16+

«Үземне Мөслимдә итеп тойдым»

Канатлы кеше очар кош кебек, диләр. Ә канатың ефәк булса, дөнья гизәргә тагын да җиңелрәк! Әнә «Сәләт» яшьләр үзәгенең дә «Ефәк канат»ы бар. Гыйнвар аенда алар шушы проект буенча Австралиягә сәяхәт кылганнар. Бу турыда «Сәләт» яшьләр үзәгенең директоры Рәзинә Рәфкать кызы САФИНА белән әңгәмә кордык.

«Үземне Мөслимдә итеп тойдым»

Канатлы кеше очар кош кебек, диләр. Ә канатың ефәк булса, дөнья гизәргә тагын да җиңелрәк! Әнә «Сәләт» яшьләр үзәгенең дә «Ефәк канат»ы бар. Гыйнвар аенда алар шушы проект буенча Австралиягә сәяхәт кылганнар. Бу турыда «Сәләт» яшьләр үзәгенең директоры Рәзинә Рәфкать кызы САФИНА белән әңгәмә кордык.

- «Сәләт»нең төрле илләргә сәяхәт итәргә яратканын беләбез. Ә көньяк ярымшарга ничек барып эләктегез?
- «Ефәк канат» халыкара проекты буенча төрле илләргә барабыз. Ул 2004 елда Болгариянең Несебр шәһәреннән башланып китте. Аннары Чехия һәм Италиядә булдык. Быел Татарстан Президенты юлламасы буенча ул Австралиядә үткәрелде. 2011 елда Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Австралиягә барганнан соң, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты белән берлектә, «Сәләт» фондына Австралия татарлары балаларын - республика лагерьларында, ә Татарстан яшьләренең ялын Австралиядә оештыру мәсьәләсен үтәргә дигән бурыч куя. Шуңа нигезләнеп, без - 25 кеше, гыйнварда Австралиянең Аделаида шәһәренә бардык.
- Сәфәрегезнең максаты нидән гыйбарәт иде?
- «Сәләт» тәҗрибәсен Австралия татарларына күрсәтү, татар яшьләре белән аралашу, үзебезнең яшьләрнең төрле чараларын уздыру, гореф-гадәтләр белән уртаклашу иде.
- «Сәяхәтчеләр» ничек сайлап алынды?
- Конкурс буенча, алар үз резолюцияләрен булдырырга тиеш иде. Татар һәм чит телләрне яхшы белү таләбе куелды. 50ләп кеше арасыннан 25е сайлап алынды. Алар, әлбәттә, «Сәләт»тә беренче тапкыр гына түгел.
- Климатка ияләшүне авыр кичердегезме?
- Татарстанда яшәүче халык эссегә дә, 40 градуслык суыкка да күнгән. Шуңа авыр булмады. Андагы климат, эссе булуга карамастан, йомшак, ул җиңел кичерелә.
- Үзегезне читтә итеп тоймадыгызмы?
- Юк, чөнки без телне үзгәртмәдек. Инглиз телендә сирәк аралашырга туры килде. Австралиядәге милләттәшләребез татарча бик чиста сөйләшә. Үземне, ара ерак булганга һәм татар телендә аралашканга, Татарстанның ерак Мөслим районында итеп хис иттем.
- Татарстан һәм Австралия татарлары арасында аерма бармы соң?
- Австралия татарларында гореф-гадәтләрне саклау бик көчле. Бездә онытылган элеккеге сүзләр, йолалар анда әле дә бар.
- Аларны нинди чаралар белән шатландырдыгыз?
- Аулак өй, «Сәләт» белән таныштыру, танышу, татар халык ашларын пешерү һәм татар киноларын карау кичәләрен, «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уенын уздырдык. Егетләр Австралия футболын уйнады. Серфингка барып, дельфиннар белән бергә йөздек, арт-галереяда, ботаника бакчасында, аборигеннар музеенда, Гранит утравында булдык.
- Аделаидада мәчетләр бармы?
- Әйе, без барыбыз да җомга намазына бардык. Мәчет янында татар зираты бар. Аны зиярәт кылдык.
- Татарлар белән очрашулар ничек үтте?
- Һәр көнне татар гаиләләрендә кунакта булдык. Аралаштык, татар җырларын җырлап, гореф-гадәтләрен күзәтеп, тарихлары белән таныштык. Һәрбер гаиләдәге кеше - шәхес. Австралиягә иң беренче татарлардан Ләйлә-Сәгыйть Садриләр гаиләсе күчеп килгән. Сәгыйть абыйга хәзерге вакытта 98 яшь. Аны Австралиядәге иң өлкән татар дип әйтергә була. Без булган Аделаида шәһәрендә 400ләп татар яши.
- Ни өчен нәкъ менә Аделаида шәһәре сайлап алынды?
- Минемчә, киләчәктә Татарстан-Аделаида дигән күпер калкып чыгачак. Алар безгә бик тартыла. Балаларының язмышы да татар гаиләләре белән бәйләнүен телиләр. Шундый гаиләләр шактый. Мәсәлән, Казан, Яр Чаллы, Мурманск кызлары Австралия татарларында кияүдә. Аделаидада яшәгән татарларның теләге - тамырларны югалтмау.
- Үзегез Австралия татарлары белән элемтәне кайчан ныгытачаксыз?
- Без аларны Универсиадага көтеп калабыз. Аларның «Сәләт» сменаларына килергә теләкләре бар. Австралия татар яшьләрен сәлкеш, әйдаман, кунак итеп чакырабыз. Былтыр Австралиядән Руфия Вәлиева әйдаман ярдәмчесе булып эшләде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading