«Барлык өйләнешүчеләрнең яртысыннан артыгы аерылыша дип язасыз, яшьләргә өлкәннәр киңәше җитмидер бәлки, без, шөкер, карчыгым белән менә инде 63 ел бергә яшибез, гомер узганын сизмәдек тә», - дип шалтыратты Фитрат абый. Яхиннар күптәнге укучыларыбыз икән. «ШК»ны хәрефен дә калдырмый укып барабыз, дип каршы алдылар безне.
Башкортстан егете Фитрат белән Дөбьяз кызы Фәүзия 1953 елда гаилә коралар.
- Ул чакта ак күлмәк киеп кияүгә чыгу дигән нәрсә юк, миңа килгәндә каймалы бишмәтен кигән иде Фәүзия. Мәхәр дигәне дә шуның кадәр генә булган, күрәсең. Авыр еллар бит, әбиегез миңа тәңкә ярымга төште, - ди Фитрат абый.
- Язылышканда, ЗАГС хезмәткәренең Фитраттан, ничәнче тапкыр өйләнәсең, дип соравы күңелемә кереп калган, моңа шуның кадәр нык гаҗәпләнгән идем, 30 яшенә дә җитмәгән ир-ат берничә тапкыр өйләнә ала димени? Ул елларда бу гадәттән тыш хәл кебек тоела иде, - дип сүзгә кушыла Фәүзия апа.
Торак юнәтер өчен гаилә башлыгы хәрби заводка сакчы булып урнаша, Фәүзия апа озак еллар күн эшкәртү фабрикасында хезмәт итә. Ниһаять, алдынгы, тырыш завод хезмәткәренә эшеннән бер бүлмә бирәләр, тора-бара гаилә ике бүлмәле «хрущевка»га күченү бәхетенә ирешә.
- Миңа Советлар Союзы Герое исеме бирелергә тиеш. 50 ел «теща» белән яшәдем бит, - дип көлә мәзәкчән Фитрат абый.
Ә ул авыр елларда нәкъ менә Фәүзия апаның әнисе күп нәрсәләрдә булыша яшьләргә. Киявен дә хөрмәт итә, ярата, кызына да сабыр булырга өйрәтә, төпле киңәшләрен бирә.
Фитрат абый нык авырып китеп, җиде сәгатьлек операцияләр кичергәч тә, төп ярдәмчеләре хатыны белән аның әнисе була. Тату яшәү серенә килгәндә, 63 ел бергә гомер иткән гаилә, күп нәрсә шәригать кануннары буенча яшәүгә бәйле, ди.
- Динне тоткан кеше тәртипсез була алмый. Безнең заманда егет кызга якынлашса да ояла идек, үбешү, кулга-кул тотынышу да никахтан соң гына булган, ә хәзер яшьләр тиз өлгерә. Дәртләре ташып тора, җенси мөнәсәбәтләргә дә керәләр, аннары, имеш, холыкларыбыз туры килмәде дип, ташлашалар да, - ди Фәүзия апа.
- Мин хатынымны сынап алдым. Без 9 бала үстек, сигезе малай. Гаиләдә эш күп. Фәүзиягә аеруча игътибарлы булдым, ул мине яратамы, эш сөючәнме, тырышмы, барысын да күзәттем, - ди Фитрат абый.
Әле бүген дә чибәр Фәүзия апага сокланып, Фитрат абыйдан көнчелек турында сорыйм.
- Мин хатынымнан көнләшмәдем, ул акыллы, сабыр булды. Бакчада будка салганда да ике сумка күтәреп килә иде. Берсендә - ипи, икенчесендә кирпеч булыр. Төзү материаллары юк чакта, юлда очраган кирпечләрне кыстыра килә иде, хәзер дә хәрәкәтчән әле, шөкер, - ди ул.
- Мәхәббәт еллар узган саен сүрелмиме?
- Кая китсен ул? Мәхәббәтсез яшәп булмый бит, тора-бара ул хөрмәткә әйләнә, - ди Фитрат абый.
- Яраткан кешеңә авыр сүз дә әйтәсе килми. Үпкәләтүдән дә куркасың, нинди тәмле әйбер пешереп сөендерим икән дисең, - дип эләктереп ала Фәүзия апа.
Яхиннар ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Бала югалту ачысын да татырга килгән аларга. 41 яшендә уллары Ринат кинәт кенә бакыйлыкка күчкән. Хәзер дәү әти белән дәү әни дүрт оныгы, алты оныкчыгына юанып яши. Уллары Рәис -нәсел дәвамчылары. Туган көннәрдә бергә җыелалар, телефоннан гел хәбәрләшеп торалар.
- Балаларны кечкенәдән эшне яратырга өндәп үстердек. Эш кешене яшәртә, ныгыта. Эшләп үлгән кеше юк, хезмәттән курыкмаска кирәк. Бакчага барганда, балаларның да аркаларына капчыклар астыра идек, буш кул белән бармасыннар, әти-әниләренә ярдәм итсеннәр дип. Икесенә дә югары белем бирдек. Киленнәребездән дә уңдык, шөкер, - ди Яхиннар.
Әңгәмәдәшләремнең фатирында бер нәрсәгә игътибар иттем. Бер бүлмәдә тугыз сәгать. Баксаң, Фитрат абый сәгать төзәтүче икән. Хәер, кулыннан килмәгән эше юк аның, барысын да булдыра. 88 яшендә булса да, бакчага да үзе машина йөртеп бара.
Алар яныннан бик күп позитив энергия, яшәү дәрте алып кайттык. Ут борчасы кебек, бер урында тик тормаган Фәүзия апага, бүген дә хатынына яратып караган Фитрат абыйга сокланмый мөмкин түгел. Күз тимәсен үзләренә. Ихлас хисләрне саклап калган, мәхәббәткә ышанган шундый үрнәк парлар күбрәк булсын иде арабызда!
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары
Комментарийлар