Июнь аеннан Татарстанда дуңгызларның африка чумасын профилактикалау буенча ике айлык бара.
Республиканың үзендә әлеге куркыныч йогышлы чир белән авыру очраклары булмаса да, әледән-әле теги яки бу күрше төбәкләрдә инфекциянең баш калкытуы кабатланып тора. Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелек үзәгенең Татарстан бүлекчәсе каршында эшләүче «Татар төбәкара ветеринар лаборатория»сендә әлеге уңайдан түгәрәк өстәл оештырды.
Биология фәннәре кандидаты, «Татар төбәкара ветеринар лаборатория» директоры урынбасары Айдар Садриев һәм биологик куркынычсызлык буенча белгеч Альберт Чернов әлеге яман чирнең һәм гомумән йогышлы авыруларның кешелек өчен ни кадәр куркыныч икәнлеген саннар, дәлилләр белән кабат искәрттеләр.
Бик борынгы чорлардан ук йогышлы авырулар кешелек өчен куркыныч афәт булып торган. Тарихка күз салсак, тулы бер илләрнең һәм цивилизацияләрнең канкойгыч сугышлардан түгел, ә нәкъ менә йогышлы авырулар аркасында юкка чыкканлыгы турында белербез. Бу - чума, холера, тиф, дизентерия... XIV гасырда үләт авыруыннан (чума эпидемиясе) Европаның 30 процент халкы юкка чыккан. Беренче бөтендөнья сугышында яу кырында 17 млн сугышчы яралана, 8 млн 400 мең кеше һәлак була. Шул ук елларда пандемия гриппыннан 40 млн кеше кырыла (100 млн кеше авырый).
- Терлекләр өчен иң куркыныч йогышлы авыруларның берсе - африка чумасы. Авыру 90-100 процент хайванны юк итә. Тудыручы - вируслы ДНК. Тыштагы тирәлектә югары дәрәҗәдә тотрыклы. Ел фасылына, яшькә карамыйча, чума белән дуңгызлар гына авырый. Инфекциянең төп чыганагы - авыру һәм үлгән хайваннар. Инфекция азык, һава, бөҗәкләр, транспорт чаралары, авыру хайваннарның бүлендекләре аша күчә. Ихтыярсыз таратучылар булып кешеләр, өй һәм кыргый хайваннар, бөҗәкләр, кимерүчеләр, талпаннар, бетләр,чебеннәр була ала, - дип аңлатты авыруның үзлекләрен Айдар Садриев.
Бактың исә үлгән хайваннарның түшкәләрендә вирус - 2 ай, катырылган түшкәләрдә 6-10 ел яшәргә мөмкин икән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар