16+

Югары сыйфат ышаныч тудыра

Руль артына утырган бер генә кеше дә бензинның сыйфатына битараф түгел. Шуңа да тезелеп киткән ягулык салу станцияләре арасыннан һәркайсыбыз сыналганын, ышанычлысын сайларга тырышабыз. Бензинның сыйфатына республика җитәкчелеге тарафыннан да зур таләпләр куела тора. Узган ел, Татарстан Президенты фәрманы белән, республикадагы ягу-энергетика ресурсларын дөрес куллану идарәсе 19 ноябрьдән 25 декабрьгә...

Руль артына утырган бер генә кеше дә бензинның сыйфатына битараф түгел. Шуңа да тезелеп киткән ягулык салу станцияләре арасыннан һәркайсыбыз сыналганын, ышанычлысын сайларга тырышабыз. Бензинның сыйфатына республика җитәкчелеге тарафыннан да зур таләпләр куела тора. Узган ел, Татарстан Президенты фәрманы белән, республикадагы ягу-энергетика ресурсларын дөрес куллану идарәсе 19 ноябрьдән 25 декабрьгә хәтле аралыкта ягулык салу станцияләрендәге бензинның сыйфатын тикшерү буенча эш алып барды. Барлыгы 511 ягулык салу станциясеннән 1092 проба алынган. Шулар эченә «Татнефть» ААҖнең 74 ягулык салу станциясе дә керә. Алардан алынган 144 пробаның барысы да ГОСТ таләпләренә туры килә.
«Татнефть» исеме астындагы ягулык салу станцияләрендәге бензинның сыйфатлы булуы - компания өчен иң мөһим бурычларның берсе. Биредә нефть продуктларының сыйфатына күзәтчелек заманча җиһазлар һәм алдынгы технологияләр кулланып башкарыла. Сыйфат күзәтчелеге системасы күп баскычлы. Сатыла торган нефть продуктларының сыйфат таләпләренә тәңгәл килүен раслау өчен, «Татнефть» ААҖнең ягулык салу станцияләре челтәре АЗСларының ирекле сертификациясе системасында катнаша. Бу «Татнефть» ААҖнең үз-үзенә таләпчән булуын, ә кулланучылар өчен ышанычлы партнер икәнлеген күрсәтә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading