16+

Зәйнәп Ибраһимова: «102 яшькә җитсәм дә, бер дә яшәлмәгән кебек»

Апас районында яшәүче Зәйнәп Ибраһимовага 102 яшь тулган. Бүген ул улы Заһит белән килене Гөлфия тәрбиясендә яши. Зәйнәп әби Барнаулда туган, аннан әти‑­әнисе Апас районының Сатмыш авылына күчеп кайта. Авылдашы Кәбиргә кияүгә чыгып, сигез бала тәрбияләп үстерәләр. Олы улына да быел 77 яшь тула икән инде. Зәйнәп әби онык-оныкчыкларга да...

Зәйнәп Ибраһимова: «102 яшькә җитсәм дә, бер дә яшәлмәгән кебек»

Апас районында яшәүче Зәйнәп Ибраһимовага 102 яшь тулган. Бүген ул улы Заһит белән килене Гөлфия тәрбиясендә яши. Зәйнәп әби Барнаулда туган, аннан әти‑­әнисе Апас районының Сатмыш авылына күчеп кайта. Авылдашы Кәбиргә кияүгә чыгып, сигез бала тәрбияләп үстерәләр. Олы улына да быел 77 яшь тула икән инде. Зәйнәп әби онык-оныкчыкларга да...

- Безнең әни бик акыллы кеше булды, гомер буе колхозда эшләде. Беркайчан да кеше гайбәтенә кермәде, сүз ирештермәде. Эшләде дә эшләде. Балаларны табуга ук эшкә чыктым. Аларны карарга әни ярдәм итте. Бакчада да эшләде, иртә яздан ук яшелчә орлыклары утыртты. Ашарга да бик тәмле пешерде. Кул эшләренә дә оста булды. Миңа күлмәкләргә хәтле тегеп бирде, - дип сөйли Зәйнәп әбинең килене.

Гөлфия ападан әнисенең озын гомерле булу серен дә сораштырабыз:
- Нәселләреннән килә дип уйлыйм. Әнисе дә озын гомерле булды, 98 яшькәчә яшәде. Мин килен булып килгәндә, ул исән иде әле. Түрдә гел елмаеп-көлеп утыра иде. Әнинең озаклап телевизор карап утырганын да хәтерләмим. Үзе дә, телевизор күзне бетерә, дип әйтергә яратты.
Зәйнәп әби гомере узганын сизми дә калган. 102 яшькә җитсәм дә, бер дә яшәлмәгән кебек, гомер уза да китә икән, ди ул.



Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, республикада 100 яшьтән узган 187 кеше яши, аларның 163е - хатын-кызлар, 24е - ир-атлар. Россия­дә хатын-кызлар ирләргә караганда озаграк яши, аларның уртача яше 73 булса, ирләрнеке - 59. Республика медицина профилактикасы үзәгенең гигиена тәрбиясе табибы Роза Алимова аңлатуынча, әлеге феномен, беренчедән, социаль фактор һәм яшәү рәвеше белән бәйле.

- Ирләр, гадәттә, тәмәке тарта, спиртлы эчемлекләр эчә. Шуның белән үз-үзләренә проблема тудыралар, гомер азагына шактый гына «таушалырга» да өлгерәләр. Организмның биологик төзелеше дә үз ролен уйный, әлбәттә. Гормоннар фонын гына алсак та, ир-атларның җенес күзәнәкләре - хромосомалары хатын-кызларныкына караганда хәрәкәтчәнрәк, шуңа да аларның гомере кыскарак. Моннан тыш, фәнни гипотезалар буенча, ирләр гормоны тестостерон йөрәк‑кан тамыр­лары авырулары да барлыкка килүе сәбәпчесе булырга мөмкин. Хатын-кызлар гормоны эстроген исә яшьлек эликсиры булып тора, олыгая барган саен барлыкка килгән проблемалар белән көрәшергә булыша. Эстроген ул көчле антиоксидант та, шуның белән организмдагы агулы матдәләрне юк итә.

Шунысын да әйтергә кирәк: хатын‑кыз организмында, ирләрнеке белән чагыштырганда, матдәләр алмашы утыз процентка акрынрак бара. Табигать тә хатын‑кыз организмын баштан ук ныграк итеп яраткан бит. Аларның озын гомерле булуының төп сәбәбе дә шундадыр, - ди Роза Алимова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading