16+

Үзе әти, үзе әниме?

«Авырлы ир-ат» буларак бөтен дөньяга билгеле Томас Битины аталык хокукларыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Ир-ат була торып өч бала тапкан кешенең балаларын тартып алырга җыеналар икән. Берничә ай элек Томас һәм аның хатыны Нэнси аерылышырга гариза биргәннәр. Барлык матавыклар менә шуннан соң башланган да инде. Суд барышында судья көтмәгәндә Томас белән...

«Авырлы ир-ат» буларак бөтен дөньяга билгеле Томас Битины аталык хокукларыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Ир-ат була торып өч бала тапкан кешенең балаларын тартып алырга җыеналар икән. Берничә ай элек Томас һәм аның хатыны Нэнси аерылышырга гариза биргәннәр. Барлык матавыклар менә шуннан соң башланган да инде. Суд барышында судья көтмәгәндә Томас белән Нэнсиның 9 еллык гаилә тормышын законсыз дип игълан иткән. Өстәвенә Томасның үзе тудырган өч баланың газиз аталары дип аталу хокукын да шик астына алган.
Бар бәла дә Томасның элек хатын-кыз булуында. Җенесен алыштыру операциясе вакытында табиблар аның хатын-кыз әгъзаларын, шул исәптән аналыгын да саклап калганнар икән. Томасның ясалма орлыкландыру юлы белән балага узып, аларны үзе тудыра алуы да шуңа гына мөмкин булган эш. Хәзер судья Томас ир-ат булып санала алмый, чөнки ул дөньяга өч бала тудырган дип раслый. Ә ир кеше әгъзалары аша бала тапканнары юк әле. Димәк, Томасны хатын-кыз дип танырга гына кала. Ә Аризона штатында бер җенесле гаиләләрне танымыйлар һәм андыйларга бала алып кайтырга рөхсәт юк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading