16+

«Зебра»лар сары төскә керәчәк

Мәктәпләр һәм балалар бакчалары тирәсендәге юл кичүе билгесе - «зебра»лар сары төскә керәчәк. Юл-транспорт һәлакәтенең күңелсез статистикасы җәяүлеләр юлындагы куркынычсызлык чараларын ныгытуны таләп итә.

Федераль юл агентлыгы (Росавтодор) юл билгеләрен һәм тамгаларын оештыру буенча ГОСТларга төзәтмәләр әзерли. Яңа нормаларга уку йортларына якын җирләрдә ак төстәге яктылыкны чагылдыра торган «зебра»ларны сары төскә буяу таләбен кертергә, шулай ук юл билгеләрен дә асфальтта кабатларга җыеналар. Росавтодорның автомобиль транспорты һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы бүлеге җитәкчесе Александр Гордиенко сүзләренчә, агымдагы ел ахырына кадәр моны Мәскәү астындагы «Крым» һәм Мәскәү - Түбән Новгород трассаларында тест режимында кертергә планлаштыралар. Гордиенко, мәктәп, гимназия, балалар бакчалары тирәсендәге юлларда сары төстәге «зебра»лар мәҗбүри булырга мөмкин, дип тә өсти.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading