16+

"63 яшендә әнием үзенә бабай тапты! Шундый шатландым!"

Бу язманы укыгач, бәлки кайбер өлкән кешеләрнең тормышка карашы үзгәрер. Әниемә – 63 яшь. Биш ел элек әтием вафат булды. Әни һәрвакыт үзен карады, өй дә бик чиста, пөхтә иде. Ләкин әти үлгәннән соң, әни күзгә күренеп картайды, чәчләре агарды, битендәге җыерчыклары күбәйде. Кайгыдан үлеп китмәсә ярар иде дип борчылдым.

"63 яшендә әнием үзенә бабай тапты! Шундый шатландым!"

Бу язманы укыгач, бәлки кайбер өлкән кешеләрнең тормышка карашы үзгәрер. Әниемә – 63 яшь. Биш ел элек әтием вафат булды. Әни һәрвакыт үзен карады, өй дә бик чиста, пөхтә иде. Ләкин әти үлгәннән соң, әни күзгә күренеп картайды, чәчләре агарды, битендәге җыерчыклары күбәйде. Кайгыдан үлеп китмәсә ярар иде дип борчылдым.

Ул үлмәде, әмма депрессиягә бирелде. Сөйләшми, аралашмый башлады. Өйнең дә яме китте. Элек ял көннәрендә табын тулы камыр ризыгы була иде. Ә берничә көн элек әни янына барган идем, үз күзләремә үзем ышанмадым. Өй яктырып киткән, бер тузан да юк. Әнием гөбәдия пешергән. Тышкы кыяфәте дә үзгәргән, чәчләрен буяган, бизәнгән.

Каршысына утыртты да, чәй ясап бирде. Нәрсәдер сөйләргә теләгәнен сиздем, ләкин ояла сыман. Үзем сораштыра башладым. Шуннан соң әни сөйләде: 60 яшьлек бабай тапкан икән. Болар социаль челтәрдә танышкан. Танышуларына инде дүрт ай булган. Тик миңа сөйләргә кыенсынып йөргән. Әни өчен шундый шат идем, хәтта елап җибәрдем.

Әнине гаепләргә бернинди дә хакым. Аның яңадан яши башлавына сөенәм. Әниемнең бик бәхетле булуын телим. Әгәр бу язмамны зур хәсрәт кичергән кешеләр укыса, кайгыга бирешмәсен иде. Алда сезне бәхетле көннәр көтә!

Гөлшат З.
 

Язмага реакция белдерегез

12

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хэзерге заманда 60 яшьтэ нинди бабай булсын...Ир уртасы гына ул....

    • аватар Без имени

      0

      0

      60 яшьтэ ир кеше бабай тугел инде , тем более хазер , пенсионный возраст кутэргэч. Бэхетле булсыннар!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бер узе калмаган кеше анламый аны, эниен бэхетле булсын, 60яшь нинди бабай булсын, эле пенсиягэ дэ яше житмэгэн

        • аватар Без имени

          0

          0

          Путин яшэртте по закону, так что никакой бабай - эле яшисе дэ яшисе

          • аватар Без имени

            0

            0

            Алтмыш яшьлек ирләр бабай түгел әле, ә без хатын-кызлар гына иллене узгач картая башлыйбызмы соң шунда)))

            Мөһим

            loading