16+

Илсөя Бәдретдинова: «Аңа кирәк булган ашыгырга, миңа кирәк булган көтәргә...» (ЭКСКЛЮЗИВ)

2012 ел бугай. Сәүдә үзәгендә әңгәмә өчен күрешәбез. Илсөя ак итәк, зәңгәр җиңсез кофтадан, туп кебек тыгыз гәүдәле, күзләре ут янып торган хатын-кыз. Ул тормышларын сөйли, көлешә-көлешә урт сөяклары авыртып бетә. "Мин әле тиешенчә таза хатын түгел, Илфак хыялындагысына кадәр миңа ашыйсы ашыйсы әле", - ди.

Илсөя Бәдретдинова: «Аңа кирәк булган ашыгырга, миңа кирәк булган көтәргә...» (ЭКСКЛЮЗИВ)

2012 ел бугай. Сәүдә үзәгендә әңгәмә өчен күрешәбез. Илсөя ак итәк, зәңгәр җиңсез кофтадан, туп кебек тыгыз гәүдәле, күзләре ут янып торган хатын-кыз. Ул тормышларын сөйли, көлешә-көлешә урт сөяклары авыртып бетә. "Мин әле тиешенчә таза хатын түгел, Илфак хыялындагысына кадәр миңа ашыйсы ашыйсы әле", - ди.

Тараканлы фатирлар да, Илфакның беренче очрашуга Лениногорскидагы Шашин һәйкәле яныннан төбе-тамыры белән йолкып алып килгән розалары да, Нариманның кышкы буранда машина көпчәкләре тикшерергә чыгып китеп, әтисе белән әнисен утка салулары да - шундый тәмләп сөйли Илсөя, авызына каратып тота бит, әй... Билгеләнгән сәгатькә көтеп торган Илфакны да (журналист, продюсер Илфак Шиһапов - Г.Җ.) онытып ташлаганбыз. Шыпырт кына безне эзләп табып, яныбызга килеп баскач кына "уянып" китеп, тизрәк итәк-җиңне җыя башладык. Шунда алар икесе бер булып иң зур хыяллары - кыз бала алып кайтырга теләүләре, Илсөянең якын киләчәктә челтәр коймаклар пешереп өйдә генә утырачагы турында әйтә. Минем күзләр шундук шакмаклана - ә җырлар?! "Менә шуны язсаң була да - группабызга якын арада җырчы кыз эзлибез". Җырчы кызын белмим, әмма мин алар белән кечтеки кызчык турындагы хыял нотасында саубуллашам...


Көч

Күп сулар да акмады кебек әле, еллар да бер дисбегә салырлык үтмәгән, бүген каршымда утырган җырчы Илсөя Бәдретдинова гына бөтенләй башка...
- Иии, җаным, мин хәзер нәп-нәрмәлный әле, 55 килолык! Син минем 48 килога калган вакытымны күрмәдең... Хәер, мин ул вакытта өйдән дә чыкмадым инде. Унсигез килога ябыккан идем - бернинди спортзалсыз, диетасыз.

- Сынам, дигән кешегә сынарлык-уалырлык юл үттең, Илсөя. Әңгәмәне дә хатын-кызга кагылмаска тиешле сораудан башлыйм - каян көч алдың?
- Минем сынарга да, үләргә дә хакым юк иде - чөнки балам бар. Иң дөрес җавап шул булыр. Беркайчан да, беркемгә дә йөз процент эчемдәгесен сөйләгәнем-ачылганым булмады. Кемгә кирәк минем проблема? Кемгә кызык? Иң авыр чакларымда душка кереп басып, суны бар көченә ачып куеп, илерә-илерә елыйм - шул. Хәер, тагын бер ритуалым бар икән - кухнямның тәрәз төбе киң итеп эшләнгән минем. Тулыша башласам, тәмле яшел чәемне пешерәм, аякларымны күтәреп менеп утырам да, төнге урам белән күзгә-күз калып үземнең дөньяма чумам. Миңа бу вакытта тияргә ярамый! Нариман кухняга чыгып, мине тәрәз төбендә күрсә, шундук аңлый: "Әни, синең пәрдә артымы?" - ди дә, мин баш кагуга, чыгып китә.

Зәйнәб әби

- Мин бу сүзләрдән соң инстабитеңдәге Зәйнәб әби чалымнарын шәйлим, Илсөя, йөрәген сиңа калдырып киткән ахры?
- Бәлки. Мин әби белән үстем. Әби гаярь иде безнең. Иске Шөгер музееның яртысы аннан тора дисәм дә, ялганчы булмамдыр. Ул легендар шәхес. Бер әйтә - берәгәйле әйтә. Ялагайланмый, төчеләнми, әйтәсен турыдан бәрә. Мин - гаиләдәге өченче кыз, күбрәк аның белән үстем. Шуңа аның сүзләре, төпле фикерләре канга сеңгән. Ул 25 яшендә сиксәнне узган, урын җирендә ятучы каенана, ике бала белән (кечкенә баласы - безнең әти Ядкәргә 9 ай вакыт) ирсез калып, аркан белән берәмтекләп урманнан бүрәнә ташып өй күтәргән хатын. Иске Шөгердәге ул ишле-сыңарлы агачлардан күтәрелгән өенең бүрәнәләрен уч төбе белән сыпырып сөйләшеп тә йөри иде канатым - ааааһ, каһәр, сине атна буе сөйрәдем бит мин... Горур иде әби, затлы иде, үзфикерле. Бер шулай хәтерлим әле - киңәш сорарга урта яшьләрдәге хатын килде аңа. Ирем өстемнән йөри, нишлим, ди. Әби моның күзенә чекәлеп карап утырмый, чәй куеп йөри, өстәл хәстәрли. Шунда сорауларын да биреп куя. Күптән йөриме? Ничек белдең? Кем белән йөргәнен беләсеңме? Беләм, шуның-шуның олы кызы, ди елап шешенеп беткән апаң. "Кызын белмим, анасын беләм, - ди Зәйнәб әби. - Гәүдәгә сылу, гомер бакый чиста-пөхтә йөрүче, уңган хатын. Әнисенә охшаса, кызы да шундыйдыр. Ирең - молодец, лачын икән". Теге яклау-киңәш эзләп килгән хатынкай тынсыз кала. "Син хәзер тынычлан, өеңә кайт та, көзгегә кара. Җитешмәгән якларыңны үзең күрерсең дә төзәтерсең", - ди. Юкса бит инде, кара инде, кабәхәт, ничек шулай итә ала, дип комедия дә куеп утыра алган булыр иде әби. Ул сүзне кыска, асылы буенча гына, төгәл тотарга яратты. Шуның өчен хөрмәт тә итәләр иде.

- Ул әбидән күп кенә сыйфатлар оныгына да күчкән кебек.
- Дөресрәге, ул миңа яшәү өчен энциклопедия калдырып киткән. Әллә нинди психологик белемнәр алмаса да, ул көчле психолог һәм тормыш тәҗрибәсе булган шәхес иде. Мин аның киңәшләре белән яшим. Авыр вакытларымда аның: "Авырмы? Авыр булсын. Димәк, яшисең. Тауга менгәндә генә
авыр. Әнә, таудан мәтәлә-мәтәлә төшкәннәргә ничек ансат. Зарланасы түгел", - дигән сүзләрне искә төшерәм. Менә, синең "көч" соравыңа да Зәйнәб әби аша җавап таптык бугай (көлешәбез).

Әти-әни

- Илсөя өчен беренче авырлык кайчан булды?
- Беренче курста укыганда әби китте. Мине бер туган апа аша эзләп табып, шалтыратып кайтардылар. "Бүтән көтәлмим, Илсөям кайталмады", - дип өзелгән... Иң-иңе мин булганмын, күрәсең... Кайтып өлгермәвем үкенеч булып калды. Балама бер яшь тулганда, уйламаганда-көтмәгәндә, 55 яшендә әни китеп барды. Ул кайгыга күнегү өчен бер гасырлык гомер дә җитмәс... Ярый ул вакытта янда Илфак бар иде - канатым, таянычым, колагымнан өстерәп торгызучым булды. Мунчадан соң хәл алырга яткан җиреннән, ике учын бит астына куеп йоклап киткән. Өч кызы булгач, юарга килгән абыстай: "Курыкмасагыз, әниегезне үзегез юыгыз, мин өйрәтеп торам," - диде. Әнине без өч бертуган юдык. Иң соңыннан абыстай өч чиста сөлге сорады. Мин бит әле кайгыны кабул итәргә өлгермәгән, дөресрәге, әни үләргә дә мөмкин дигән уйны гомумән аңламыйм-аңышмыйм - кешеләр утырган бүлмәгә чыктым да чактан гына кычкырып: "Әни, чиста сөлгеләр кайда ул?" - дип шәрран ярмый калдым. Шунда гына йөрәк авызга менде, чигәләргә кан йөгерде. Сөлге сорарга да кеше юк. Әни юк?! Ә җир күчәре хәзер ничек әйләнергә тиеш, тормыш ничек бара ала, мин ничек яшим ди, ә, әни?!..

- Әниегез бәхиллеген биреп киттеме, Илсөя? Белүемчә, ул Илфакка кияүгә чыгуыңа "аһ" булмаган.
- Ул "аһ" булмады, әмма каршы да булмады. Әти белән әни миңа "ярамый" дип әйтергә ярамаганын белделәр. Миңа "ярамый" дисәләр, мин кирелегемә катып булса да үземнекен эшләячәкмен. Сөйләшәсе бар, дип аларны ишегалдында эскәмиягә чакыргач, әни: "Илфакмы?" - дигән сорау бирде, әти: "Теләсәң нәрсә эшлә," - диде. Илфакка каршы булганга да түгел, аның миннән 13 яшькә зур булуы, ике баласы үсүе генә киртә тоелды аларга. Ә без бергә яши башлагач, аларга Илфактан да әйбәтрәк кеше булмады. Илфакны яратмыйча буламы соң инде? Ул, бабаааай, әбиии дип килеп керә, бөтен өй эчен үзе белән тутыра, тегеләре келтер-келтер йөгерешә-көлешә...

- Шул вакытта уты-ялкынын бер итеп рәсми рәвештә язылышмавыгыз гына аңлашылмый...
- Анда башка проблемалар, киртәләр булды, Гөлнара. Ә тора-бара ул тема бөтенләй онытылды. Без бөртекләп тормыш кора башладык, яшәргә тырыштык, кеше сүзеннән туеп, Түбән Камага киттек, иҗат итә башладык.

- Ак туй күлмәге хыялы булмады алайса?
- Ә кемдә булмый ди инде ул?..

Илфак - күңел

- Мәхәббәт тарихын төбе-тамыры белән йолкынган розалардан башлыйбызмы?
- Менә шуннан Илфак та башлана инде ул! (көлешәбез) "Моның хет тамырын кисеп алып килериең", - дигәнне дә аңламады, иң мөһиме - ул роза алып килгән. Тормышта да шулай булды инде - аңа бернинди кысалар, тәртипләр, штамплар булмады. Өстәл янына утыра, шундый тәмләп, бөтен өс-башын пычратып, өстәл һәм өстәл янына коя-коя ашый - шул процесста эреп китә инде. "Ну тәмле булган, әнисе, молодеееец", - дип мактап куя. Әрләргә дип ачылган авызың, шалт ябыла да куя инде. Яки иртән ак ыштан кидерәсең, урамда көтеп торам, дип чыгып китә - синең чыгышыңа чирәмгә тәгәрәп тәмәкесен көйрәтә-көйрәтә күгәрченнәр белән сөйләшеп утыра. Чалбарның ак булуы күптән онытылган! Бар җире ямь-яшел. Шуны ничек әрлисең ди инде?! Шырык-шырык көлешә-көлешә кабат өйгә кереп китәсең инде...

- Шул сыйфатлары белән яраттырдымы?
- Мин Илфакны яратмаган кешене бөтенләй аңламас идем. Илфак бит ул күңел. Ә күңелсез яшәп булмый. Ул йөз кешелек залга килеп кереп берүзе генә дә шуны үзе белән тутыра ала торган шәхес иде. Ул миңа бергә яшәгән гомердә иң якын дустым да, әтием дә, сөяркәм дә, терәгем дә булды. Без бер-беребезгә бик тә охшаш кеше. Икебез дә кире, икебез дә үссүзле, икебез дә иртәгә нәрсә майтарачагыбызны белмибез һәм үз-үзебезгә хыянәт итми торган кешеләр. Ул миңа еш кына: "Мин синең белән вулкан өстендә яшәгән төсле яшим", - ди иде.

- Кире, дидең дә, гаиләдә икең дә мөгезләнеп торсаң, арба тәгәрәми бит, кемдер юл куярга тиеш. Илфак күбрәк юл куйгандыр?
- Куя ди, бар! Бер язып биргән җырын җырламыйм, дисәң, кабат мең тапкыр ялынып сорасаң да бирми иде. Илсөя куйды юлны! Берсендә шулай миңа авызларын бүрттереп утыра бу. Чәй эчәргә чакырам - дәшми. "Әәәәй, - мәйтәм, - Шашин һәйкәле төбеннән роза йолкыганда моның кадәр кире түгел идең, хәзер чәйгә дә кодалап булмый үзеңне". Кеткелдәп көлеп җибәрде дә, чыкты бу тәки. Иҗат кешесе белән яшәүне кем генә ансат дип әйтер икән ул? Ансат түгел иде. Әмма бәхет иде...

- Теге тараканлы 16 фатир алыштырулар да, акчасызлык та, алып барган концерт программасы белән кире әйләнеп кайтулар да, кеше сүзләре дә...
- Бөтенесе дә бәхет. Чөнки минем - Илфагым, Илфакның Илсөясе бар иде. Без авылдан чыгып киттек. Анда күп сөйләделәр. Асылы мондый: Илфак минем белән танышканда редакциядә кунып йөри иде, мин аны гаиләдән алып китмәдем. Мин булмасам, башка хатын-кыз барыбер пәйда булыр иде. Икенчедән, без аның беренче хатыны белән урамда күрешеп сөйләштек. Кычкырышмадык, якага-яка ябышмадык. "Син Илфак белән яшәүне ансат булыр дип уйлыйсыңмы әллә?" - дип сорады ул миннән. Мин аның ансат булмасын аңладым. Әмма ул минем кешем иде. Гомер буе беренче хатыны белән яхшы мөгамәләдә булдык, мин аңа бик рәхмәтле. Балалары безгә килеп йөрде Илфакның - анысына да киртә куймады. Алай гына түгел, аның кызы Зәринә - минем иң якын дус кызым булды. Нариманның аның белән калган чаклары еш булды. Тагын ни дип өстим? Язылышырга, уртак мал, фатирларны кемгә яздырыйк дип тә яшәмәдек - без яшәдек, бер дулкында иртәнге бишләргә кадәр бәхәсләшә-бәхәсләшә җырлар иҗат иттек, искиткеч малай үстердек. Илфак минем өчен тулы бер дөнья, галактика иде. Ышанасыңмы, юкмы - аның белән бергә булган елларда минем иптәш кызлар белән кафега да барган булмаган. Ә нәрсәгә кем беләндер нәрсәдер сөйләшеп йөрим ди мин - минем бит Илфак Шиһаповым бар!

"Исеметем"

- Безнең моннан элгәре әңгәмә кыз бала алып кайту хыялы белән төгәлләнгән иде. Аннан соң күп сулар да акмады - әмма сезнең язмыштагы борылмалар ниндидер кино сюжетларын да уздырып җибәрде.
- Мин хәзер уйларга бирелеп, үзем белән үзем калганда уйлап та куям инде. Бәлки, безгә күз тигәндер? Чөнки әйтеп-сөйләп туеп булмаслык бәхет белән фаҗига арасы бер кул сузымы гына ара. Мин хәзер дә Илфак каберенә барган саен шул сорауны бирәм, мин аның киткәненә дә ышанмыйм! Зираттан чыккач кайвакыт Илфакка шалтыратып, синең кабереңә бардым әле, дип тә әйтермен төсле. Ничек Илфак китә алсын ди? Әле яңа гына икенче бала турында хыялланып утырдык... Шундый теләде ул кыз бала. Үстергән дә булыр идек...

- Нариман сүзләре белән сөйләшүен искә алсак...
- Без гомергә Нариманның бәләкәй вакытында әйтә торган сүзләре белән сөйләшә идек. Төп сүз - "исеметем" иде инде. Ул "исеме кем"нән генә алынмаган, ул кыскача бәяләмә, шәрехнамә. Бергә тормый башлагач та, килешү нигезендә эшләгәндә, шунда-шунда барырга кирәк дип шалтыратышканда мин дә "исеметем" дип сорый идем. Шушы бер сүзгә, кемнең заказы, кая барасы, ничә җыр җырлыйсы кебек сораулар сыеп бетә иде.

- Өч йөздән артык шансон җыр, меңәрләгән километраж, авырлыклар-сынаулар, туп кебек балагыз... Кайчан һәм ни өчен чатнады бәхет касәсе?
- Мин үземә-үзем каршы бара алмыйм. Бер көндә килеп чыккан вазгыять түгел, Илфакны якыннан белгәннәр ялганнарга ирек куймас - башка бер түбә астында яши алмасымны аңлагач, ике пакетка баланың китапларын тутырдым да, кеше фатирына чыгып киттем. Башкача була алмый иде инде...

Никадәр ялгыз икәнемне мин үзем генә беләм

- Илфак белән еш күрешеп сөйләшеп тордык, тора-бара ул безнең өйгә дә килгәләштереп йөрде. Минем борщ белән коймакны үлеп ярата иде. Соңгы вакытларда гына, килешү нигезендә үзенә тиешле акчаны алырга килгәндә керми башлады. Ул безгә бер бүлмәле фатирын яздырды - моны да әйтәм. Алайса кайберәүләр мин аны урамга куып чыгарган, дип сөйләргә дә җиксенми. Шул фатирны сатып, ипотекага зуррак фатир алдым.

- Күрешкәндә ни сөйләшә идегез, Илсөя?
- "Нигә болай килеп чыкты?" дигән сорауга җавап эзли идек. Мин үземчә аңлата идем инде: иманым камил, Ходай безне менә шушы икәүдән үзе артыннан күпләрне ияртә алырлык Нариман туарга тиеш, дип кавыштырган; болардан халык күңеленә керерлек җырлар калачак, дигән. "Ә нигә аерган?" - дип сорый Илфак. "Балалары үсте, аерым торсалар да була. Бәлки, син кем өчендер идеаль ир, мин кем өчендер идеаль хатын-кыз булырга тиешмендер", - дип җаваплыйм...

- Икегез дә яраткан килеш аерылышуыгызны кабул итеп булмый иде шул...
- Беләсеңме, кеше бер яши - ул бәхетле яшәргә тиеш. Үз-үзеңә каршы бару бернигә дә китермәячәк. Илфак ул чорда минем янда - минем Илфак, артымда да ук бөтенләй башка кешегә әверелә башлады. Күрешкән вакытларда минем аңа: "Минем сиңа синең өстеннән зарланасым килә", - ди торганыем. "Әйт, әнисе, әйт - мин шуның кадәр кәҗәме?" "Кәҗә, - мәйтәм, - кәҗәнең дә ниндие әле"... Бер шулай шалтырата ул миңа, мин өйдә кухняда коймак пешереп йөрим. Нишлисең, ди - коймак пешерәм, димен. Бу "Зәм-зәм" кафесында утыра икән. "Чынмы? Коймак пешерәсеңме?" - ди бу. Мин пырхылдап көлеп үк җибәрдем: "Ие, - мәйтәм, - табада коймак чажлый". Ә телефонның теге очындагы Илфак: "Монда сатуга бер поднос белән коймак чыгарганнар иде, мин аларның бөтенесен дә сатып алып бетердем - син пешергән челтәр коймакка охшаган иде. Менә, ашый алмыйм - тәмсез", - ди бу. "Соң, кил, Илфак, - дим. - Рәхәтләнеп ашап китәрсең". Илфак килә, бер нәрсә сөйләшми генә бөтен коймакны ашап бетерә дә, шулай ук тавыш-тынсыз гына чыгып та китә.

- Соңгы тере очрашу кайчан булды?
- Узган ел көз. Илфак хастаханәдән шалтыратты. Мин Казанда түгел. "Минералка белән тәмәке сатмыйлар икән монда, китереп кит әле, әнисе", - ди. Кайтып киттем инде Казанга - ничек каршы килә алыйм? Шунда аннан башка гына яздырган җырларымны тыңлаттым. "Булган бу, әнисе, молодец", - диде. Бу вакытта ул миннән үзенең җырларын җырлау хокукын алган иде. Әмма мин аның ул адымнарының берсен дә йөрәгемә кабул итмәдем. Минем Илфак аны эшли алмый! Ул аны сабыйлык әшәкелеге белән генә эшли иде...

- Илфактан киткәч күңелгә ятышлы берәү дә очрамадымы?
- Илфактан соң кем була ала соң? Ресторанга чакырып, чәчәк ташучылары булыр ул. Әмма аларның берсе дә Илфак түгел шул... Үземнең никадәр ялгыз икәнемне мин үзем генә беләм...

Без

- Кара хәбәр килеп ирешкәндә кайда идең, Илсөя?
- Телевидениедә тапшыруга чакырганнар иде. Мин барганда кызы Зәринә, Илфакның дусты Гөлнара Сабирова шунда иде. Ышанмадым. Простыня кырыеннан чыгып торучы тәмәке тартудан саргаеп беткән кул гына минем кешемнеке иде. Газетыгыз аша рәсми төстә әйтәсем килә - Илфак асылынып үлмәде! Йөрәк белән китте. Тынгысыз йөрәге белән. Ул йөрәкнең чабышына гәүдәсе белән өлгерә алмаганга дисәм дә ярыйдыр...

- Шөгергә кадәр баш очында кайтканда нинди әйтелеп бетмәгән сузләр әйттең?
- Үлеменнән соң гына белдем, ул продюсер Рифат Фәттаховка да, иң якын дусты Гөлнарага Сабировага, Рөстәм Сәрвәровка да әйткән булган: "Мин аңладым, мин Илсөя янына барам әле", - дигән. Катафалкада баш очында кайтканда шул сорауны бирдем дә: "Нигә болай килеп чыкты? Ник килмәдең?..."

- Илфак үлеменнән сон барлыкка килгән бер өер дуслар чаң суга әнә: "соцчелтәрләрдә язган, белдерткән, игътибар итмәгәнбез"...
- "Мин үләм" дигән сүзенәме? 13 ел бергә яшәдек - ул ай саен "үлә" иде. Кәефе юк, эше барып чыкмый, шигырь язылмый: "Уф, мин үләм бугай", - дияргә тотына. "Бүгенгә үлеп тор да, иртәгә иртәнге сигезгә барасы җир бар", - димен моңа йокы булмәсенә озата-озата. Ул аның еш әйтә торган, җирлеге булмаган лексикон сүзе генә булды.

- Быел көзгә әзерләнеп ятучы программада да төп яңалык Илфак белән бәйле икән...
- Концерт программам "Без" дип атала. Ул бердәмлекне дә белдерә, "шило"га да ишарә. 30-40 өр-яңа җыр яздырдым, шулардан гына торган концерт программасы да әзерли алган булыр идем, әмма быелгы конертның яртысы Илфак Шиһапов җырларыннан торачак. Мин исән вакытта Илфакның җырлары яңгыраячак. Бәреп төшерсеннәр, артымнан сөйләсеннәр - әмма мин Илфак җырларын барыбер сәхнәгә чыгарам. Һәм шулар арасында беркайда да чыкмаган иң соңгы җырын да җырлаячакбыз. Бергәләп. Ул диктофонда Илфак үз тавышы белән яздырып калдырылган җыр. Бер куплеттан соң язма өзелгән. Менә шул куплетны, без әтисе белән, бер-бер артлы җырлаячакбыз. Ул диктофон язмасы аша, мин аның артыннан кабатлап - микрофонга, сәхнәдә. Минем иң зур хыялым иде ул - бергәләп дуэт яздыру. Менә - хыялым чынга аша, гәрчә мин теләгәнчә булмаса да...

- Көчле син, Илсөя...
- Ничек аякка торып басканымны, тәүлегенә дүрт сәгатьтән ары йокы күрмәгәнемне, ничек, ни рәвешле яшәгәнемне үзем генә беләм. Әллә нинди ир-атлар белән чуала дигәннәргә дә, әйтә алам - менә ризык өстендә - минем бусаганы Илфак һәм җизнидән кала бер генә ир-атның да атлап кергәне юк. Кем алдындадыр акланасым килүдән түгел, Илфак рухы турында сөйләшеп утырганга әйтүем. Миңа яшәргә кирәк, минем егылып үләргә дә хакым юк - минем балам кемгә кирәк? Шуңа чабам әле... Көчем күпмегә җитәр - монысы инде башка мәсьәлә.

- Зәйнәб әби сине канәгать булырга өйрәткән?
- Өйрәтте, ие, бөтен авырлыкны да кабул итәм. Аллаһы Тәгалә белән дә сөйләшеп йөрим. "Алдагы көннәрем якты һәм бәхетле булсынга бу сынавыңны да канәгать булып кабул итәм", - дим. Егылып төшмәскә, һаман хәрәкәттә булырга тырышам. Икенче елга, Алла бирса, укырга керәм - яки чәчтараш, яисә визажист һөнәрен үзләштерәчәкмен. Ике югары белемем янына алары да комачау итмәс дим. Мин бит рәсем ясый беләм, шуңа бизәндерү эшенә тешем үтәргә тиеш дип уйлыйм. Бөтен булмышы, төс-кыяфәте, атлап йөрешләренә кадәр тач әтисе булган улыма да күчкән ул рәсем ясау молекуласы.

 

- Илфак дәвамында синең кыйпылчыгың алайса?
- Кыйпылчыгым гына шул. Нариман - Илфакның яңартылган, остарылган, өр-яңа версиясе. Күз кысуларына кадәр тач әтисе. Шуңа минем Илфакны күрми торган көнем юк, шөкер. Акылы белән дә, төпле булуы белән дә Ходай миңа калкан бүләк иткән.

- Сүзне Илфактан башладык, Илфак белән тәмамлыйбыз да бугай, Илсөя. Сүзләребез дога булып барсын - үзе дә шулай сөйләшеп туеп булмый торган кеше иде. Илфак рухына әйтәсе сүзең калдымы?
- Аңа кирәк булган ашыгырга, миңа кирәк булган көтәргә...

PS: Язманы автор һәм редакция рөхсәтеннән башка сайтларга һәм башка басмаларга күчереп алу тыела.

Гөлнара Җәлилова

Язмага реакция белдерегез

50

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аллахы Тэгалэ сабырлык бирсен сина, Илсоя!!! Нариманнын бэхетенэ соенеп яшэргэ насыйп булсын!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Подобные ильсоя.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Радиода туры эфирда Ильфак: « Син минем проектым гына идең",- диде. Тик Илсөя:" Мин сине чынлап яраттым",- дип җавап бирде... Тагын куп сузләр яңгырады ул көнне... Көчле ШӘХЕС!!! Эш аты!Оныклар бәхетен курергә язсын!

        Мөһим

        loading