кама, Чаллы шәһәрләрен "Генерирующая компания" ачык акционерлык җәмгыяте җылылык белән тәэмин итә. Казанда кулланучыларның компаниzгә 880 миллион cумлап бурычы җыелган.
Ул арада энергетиклар мәсьәләне уңай якка чишү юлларын эзли. Әйтик, Татарстанда йортларны шәхси җылыту системасына күчерүне күздә тоткан махсус программа эшләп килә. Газ котеллары куйдыру җылылык өчен түләүне 35 процентка экономияләргә мөмкинлек бирә, ди белгечләр. Шуңа да халыкны шәхси җылыту системасына күчәргә өндиләр. Бу арзанлы хезмәт булмаса да, үз үзен аклаячак.
Энергетиклар Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитетына шәхси җылыту җайланмалары куелган йортларда җылылык өчен түләү тарифларын киметүне сорап та мөрәҗәгать иткәннәр. Әгәр проект хупланса, шәхси җылылык системасына күчкән, шулай ук суны җылыта торган колонкалары булган "хрущевкаларда" яшәүчеләр отачак.
Ә менә җылылык өчен түләмәүчеләр белән көрәштә компанияләрнең сабыр касәләре тулган, күрәсең, алар иң кырыс алымнарны кулланырга тотынганнар. Хәзер бурычлыларның машиналарын ала башлаганнар. Күптән түгел Вахитов районында суд приставлары белән берлектә җылылык өчен 600 меңгә кадәр бурычы җыелган яшәүчеләрнең йорт алдында торган машиналарына арест салганнар. Чаллыда, Түбән Камада бу тәҗрибәне күптән кулланалар икән инде. "Кешенең кыйммәтле машина алырга акчасы бар, ә коммуналь хезмәтләр өчен түләргә юк, бу ышандырмый, дөрес тә түгел", - дип саный идарә итү компаниясендәгеләр. Бәлки машиналарын кайтару өчен булса да, бурычларын түли башларлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар