Арчалар бездә 59 ел бергә яшәүче гаилә бар дигәч, битараф кала алмадык. Венера апа һәм Сәүбән абый Мифтаховлар эчкерсезлекләре, тормышны яратулары белән сокландырды.
Мифтаховларның ишегалды ук кечкенә оҗмахны хәтерләтә. Инде көзге салкынннар булса да җыйнак, әле ямь-яшел килеш утыручы бакчада балан, миләш өлгергән, алма да бетмәгән әле. Тәртип исә үрнәк ботаника бакчасындагы кебек.
Ихатада кызыл кирпечтән йорт, аккурат кына корылган каралты-кура. Безне Мөхтәр кушаматлы маэмай каршы алды. "Миннән акыллырак ул, - дип шаярта Сәүбән абый, - кушмаган бернәрсә дә эшләми". Хуҗаның шул сүзләрен генә көткәндәй, Мөхтәр оясы янында яткан калай тарелканы алып авызына капты да хуҗага карап тора башлады. "Ашар вакыты җиткән аның", - дип хуҗа абый эт табагына ризык салды.
Мөхтәр ашаган арада без аның оясы артына ук урнашкан остаханәгә кереп чумдык. Агач исе, пычкы чүбе исе... Сәүбән абый кечкенәдән агачтан ни дә булса ясау белән шөгыльләнә икән.
- Мәктәпкә укырга киткәнче үк әти фанер кисәкләреннән кечкенә чемодан кебек нәрсә ясарга өйрәткән иде инде, - ди. - Мин шуларны ясап, классташ малайлардан берәр нәрсәгә алыштырым.
Матурлап бизәлгән куна такталары, коймак калаклары, җип-җиңел уклаулар, утыргычлар, гөл савытлары, пилмән камыры кисәр өчен махсус җайланмалар, тагын әллә ниләр - бар да агачтан, Сәүбән абый кулы белән ясалган. Кырып ясый торган станоклары да шушында ук. Сату өчен түгел, кеше сораганга, күңеле теләгәнгә эшли ул аларны.
- Пилмән камыры кисә торган җайланмаларны ничек ясарга уйладыммы? Берсендә Мәскәүдән кайтканда Гусь-Хрустальныйда туктагач Венера апагыз махсус пилмән кисәргә дип берничә рюмка алган иде. Ватылып беттеләр. Шуннан йә имән, йә алмагачтан үзем кырып шундый җайланма ясап карарга уйладым. Шәп кенә килеп чыктылар кебек. Хәзер кем нинди зурлыктагыны ярата - шундыйга заказ биреп ясаталар. Ватылмый да, кисәргә дә уңайлы, - Сәүбән абый безгә төрле зурлыктагы җайланмаларны күрсәтә. - Ә менә монысын хатынга кәбестә турарга уңайлы булсын дип махсус ясадым, - ди ул шактый катлаулы бер җайланмага күрсәтеп. - Турарга да уңай, суы да читкә акмый, туралган кәбестә коелмый да. Уклауларны инде ир-атка каршы корал буларак кулланылмасыннар өчен махсус җиңел ясыйм.
Шаяртса да, ул ясаган бер әйбер кулда очып тора.
Ул арада мәчеттән кайткан Венера апа безне өйгә дәшә. Йорт эче үзе бер сәнгать әсәре диярлек. Иплелеге, матурлыгы белән дә, ниндидер эчке җылысы белән дә.
- Үземә 69 яшь тулгач сала башладым мин бу йортны, 78 тулганда салып бетердем, - ди Сәүбән абый. - Кияүләр матди яклап ярдәм итте. Ә болай бөтенесесен апагыз белән икәү эшләдек.
Бүлмәләрдә түшәмнәрнең төрлесе төрле фасонда булуы гаҗәпләндерде.
- Анысын абыегыз Петербургтагы бер зиннәтле сарайдан күреп кайтып шулай эшләде, - дип елмая искиткеч мөлаем Венера апа. - Тик тора белми бит ул.
Хуҗабикәнең үзенең дә кулынннан килмәгән эш юк. Стеналардагы чигеп эшләнгән искиткеч картиналарның күбесе - аның иҗаты. Күбесе дип әйтәм, чөнки араларында Сәүбән абый элеккеге фотографияләргә карап ясаган тере кебек картиналар да бар. Күл, шунда ук тегермән төшкән берсе кызыксындырды.
- Бер елны аяк авыртып кышын өйдә шактый ятылды, - ди Сәүбән абый. - Актарынганда кечкенәрәк чакта күрше малае тегермән буасы янында безне төшереп алган кечкенә генә фотография килеп чыкты. Шуңа карап яшьлектәге Сөҗе тирәләре ниндиерәк булганын искә төшереп ясадым инде мин аны. Ул урыннар хәзер бөтенләй башкача инде...
Алар икесе дә төп Арча ягы кешеләре. Сәүбән абый тамырлары белән Сеҗенеке, Венера апа Шурабаш ягы кызы. Танышулары Казанда булган.
- Тукай тирәсендә тора идек без мин солдат хезмәтеннән кайтканд, - дип искә ала Сәүбән абый. - Мин 1934 елгы. Шунда энекәшнең бер танышларына кергәләп йөри башладык. Бер керәм - искикеч чибәр бер кыз гел кул эше белән утыра, икенче керәм - тагын шулай. Ошады бит бу миңа. Әле бит Сеҗегә әтиләр янына кайтып җитә алган да юк. Җитмәсә, энекәш, абый, син өйләнмәсәң үзем өйләнәм мин моңа, дип сөйләнә башламасынмы?! Озак очрашып та йөрмәдек, тоттык та загска гариза бирдек. Чират торып.
- Әле бит анда гариза биргәндә 3 сум 80 тиен акча түләргә кирәк иде, - дип сүзгә кушыла Венера апа, елмаеп. - Сәүбәннең кесәсендә 3 тәңкәсе генә бар. Сиксән тиенен үзем өстәргә калды инде.
Язылышкач та бер ай чамасы аерым фатирларда яшиләр әле алар. Аннан гына Әмәт бистәсендә яшьләрне сыендырырлык куыш табыла. Ул чакны Венера фабрикада бәйләүче булып эшли, Сәүбәнннең исә трудовоена "Чумаданчик" дип язганнар. Баксаң ул чемоданнар тегә торган фабрикада столяр булып эшләгән икән... Февральдә бергә тора башлаганнарына 59 ел була.
Казанның Киров районында ике бүлмәле фатирлы да була яшь гаилә. Тик яшьлек тик тотмый шул. 1966 елда, Үзбәкстанда җир тетрәү булгач, бер-ике елга дип шунда эшләргә китәргә уйлыйлар. Бер-ике ел дигәннәре генә 39 елга сузыла. Анда фатир алалар. Тиктормаслык инде һаман, фатирны кызларына биреп, чиста үзбәк мәхәлләсендә үзләренә ике катлы йорт салып чыгалар.
- Ничә еллар яшәп тә җирле халык ягыннан безгә кырын караш та булмады, - дип искә ала Венера апа. - Инде бу якка кайтабыз дип планлаштыргач йортны саттык та кызларда торабыз. Яшәгән мәхәллә сагындыра бит, баргалыйбыз. Безнең йортка кергән хатын сорый: Венера апа, ничек алай ихтирам иттерә алдыгыз үзегезне, дип. Минәйтәм, балам, 15 ел шул йортта яшәп бер генә кат та ишегеңне бикләмәсәң, була ул ихтирам, дим. Яхшы яшәдек. Әле дә сагынып искә алабыз. Тик менә туган якларга кайтасы килү теләге дә гел көчле булды. Сагындырды Арча ягы. Балаларга рәхмәт, алар ярдәме белән олыгайгач булса да кайтып урнаштык бит монда. Менә йорт салдык. Тик тормыйбыз, киленнәр, оныкларга да тик торырга бирмибез. Әле, Ходайга шөкер, үзебезне үзебез карап торабыз, шөгыльсез дә торган юк.
Ул арада Венера апа безне чәйгә утыртты, хезмәттәшем Зөлфия ханым исә хуҗабикәдән йөзләгән ризык рецептларының кайберләрен язып ала да башлады.
Сәүбән абый белән Венера апага карыйм да, бәхетле картлык шундый буладыр инде ул дип уйлап утырам. Бер-берсен ярты сүздән аңлыйлар, сөйләшү гел шаярышып, елмаешып кына. Өй җылы, матур, рәхәт. Тегене эшлибез, моны эшлибез дип планнар корып йөриләр. Бәхет үзе түгелмени бу?
Аларның үз милләттәшләрем булуына горурланып чыгып киттем мин Мифтаховлар йортынннан. Алар истәлеге итеп Сәүбән абый бүләк иткән алмагачтан кырып эшләнгән пилмән камыры кискечне кадерләп саклыйм. Бәхетле гаилә кисәге ич ул да... Озын гомерләр сезгә!
Зөлфия Хәлиуллина фотолары
Комментарийлар