16+

25 ел эчендә хатынга йөзләгән кеше белән хыянәт иттем

Сезнең газетадагы кайбер язмаларны укыйм да, шаклар катам. Хатын-кызлар яки ир-атлар тормыш иптәшен хыянәттә гаепләп балавыз сыга, гаиләсен тарката һәм ахыр чиктә үзе дә, балалар да интегә. 

25 ел эчендә хатынга йөзләгән кеше белән хыянәт иттем

Сезнең газетадагы кайбер язмаларны укыйм да, шаклар катам. Хатын-кызлар яки ир-атлар тормыш иптәшен хыянәттә гаепләп балавыз сыга, гаиләсен тарката һәм ахыр чиктә үзе дә, балалар да интегә. 

Аны аерылышуга кадәр барып җитмичә генә хәл итеп булмыймы ни соң?

Мин – 25 ел бер хатын белән яшәүче ир. Балаларыбыз да бар, Аллаһка шөкер. Әмма шушы 25 ел эчендә хатынга йөзләгән кеше белән хыянәт иттем. Әлбәттә, хатын бу турыда белми. Шуны әйтергә телим: ир-ат хыянәте белән хатын-кызны аерыла ул, җәмәгать. Хатын-кыз йөри башласа, баш-аягы белән гашыйк була. Ә ир-ат яратмыйча да хыянәт итә ала.

Мин хатынны үлеп яратам, миңа хыянәт ял итү, ирек ачу, хатын янына сагынып кайту, аның кадерен белү өчен кирәк. Иң мөһиме – хатын сизмәскә тиеш. Хатынга сиздермичә, акыл белән хыянәт итү – үзе бер сәләт. Чөнки берничә ел элек чираттагы хыянәттән соң берсе: “Безнең балабыз булачак”, –дип белдерде. Абортлар ясатып, көчкә котылдым. Менә шундый хәлләрдән Аллаһы үзе сакласын. 
Хыянәт итәсез икән, баш белән эш итегез. Хәлегездән килмәсә, йөрмәгез дә. Биш минутлык ләззәт аркасында гаиләгезне таркатмагыз.

Мәгъсүм,
Казан.
Фото: https://www.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

10

1

1

6

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    5

    0

    Яратса хыянэт итмэс иден. Яраткан кешенен хыянэт итеп, азапларга, пычырак ташырга ничек була🤔

    • аватар Без имени

      7

      0

      Хатын белми дип куанып язгансын, зато ходай барсында куреп Тора, картлыгында алла нилар курерсен але, донья куласа айланада бер баса, короче бумеранг.

      • аватар Без имени

        5

        0

        Бу ирнен кузенэ карап эйтэсе килэ минем,хатынны улеп яраткач ни пычагыма хыянэт итэсен сон,мактанасын килеп яздынмы сон син,йозлэгэн бн хыянэт иткэч яратунын беренче хэрефе дэ булмаган инде синдэ,хоть ботен доньяга салып селкемэ узенэ житмэгэн акылны,донья бер алдын биш артын курсэтэ ул,узенэ килеп тошмэсен шундый хэл

        • аватар Без имени

          9

          0

          Бик тэрбиясезлек, азгынлык белэн мактанма, аллах белуче куаншан берэу , хатын белми дип

          • аватар Без имени

            6

            0

            25. Еллык хыянэтегез очень Аллах каршында жавап тотасыгыз бар,мактанып утырасыз.

            Мөһим

            loading
            2
            X