16+

«Җырлы Сабантуй» Дю Солей циркының борынына чиртә язды

Икенче ел рәттән «Болгар радиосы» Казанның «Кырлай» ял паркы белән берлектә башкала Сабан туе көнне зур бәйрәм уздыра.

«Җырлы Сабантуй» Дю Солей циркының борынына чиртә язды

Икенче ел рәттән «Болгар радиосы» Казанның «Кырлай» ял паркы белән берлектә башкала Сабан туе көнне зур бәйрәм уздыра.

Казанлыларның да, шәһәргә килгән кунакларның да даими рәвештә күңел ачу чараларына йөрү мөмкинлеге юк. Эштән арынып концерт-тамаша карарга чыгып китүне бушка вакыт уздыру дибез дә, көндәлек мәшәкатьләр белән яшәвебезне дәвам итәбез.
«Болгар радиосы» исә бу сорылыкка яңа төсмерләр өстәргә омтыла. Узган елгы «Җырлы Сабантуй»га 5 меңгә якын тамашачы килсә, быел тамашага килеп ял итүчеләр 9 меңнән арткан. Күктә җилфердәп торган дирижабль дә тамашачының санын арттыруга сәбәпче булды.
«Җырлы Сабантуй»ны елның елында үзенчәлеклерәк итәргә омтылалар. Узган ел Казан Сабан туйларының көрәш батырларын бер сәхнәгә җыеп зурлаганнар иде, шулай ук республикабызның бодибилдинг осталары да чыгыш ясады. Быел исә Сабан туе уеннары җырчылар чыгышы белән аралашып барды. Алып баручылар да өч телдә - татар, рус һәм инглиз телләрендә эшләде. Теләүчеләр яраткан җырчылары белән җәһәт фотосессия дә уздырды.
Ә җырчылар һәр буын тамашачы күңеленә хуш килерлек иде. «Болгар радиосы» җитәкчесе И.Фәйзрахманов аларга аеруча рәхмәтле: «Без шалтыраткан бер генә җырчы да катнашудан баш тартмады, безгә теләктәшлек белдерде. Ә бу алар «Болгар радиосы»н таный, аны иҗатташ дусты буларак кабул итә дигән сүз».
Күңел ачу белән бергә, хәйрия максатында да зур эш башкарылды. 3 яшьлек Сәет Туктаровны дәвалау өчен матди ярдәм җыю оештырылган иде. Тамашачылардан 25 мең сум күләмендә акча җыелды. Бу эшне «Болгар радиосы» алга таба да дәвам итәргә җыена.
«Кырлай» ял паркында үткәрелгән бәйрәм 2013 елның Сабан туйларына чын-чынлап нокта куйды. Ләкин оештыручылар моның белән генә туктарга ашыкмый. Киләсе елга алар тамашачыны тагын да шаккатырырлык бәйрәм әзерләячәк. Аның нинди булачагы әлегә сер булып калсын...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading