Казанда, 15 декабрьдән киләсе елның 15 апреленә кадәр, көндезге сәгатьләрдә йөк машиналарының хәрәкәте чикләнә.
Транспорт комитеты рәисе урынбасары Людмила Алешина сөйләгәнчә, рөхсәт ителгән 3,5 тоннадан артык авырлыктагы транспорт чараларына иртәнге 6.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр чикләү кертелә. Автомобиль юлларын төзекләндерүче һәм караучы тракторлар һәм башка техниканың хәрәкәте пик сәгатьләрендә, ягъни иртәнге якта 6.00 сәгатьтән 9.30 һәм кичке якта 16.00 сәгатьтән 23 сәгатькә кадәр туктатыла.
ЮХИДИ тәкъдиме белән быел Киров һәм Ленин дамбалары, Миллениум күпере, Н. Ершов, Вишневский, Эсперанто, Техника, Г. Тукай һәм Татарстан урамнары белән чикләнгән шәһәр үзәгенә генә түгел, гомумән, шәһәргә керү чикләнеләчәк.
Мэр шәһәр башкарма комитетының, шәһәр читендә автомобиль куеп тору урыннары булдыру мәсьәләсендә, бизнес-структуралар тәкъдимен кабул итәргә әзер булуын әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар