16+

Ана җылысы күрмәсә дә...

Ире Саниянең вафаты турында хәбәр иткәч тә, аның безгә килгән чагын исемә төшердем мин. Бездән ерак түгел генә торучы абзые алып килгән иде аны. Үстергән әбисе вафат булгач, әнисе исән булып та ятим кызны туганнары авылдан Казанга алып килеп, олы тормыш юлына чыгарырга булганнар бугай. Әниемнең йомшак күңелле булуын белгән...

Ана җылысы күрмәсә дә...

Ире Саниянең вафаты турында хәбәр иткәч тә, аның безгә килгән чагын исемә төшердем мин. Бездән ерак түгел генә торучы абзые алып килгән иде аны. Үстергән әбисе вафат булгач, әнисе исән булып та ятим кызны туганнары авылдан Казанга алып килеп, олы тормыш юлына чыгарырга булганнар бугай. Әниемнең йомшак күңелле булуын белгән...

Аның өчен аерым урын-җирләр әзерләп, эшкә урнаштыру турында кайгыртып, тора-бара бөтенләй үз кызына әйләндерде ул Санияне. 18 яшьлек кызны хәтта үз янына яткыргалый иде әнием. Мин Саниядән кечерәк, әни янында ятарга өйрәнгән иркә кыз, кайвакытта үпкәләп тә алгалыйм. Шуны сизенгән әнием: «Кызым, бүген минем яныма Сания ятсын инде», - дип, миннән рөхсәт сорый торган иде әле андый чакларда. Мин гаилә корып, әни яныннан киткәч тә, Сания озак вакытлар бездә торды. Кияүгә чыгарга җыенгач, булачак ире аны әнидән сорап алып китте. Сания үзе шулай теләгән. Дөрес итеп тормыш башлауны Сания ул чакта ук олылар кебек аңлаган, күрәсең. Әби үстергән бала аеруча акыллы буладыр, ахрысы. Югыйсә ана җылысы, ана тәрбиясе күреп үсәргә дә насыйп булмаган бит үзенә...
Саниягә бер яшьләр чамасы булгандыр, әнисе башкага кияүгә чыгып, икенче авылга киткәч, кызын юрганга төреп, авыл советының өстәленә китереп куя. Әтисенә: «Кызыңны килеп ал», - дип хәбәр итәләр. Тик әтисе озакламый фин сугышына китеп бара һәм, ни кызганыч, кызы янына кире әйләнеп кайта алмый. Әтисенең әнисе үстерә Санияне. Әбисен җирләгән 17-18 яшьлек кыз авылдан чыгып китә. Әле дә хәтеремдә, бездә торганда берчак Сания әнисен күрергә барганда мине дә үзенә иярткән иде. Яшь булсам да, әнисе белән ул чактагы очрашуны мин бер дә ошатмыйча кайттым. Килеп кергәндә әни кеше, биленә таянып, ишек яңагына сөялеп баскан иде. Без киткәнче шулай басып торды бугай ул. Мин күңелем белән Санияне кочаклап алыр, иркәләр дип көткән идем аны. Ни кызганыч, әнисенең баласына бер генә җылы сүз әйткәнен дә ишетмичә кайтып киттек...
Сания белән ире Мөдәрриснең гаилә тормышлары акыл белән дәвам итте. Иң әһәмиятлесе, аларда ир ир урынында, хатын хатын урынында иде. Өч бала тудырып үстерделәр алар. Ике кызлары һәм уллары, үзләре кебек үк, бернинди эштән дә курыкмадылар, чирканмадылар һәм шул ук вакытта белемле булырга да тырыштылар, укыдылар. Саниянең вафатыннан соңгы сөйләшүебездә ире дә: «Рәхмәт инде үзенә, балаларны тормыш алып барырлык хәлгә китереп калдырды. Аллага шөкер, өчесенең дә бүгенге көндә торыр урыннары, тотынып эшләрлек һөнәрләре бар», - диде. Соңгы елларда аерым йорт җиткереп, аерылып чыккан уллары Марс белән киленнәре Алсу, үзләре мал-туар асрап, мунчаларын җиткереп, инде ата-аналарын андый мәшәкатьләрдән арындырганнар да иде. Сания белән Мөдәррис гаиләсендәге кануннар хәзер уллары Марс гаиләсендә дәвам итә.
Без гомер буе Сания белән туганнарча аралашып яшәдек. Үзем дә бер әнигә бер кыз гына, якын туганнарым булмаганга, ераграк яшәсәләр дә, аларга Тукай районының Теләнче Тамак авылына баргалап йөри идем. Ул үзе, билгеле инде, бигрәк тә әле әни исән чакта, безнең өйгә килеп керүгә: «И туган йортым!» - дип, колачын җәеп шатлана торган иде. Авылына кайткан саен Сания күрше авылда яшәүче әнисенең хәлен белергә бармыйча калмый иде. Әнисе вафат булганчы күчтәнәчләрен, бүләкләрен гел илтеп торды. Ул: «Әнием тугыз ай корсагында йөрткән бит мине, язмышы шундый булгандыр, күңелемдә аңа карата ачу йөртә алмыйм инде», - дия иде. Әйе, әнисенең дә бәхете тулы булмады шул. Санияне һәм аңа кадәр тудырган тагын бер кызын ташлаган ана, соңгы тудырган улы авыру булып, гомере буе шул баласын карап яшәде.
Үзе дә, балалары да соңрак гаилә корганга, Саниягә, олыгайгач, оныклар карашырга туры килде. Адәм баласына ял кирәк бит ул, ә ял итәргә аның бер дә вакыты булмады. Үзе күрмәгән ана рәхәтен балаларына артыграк та бирде бугай Сания. Ә андый аналарның үзләрен карарга, билгеле инде, вакытлары калмый. Шуңадыр да, олыгая төшкәч, йөрәк авыруыннан интекте ул. Баштарак дәваланып йөргән булса да, соңгы вакытларда оныкларын ташлап чыгып китә алмады. Иртәрәк китте бугай Сания бу дөньядан. Тик шунысы куанычлы, үзеннән соң ышанычлы токымы, нәселе калды, югыйсә япа-ялгызы башлаган иде бит ул тормышны.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading