Яз башы Татарстанга җылылык алып килмәде, урамда кыш көннәренә генә хас булган салкын һава торды. Әмма КФУның метеорология кафедрасы җитәкчесе Юрий Переведенцев безне сөендерергә ашыга. Аның сүзләренчә, апрель ае гадәттәгедән өч градуска җылырак булачак. Су басулар да булмаячак, чөнки кар аз яуды һәм ул тиз эреп тә бетәчәк, ди ул....
Яз башы Татарстанга җылылык алып килмәде, урамда кыш көннәренә генә хас булган салкын һава торды. Әмма КФУның метеорология кафедрасы җитәкчесе Юрий Переведенцев безне сөендерергә ашыга. Аның сүзләренчә, апрель ае гадәттәгедән өч градуска җылырак булачак. Су басулар да булмаячак, чөнки кар аз яуды һәм ул тиз эреп тә бетәчәк, ди ул. Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, җомгадан шимбәгә каршы төндә республикада үзе белән без көткән җылы температура, явым-төшем һәм бозлавык алып килә торган циклон көтелә. Көндезен хәтта биш градуска кадәр җылытачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар