16+

Юбилеең белән, журфак!

КФУның журналистика һәм социология факультеты бу көннәрдә мәш килеп 50 яшьлек туган көнен үткәреп йөри. Мөстәкыйль факультет буларак 1990 елда гына аерылып чыкса да, журфакның нигез ташы 1962 елда ук салынган. Идел буенда беренчеләрдән булып журналистлар әзерләп чыгара башлаган Казан университеты бүген бөтен дөньяга таралган ул-кызлары белән горурлана ала. Казан...

КФУның журналистика һәм социология факультеты бу көннәрдә мәш килеп 50 яшьлек туган көнен үткәреп йөри. Мөстәкыйль факультет буларак 1990 елда гына аерылып чыкса да, журфакның нигез ташы 1962 елда ук салынган. Идел буенда беренчеләрдән булып журналистлар әзерләп чыгара башлаган Казан университеты бүген бөтен дөньяга таралган ул-кызлары белән горурлана ала.
Казан университеты тирәсендә искән җилләр журфакны да читләтеп үтмәде. Үзгәрешләрнең куанычлысы да, бик үк күңелгә ятып бетмәгәннәре дә булды, әлбәттә. Тик бәйрәм алдыннан яхшы яңалыкны гына телгә аласы килә. Тиздән журналистика һәм социология факультеты институт исемен алачак. Декан Васил Заһит улы Гарифуллин сүзләренә караганда, әлеге үзгәрешләр белгечләр әзерләүне киңәйтәчәк һәм яңа фәнни үзәкләр ачу мөмкинлеге бирәчәк. Шулай булачагына ышанасы килә! Әлегә институтның нинди исем йөртәчәге тәгаен билгеле түгел.
Бу турыда тәфсилләбрәк соңрак, бәйрәм шау-шуы бераз тынгач язылыр. Ә әлегә журфак юбилей мәшәкатьләре белән янып йөри. Факультетны котлаучылар исемлегенә без дә кушылабыз. Яңа үрләр, яңа казанышлар телибез! Дәрәҗәсен төшермичә, яхшы кадрлар, теләсә кайда кочак җәеп каршы алырлык белгечләр әзерләп торсын журфак!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading