16+

Адашкан мәхәббәт хаты: «Мин сине бүген дә үлеп яратам бит! Хуш»

Зөлфия бүген хат алды. Чын, кәгазьгә язылган хат аңа почта аша килде.

Адашкан мәхәббәт хаты: «Мин сине бүген дә үлеп яратам бит! Хуш»

Зөлфия бүген хат алды. Чын, кәгазьгә язылган хат аңа почта аша килде.

“Мин тиздән махсус хәрби операциягә китәм, аннан әллә кайтам, әллә юк. Син белергә тиеш. Укы да, яндырырсың, ятлар кулына кермәсен”.
Зөлфия башта хатны әйләндереп-әйләндереп карады, янәсе, чынмы? Хәзер дә кулдан хат язып утырган кешеләр бар микәнни? Кемнән булыр бу хат, исеме язылмаган. Зөлфиянең эш адресы һәм шушы сүзләр генә.

Зөлфия эш урынына килеп утырды да хатны ачты. Хат аның беренче мәхәббәте Мараттан иде.
“Зөлфия, әлеге хатны батырчылык итеп язарга тәвәкәлләдем. Сиңа булган мәхәббәтем мине ничәмә-ничә еллар газаплый. Оялчан гына елмаючы, чәчләрен вак-вак кына үреп иңнәренә салган кыз һаман да минем күз алдымда. 

Иң беренче синнән гафу сорыйм. Беләм, күңелеңдә нәфрәт һәм үпкә хисләредер... Соң булса да, кичер, бәгърем.
Җаным, хәтереңдә булса, күпме кичләрне бергә үткәрдек тә, күпме таңнарны бергә каршы алдык синең белән. Син янәшәмдә булганда, вакытның да үткәне сизелмәс була иде. Инде авыл халкы акрын гына таң йокысын бүлеп, көтү куарга чыга, ә син, әниең күрмәсенгә, аяк очларына гына басып өегезгә кереп китәсең. Ә минем иреннәр “Хуш, йолдызым” дигән сүзләрне кабатлый. Кулга-кул тотынышып, җитәкләшеп күпме урамнар буйладык. Беләсеңме икән, сине күрү, сине янәшәмдә тою миңа күпме көч, гайрәт һәм үземә ышаныч биргәнен. Нинди авыр тоелган печән чабулар да сине уйлый-уйлый эшләгәч, уен кебек кенә була иде. Ялгызым гына калганда да гармунымны тартып, сиңа багышлап күпме җырлар суздым мин.

Күрше картның агач эскәмиясе дә безнең мәхәббәтебезнең шаһиты иде бит. Исеңдәме, бер чалт аяз салкын кичтә шул эскәмиядә утырдык. Көннең салкынлыгы, утыргычның бозлы булуын да сизмәгәнбез. Утыра торган такталардагы бозны хәтта эреткәнбез. Бу – безнең мәхәббәтнең кайнарлыгы булгандыр, мөгаен. Шуны күреп, рәхәтләнеп көлгән идек синең белән. Аякларың өши башласа, син үзеңнең аякларыңны минем аяк киеме кунычына куя идең.

Синең мәктәпне тәмамлап, уку йортына кергән көннәрең, безнең яшьлек исәрлегенә уралган матур, ихлас һәм эчкерсез очрашуларыбызны еракка алып китте. Шулай итеп, син уку йортына кердең. Кыз баланың укуын бүлмә, аннары ул тормыш мәшәкатенә чумар, дип, гаилә коруыбызны бераз кичектереп торырга киңәш бирделәр. Аларны тыңлавым – тормышымдагы иң зур хатам булгандыр. Арада ерак юл, минем – эш, синең – уку. Безнең очрашулар шулай сирәгәйде, аралар суынды кебек.

Ә хәлиткеч мизгел – ул безнең арада нахак һәм ялган сүзләр сөйләүчеләрнең “җиңүе” булды. Икебез дә артык горур да идек бугай. Сине башкага гашыйк булган ул, дип миңа хәбәр бирделәр. Шул вакытта йөрәкнең януын, җанымның бәргәләнүен үзем генә беләм. Әлбәттә инде, авылдагы дуслар йөрәк януына тиз дәва тапты. Онытылыр өчен аларга кушылдым. Күпме вакыт шулай үткәндер, язның җәйгә салмак кына күчкән мәле. Горурлыкны җиңеп, синең яныңа барып аңлашасы урынга иң зур ялгышлык һәм төзәтә алмаслык хата эшләдем.

Дусларым сүзе белән сиңа “үч” итеп, миңа кәләш урлап алып кайттык. Әти- әнием генә түгел, хәтта күрше-тирәләр дә бу гамәлемә аптырап калдылар. Алар күз алдында мин бары тик синең белән җитәкләшкән килеш басып торам бит. Никах көне билгеләнде. Авылга синең кайтканыңны хәбәр иттеләр. Бөтен дөньямны онытып, синең яныңа чаптым мин. Тик безгә “бәхет теләүчеләр” минем дә башка кешегә гашыйк булуымны һәм тиздән никах буласын сиңа алдан хәбәр иткәннәр. Гашыйк булдыммы соң мин? Юк! Менә нәкъ шушы мизгелдә синең белән аңлашкан булсак, безнең тормыш бәлки бөтенләй башкача булыр иде. Син үпкәләгән идең. Бәхет теләдең. Мине мәхәббәтебезне тиз онытуда гаепләдең. Бу безнең соңгы очрашу булды.

Никах укылды, инде туйлар узды. Шунда гына үземнең нинди зур хата ясаганымны аңладым. Мин аны яратмыйм. Шулай да вакыт үткәч, яратырмын дип уйладым. Үземне генә түгел, аны да алдап яшәргә мәҗбүр булдым мин.

Сине тиздән кияүгә чыга дисәләр дә, син гаилә корырга ашыкмадың. Димәк, син дә мине оныта алмагансың, мин ашыккан булып чыгаммы? Әйе, моны мин соңлап аңладым шул. Мәхәббәтебезгә тап төшерүче мин булдым бугай. Ятлар сүзенә колак салуым белән, мин сине югалттым.
Хәзер дә мин икебез бергә үткән сукмакларны буйлыйм. Син туып-үскән өй ишегалдына күз салам. Ә бервакыт синең сеңлеңне очраттым. Ирексездән никтер аңа синең исемең белән дәштем.

Йолдызым минем, мин бүген дә сине яратам. Синең нечкә билләреңнән кочып, чем кара күзләреңнән үбәсем, иркәлисем килә...
Мин сине онытмадым, хатынымны ярата алмадым мин. Ул яхшы хатын, яхшы ана булды. Беләсеңме, мин аңарда синең чалымнарны эзлим, ул сиңа ошамагын өчен ачуым килә хәтта кайчак. 

Без бергә була алмадык. Үкенечкә калды. Менә хәзер ерак җирләргә китеп, Ватанны сакларга басачакмын. Мин сиңа әйтеп калырга тиешмен – мин сине бүген дә үлеп яратам бит! Хуш.”

Әйе шул, Зөлфия дә аны үлеп ярата иде, бүген дә ярата бугай әле. Хат юлларын укыган мизгелдә, Маратның хәрәкәтләре, язган сүзләре аның тавышы белән яңгырады кебек. Тик соң инде. Аларның эчкерсез мәхәббәтенә кул суздылар, араларын никтер шулай бутап, бергә атлаячак юлларын чуалттылар.
 

Индира Сәйфуллина

Язмага реакция белдерегез

10

1

19

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Автор сын кунелдэн рэхмэт эйтэсе килэ.Зольфиянен тормыш юлы ничек микэн, дэвамы булырмы?

    Мөһим

    loading