16+

Алгы сызыкта эшләүче яшь медиклар: «Якында гына шартлаган снаряд тавышлары да куркытмый»

Инсаф Биектау районыннан, Казанның 7нче хастаханәсендә медбрат, волонтер, «Яшь гвардия» активисты.

Алгы сызыкта эшләүче яшь медиклар: «Якында гына шартлаган снаряд тавышлары да куркытмый»

Инсаф Биектау районыннан, Казанның 7нче хастаханәсендә медбрат, волонтер, «Яшь гвардия» активисты.

Ә тормыш иптәше Илүзә - Республика балалар клиник хастаханәсенең кан салу үзәгендә лаборатория технигы булып эшләгән.

"Барыбер син минеке булачаксың"
Инсаф «Яшь гвардия» медик-волонтерлар составында 2022 елны Донбасста ике атна була. 
–  Инсаф белән медицина көллиятендә бер үк елларда укыганбыз, бер үк елны тәмамлаганбыз. Ә юлларыбыз Республика балалар клиник хастаханәсендә кисеште. Мин кан салу үзәгендә лабораториядә, ә Инсаф медбрат булып хезмәт куйды. Никтер ошатмадым аны, шуңа минем артымнан бик озак йөрде. Ә Инсаф: "Барыбер син минеке булачаксың", дип кырт кисте. "Хыялланма", дип аннан көлдем генә. Бер хезмәттәшебез хәтта, безнең тарткалашуыбызны күреп:

"Менә әйтте диярсез, бер елдан соң сез өйләнешәчәксез", дип әйтеп куйды. Аның сүзләреннән көлдек кенә. Бервакыт артымнан калмый йөргән егетнең эзе суынды.

– Илүзәнең салкынлыгыннан туеп, мин артка чигенергә булдым. Күпме була инде йөреп, димәк, язмаган дип уйладым, – ди Инсаф елмаеп.
Күрәсең, кыз аңа шул чаклы күнеккән, аны юксына башлаган.
– Инсафка бу хакта сиздердем. Шуннан соң якыннан аралаша, очраша башладык. 2023 елның 18 гыйнварында өйләнештек тә. Үз итмәүдән башланган хис мәхәббәткә бөрелде дә куйды, – ди Илүзә.

Инсаф 2022 елда «Яшь гвардия» составында медик-волонтерлар белән бергә Донбасста ике атна командировкада булып кайта. Аннан кире кайткач та, озак кына аңына килә алмый йөри ул. Олы яшьтәге кешеләрнең, балаларның ярдәмгә мохтаҗлыгы күңеленең иң нечкә кылларын тибрәндерә.

– Тормышта нәрсәне дә булса үзгәртәсе килгән иде, шундый бер мәл булып алды.  Махсус хәрби операция зонасына китү өчен контракт төзү турында Илүзәгә куркып кына әйттем. Ә ул киресенчә минем идеямне хуплап алды, – ди Инсаф.

“Афәрин, балалар”
Иң курыкканнары алда була, Илүзәнең әти-әнисенә карарлары турында хәбәр итүе. Гомер булмаганны атна уртасында Балтачка кайтып төшә яшьләр.
– Әни аш-су бүлмәсендә токмач кисә иде, – дип искә ала Илүзә. – Без аның янына утырдык та, хәбәребезне әйттек. Әтиебез бик тыныч кабул итте, “Афәрин, балалар”, дип куәтләде. Чөнки үзе волонтер буларак 2022 елның ахырыннан бирле хәрбиләребезгә күп тапкыр ярдәм илткән кеше. Андагы хәлләрдән яхшы хәбәрдар. Ә әниебезнең токмач кискән пычак тавышы әле дә колагымда чыңлап тора. Ул тавыш көчәйгәннән-көчәйде генә, аны да аңлап була, балаңны сугыш хәрәкәтләре барган җиргә чыгарып җибәр әле. Ул көнне озак сөйләштек, аңлатырга тырыштык. Ахыр чиктә күнде үзе.

Инсаф белән Илүзә Россия Оборона Министрлыгы белән бер елга контракт имзалый, икесен дә медицина батальонына билгелиләр.  Хезмәт итү сроклары сугыш хәрәкәтләре беткәнче дәвам итәчәк. Алар эшләгән госпиталь фронт сызыгыннан 16 чакрым һәм каты бәрелешләр барган урыннан 5 чакрым ераклыкта урнашкан. Ташландык биналар хастаханә палаталары һәм операция бүлмәләре итеп җиһазландырылган. 
Күчмә госпитальләрдә дә эшләргә туры килә яшь медикларга.

– Әлбәттә, беренче мәлдә кая барганыбызны, нинди шартларда эшләргә туры килүе турында аңлау юк иде. Иң элек без вакытлыча дислокация пунктына килдек, ә  бер айдан соң алгы сызыкка җибәрделәр. Башта мине, аннары Илүзәне, - ди Инсаф.

Алгы сызыкта хезмәт итү өчен яшьләр тактик медицина курслары уза.
– Безне жгут куярга, яраларны бәйләргә, беренчел ярдәм күрсәтергә өйрәттеләр. Бу гамәлләрне автомат рәвештә эшли белергә тиеш идек, - ди егет.
Беренче көнне үк госпитальдә эш башлана, медиклар алгы сызыктан эвакуацияләнгән яралыларны төрләренә карап бүләләр.

Яраланганнарның гомерен саклап калу өчен һәркем үз көчен куя, кемдер аның турында мәгълүматларны яза. Башкалар система куя, кан басымын үлчи. Аннан соң рентгенга алып баралар, аның ярасын карыйлар, шуннан соң операция бүлмәсенә алып китәләр, Болар барысы да санаулы вакыт эчендә эшләнелә, биредә югалып калу да, карап торулар да юк, – дип уртаклаша Илүзә. Ә аның тормыш иптәше Инсаф хирургка ассистент булуын бүгенгедәй хәтерли.

– Беренче көнне үк кичке сигездә мин кизүгә бастым. Операционныйга кердем. Яралы хәрбинең аягын кисү буенча операция, ягъни ампутация башланырга тиеш иде. Ирнең бер аягы тездән югарырак өзелгән, шуны эшкәртергә кирәк.  Шәфкать туташы булмаган арада, табиб миңа өс киемемне алмаштырырга һәм ассистент булырга кушты, – дип искә ала Инсаф.

“Ияләшәсең”
Операция тоташ ут астында үтә, госпиталь янында гына снарядлар шартлый. Ләкин кулыңда кеше гомере хәл ителгән арада куркуның әсәре дә булмый.
– Вакыт узу белән моңа ияләшә башлыйсың, шартлауларга һәм түшәмнең калтыравына да. Бары тик үз эшеңне генә эшлисең, - ди Илүзә. – Биш минутка утырган килеш йокыга киткән вакытлар да булды. Якында гына шартлаган снаряд тавышлары да уятмый, нык алҗыттыра. Ләкин уфтанырга ярамый, чөнки яралыларга ярдәмгә ашыгырга кирәк. Алар көтә, кайчак әрләп тә ташлыйсың үзләрен, кайбер очракларда аларга бушанырга кирәк, яннарында тыңлап утырсаң да шул җитә.

Илүзә махсус хәрби операция зонасында баштарак лаборант булып хезмәт куя, ләкин озакламый аны госпитальгә яралыларны кабул итү-урнаштыру  бүлегенә билгелиләр. Яшь медиклар сүзләренчә, госпитальләр өчен гуманитар ярдәм бик мөһим.  Шуңа еш кына волонтерларга мөрәҗәгать итә алар.  Стериль бинтлар, шприцлар, дарулар, стериль слафеткалар, яралылар өчен киемнәр бик күп кирәк. Бердәм булсак кына, без көчле булабыз, авырлыкларны җиңәчәкбез. 
Чираттагы ялга кайткан Нуриевлар янә сәфәргә кузгалды. Аларга туган якларга, якыннары янына исән-имин кайтуларын теләп калабыз!


 

Язмага реакция белдерегез

5

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading