16+

Үзбәкстанда 9 июльдә Президент сайлаулары була

Татарстанда 15 меңнән артык Үзбәкстан гражданы яши. Алар үз илләрендәге сайлауларда ничек катнашыр? “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә әлеге сорауга җавап бирелде.

Үзбәкстанда 9 июльдә Президент сайлаулары була

Татарстанда 15 меңнән артык Үзбәкстан гражданы яши. Алар үз илләрендәге сайлауларда ничек катнашыр? “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә әлеге сорауга җавап бирелде.

— Үзбәкстан Республикасы 7 ел элек яңа үсеш юлына басты, демократик хокуклар киңәйде. Халык яңа Конституциягә 300 меңнән артык тәкъдим кертте, хәзерге ул чын мәгънәсендә халык Конституциясе. Халык барлык тармакларда реформалар көтә. Реформаларны гамәлгә ашырырлык Президентны ачыклау өчен 9 июльдә сайлаулар үткәрелә, - диде Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Фәриддин Насриев.

Үзбәкстан- Россиянең стратегик хезмәттәше, дип ассызыклап үтте ул. 

 —Үзбәкстан Президенты Шәфкат Мирзиеев белән Россия Президенты Владимир Путин үзләренең очрашуларында хезмәттәшлекне үстерүне максат итеп билгеләделәр. Татарстан Рәисе хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов та күптән түгел Үзбәкстанга эшлекле сәфәр ясады. Татарстан белән хезмәттәшлек колачлы, - диде Фәриддин әфәнде.

Татарстанда үзбәкләрнең милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Абдуманоб Абдусатаров:”Татарстан Хөкүмәтенә, һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка аерым рәхмәт! Татарстанда яшәгән үзбәкләрнең хокуклары чикләнми, хезмәт һәм мәдәни үсеш өчен барлык шартлар тудырылган. Үзбәкстан Президентын сайлауларда актив катнашыйк”,-дип мөрәҗәгать итте ул үзенең ватандашларына.

“Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты” директоры Ирек Шәрипов әйткәнчә, Татарстанда 15 меңнән артык үзбәк яши.

— Телдә, диндә каршылыклар юк. Бергәләшеп хезмәт итәбез. Үзбәкләр республикадагы мәдәни чараларда актив катнаша,-диде Ирек Шәрипов.
 Үзбәкстан Президентын сайлау 9 июльдә үткәрелә, бу көнне Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль консуллыгында тавыш биреп була. Фәриддин Насриев әйткәнчә, Татарстанда үзбәкләр яшәгән шәһәрләрдә һәм районнарда, шулай ук уку йортларында сайлау комиссиясе әгъзалары 28 июньнән башлап 5 июльгә кадәр алдан тавыш бирү оештыра.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading