Фәүзия апа Кәримова редакциябезгә газеталар алырга килгән иде. Сүз арты сүз чыгып, даими укучыбыз белән якынрак таныштык.
Яшәү дәрте ташып торган матур апа ул. 80 яшеннән узса да, әби дип әйтергә тел әйләнми, хәер, үзе дә яшен әйтмәскә куша. XX гасырда туган дип кенә языгыз, йә күз тидерерләр, ди, шаяртып.
Министр килене
Фәүзия апа чынлап та кызлар кебек әле, сөбханалла. Үзен үзе карап, тәрбияләп тора. Зәвык белән буялган тырнакларына, макияжына, калфагы астыннан күренеп торган бөдрә чәчләренә сокланырлык. Өстендәге милли камзул белән күлмәген үзе теккән. Бизәкләрен сәйләннәрдән чиккән, кечкенә сумкасын да үзе үргән.
Фәүзия апа көн саен иртән физик күнегүләр ясый. Безгә дә кайбер күнегүләрне өйрәтте. Кулларны өскә күтәргәндә, космостан энергия алган кебек буласың, ди. Чаңгыда йөрү, өстәл теннисы буенча икенче разрядлы уенчы, пенсионерлар арасында узган республика күләмендәге шахмат, шашка ярышларында беренче урын яулаган, атна саен бассейнга йөри. «Өченче буын университеты»нда компьютер курслары узган, хәзер интернет белән дус, «В Контакте», «Одноклассники» социаль челтәрләрендә утыра, дуслары белән скайп аша аралаша. Ике тапкыр хаҗга сәфәр кылган, җиде ел гарәп графикасын үзләштергән, Коръән укый, уразасын калдырганы юк, ифтар ашлары уздыра.
Әңгәмәдәшем тумышы белән Воткинск якларыннан. Сугыш башлангач, гаиләләре белән Әгерҗе районына кайтып төпләнәләр. Мәктәпне тәмамлагач, кыз Казанга укырга керә, тегүче һөнәрен үзләштерә башлый. Авыр еллар, акча юк, өскә кияргә рәтле кием дә алып булмый... Чарасызлыктан, азрак акча эшләп булмасмы дип, Фәүзия заводка эшкә урнаша. Хәле җайланып киткәч, читтән торып химия-технология техникумына укырга керә. Соңрак авыл хуҗалыгы институтында югары белем ала.
Булачак ире белән ул дус кызының туенда таныша. Баксаң, булачак ире министр малае икән бит. Киленне бик үз итә егет ягы. Татар кызы, моңлы итеп җырлый, кул эшенә дә оста, чаялыгы да бар. Кыскасы, гөрләтеп туй уздыралар, яшьләргә фатир да алып бирәләр. Фәүзия апа баһадирдай малай таба. Улы 4 кило 700 граммлы булып туа. Кызганыч, баласының рәхәтен күреп, ире белән тигезлектә озак яшәргә насыйп булмый аңа. Яшьли ирсез кала, улы да 42 яшендә рактан үлеп китә. Ул вакытларны искә алганда, Фәүзия апаның күзләре яшьләнә.
- Мин ул чакта Мәскәүдә агропромпаркта дәрәҗәле урында эшли идем. Улымда куркыныч авыру икәнен белгәч, табиблар, өч ел гына гомере калган, дигәч, эшемне ташлап, Мәскәүдәге фатирымны сатып кайттым. Улымны кулымнан килгәнчә дәваладым. Казанның экологик яктан иң чиста районында фатир алдым, гел җәйге йортка алып бара идем. Саф һавада йөртергә тырыштым. Улымны кирәкле урыннарга алып бару өчен 62 яшемдә машина йөртергә өйрәндем. Шул рәвешле улым унике ел яшәде әле, хәзер оныгым Артур - төп юанычым. Эч серләрен дә минем белән уртаклаша. Ул Казан консерваториясен тәмамлады, дуслары белән рок-төркем оештырып, төрле шәһәрләргә гастрольләр белән йөриләр. Оныкчыгым да бар инде, - ди Фәүзия апа.
«Иптәшкә бер бабай кирәк»
Әңгәмәдәшем озак еллар Казанның «Элекон» заводында эшләгән, хезмәт ветераны. Тырыш хезмәткәрнең фотосы мактау тактасыннан төшмәгән. Лаеклы ялга да зурлап озатканнар үзен. Пенсиягә чыккач та, кул кушырып утырмаган - туристлар төркеме җитәкчесе белгечлеген үзләштергән. Балачагы узган Әгерҗе якларына еш кайтып килә, ел саен Соль-Илецк шәһәренә тозлы күлгә бара. Сәяхәт итәргә ярата, гел хәрәкәттә булырга тырыша. Җәй көне Васильево бистәсендәге бакчасында мәш килә. Бакчасында гөлчәчәкләрдән алып, каен җиләгенә кадәр үсә.
- Җәй көне кеше мөмкин кадәр күбрәк витамин ашап калырга тиеш. Бакча җиләген кимендә өч кило ашарга кирәк, ул бик файдалы, - дип киңәшләрен бирде Фәүзия апа.
Үзе аерым диета тотмый, нәрсә тели, шуны ашый. Күбрәк яшелчәләргә өстенлек бирә.
Аңардан яшь булып күренү серләрен сорашам.
- Иң яхшысы - бакча җиләге. Урталай ярылган яшел кыяр. Кыйммәтле кремнар да кулланып карадым, бакчадагы «крем»нардан да файдалырагы юк, - ди ул.
Сәламәтлеген ныгыту өчен сарык йоныннан тегелгән матраста йоклый, инфракызыл нурлар бүлеп чыгара торган махсус келәмендә ятып дәвалана, гел хәрәкәттә. «Йокыдан уянгач та, аякларны өскә күтәреп, селкетеп торам, кан тамырлары хәрәкәтләнергә тиеш», - дип өйрәтте безгә Фәүзия апа. Җырлап яшәргә дә кушты әле. Сулыш юллары өчен файдалы икән.
Фотографыбыз белән, сезгә бер бабай табарга кирәк инде, Фәүзия апа, дип шаярткан булабыз. Ә ул каршы түгел.
- Чынлап та, иптәшкә берәр бабай булса, начар булмас иде ул, - ди. - Иң мөһиме - авырмасын, 60 яшьләр тирәсендә булса ярый, мин бит әле 100 яшькә кадәр яшәргә җыенам!
Чит илгә чыгу өчен паспорт та ясаткан икән әле. Киләчәктә Финляндия, Скандинавия илләренә барырга җыенам, ди. Ходай бирсен, Фәүзия апа, исәнлектән аермасын!
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары
Комментарийлар