16+

Әти-әнисенең “хәтерсезлеге” аны ике исемле итә

Лаеклы ялга чыгар алдыннан никахларын закон белән беркетергә уйлаган өлкән парлар, балалары исемен яздырганда аз гына буталалар да, Гүзәлия дип яздыралар.

Әти-әнисенең “хәтерсезлеге” аны ике исемле итә

Лаеклы ялга чыгар алдыннан никахларын закон белән беркетергә уйлаган өлкән парлар, балалары исемен яздырганда аз гына буталалар да, Гүзәлия дип яздыралар.

Бишектә чакта колагына мулла кычкырган исеме – Розалия.

Эшсөяр кыз

Буа районының Яңа Тинчәле авылында килеп чыккан ошбу буталчык кызның тормышында әллә ни мөһим роль дә уйнамый. Әти-әнисенең ипле тәрбиясенә, 7 бала арасында наз-мәхәббәт тоеп үсүенә бик тә рәхмәтле ул!

–       5 кыз, 2 ир бала идек, гаиләбез ишле булса да ризыкка кыенлык күрмәдек. Әти белән әнинең тырышлыгы бәрабәренә бик матур, мул тормышта яшәдек. Әти балта остасы иде мәрхүм. Авыл саен өйләр салды, берсеннән кайтып кермәс борын икенчеләр чакырырга килерләр иде. Әни бәгырькәем, чөгендер кырыннан кайтып кермәде. Аның янында без бит инде, җәе буе кырда кояш астында чегән балалары кебек каралып бетә идек, хәзер генә кызынырга урын эзләп, көннәр буе пляжда яталар. Ял эләкмәсә дә балачагымны сагынам, иң рәхәт еллар ул! Әни бик чибәр, зирәк иде безнең, гомере буе әтигә юл биреп яшәде, менә шуңа күрә генә бәхетемнән уңдым, дия иде, – дип сөйли Розалия ханым Юнысова.

Балачак еллары беләге ныгыр-ныгымас мәлдән үк хезмәткә җигелүләре белән күз алдына килсә дә, тәмләп сөйләве, шул елларны сагынуы сокландыра. Әтисенең эшкә киткәндә бүрәнәне буйга карандаш белән сызып китүе – кызына эш куша. Розалия иртәнге йокысыннан торуга, балта белән шул сызык буенча тигезләп, бүрәнәне юынырга тиеш була. Әтисе төшке ашка кайткач, кызының кимчелекләрен төзәтә дә, икәүләп бүрәнәне бурага утырталар. Төштән соң тагын бер бүрәнәне эшкәртә кыз. Терлекләргә дип яңа сарайны да икесе эшлиләр, Розалия кул астында йомышчы, анысын-монысын җәһәт кенә алып килүче, ялгышса эләгә, кич җитеп, эштән туктагач әтисе мактап күңелен дә үсендерә.

– Мәктәптән соң чүпрә заводына эшкә кердем. Күп эшли алмадым инде, кияүгә чыктым, – ди әңгәмәдәшем.

Ияләшүе кыенрак була әлбәттә

17 яшеннән биленә килен алъяпкычы яба. Әти-әнисе каршы да килә, ашыкма әле бала, дип тә киңәш бирә. Күкләрдә укылган никах җирдәге ике гаиләне сүзгә керми генә туганлаштыра.

–   Рифкать безнең авылга туйга килгән иде. Беренче шунда күрештек. Минем әле тугызынчы сыйныфта гына укыган чак. Өстендә зәңгәр костюм-чалбар, күзләре зәп-зәңгәр! Мин дә ошаттым аны, үзенә сиздермәсәм дә бик яратып калдым. Аннары ул армиягә китте. беркем белән дә йөрмичә, ике ел көттем үзен. Киләсен сизенә идем, вәгъдә бирмәсәм дә ятларга күз салмадым. Армиядән соң ул килде! Урлап китмәсеннәр, дип тиз тотты да инде. Җаным-тәнем белән яратам, синсез бер көн дә тора алмам дигән сүзне гомере буе әйтте. Бик матур яшәдек без, – ди Розалия ханым.

Ят гаиләгә килен булып төшкән көне дә исендә. Ияләшүе башта кыенрак була әлбәттә, яшерми. Өстәлдә ипи үрелеп алырга да ояла идем, ди.

–  Кайнанам полиартрит чиреннән урында ята иде. Ул мине үз кызы кебек кабул итте, рәхмәт. Аяк-куллары хәрәкәтләнми, кайнатам аны бәби караган сыман тәрбияләде. Кайнанам яшьлегендә ачык кабиналы тракторда эшләгән, салкыннарда җил кыйнау кая китсен инде. Миннән гыйбрәт алып, үзегезне саклагыз дип әйтә иде. икенче балам тугач, кайнанам бакыйлыкка күченде. Бик яшисе килә иде аның, оныкларымны кулыма алып сөя алмасам да күзләрем белән дә кочаклыйм мин аларны, ди иде. Кайнатам аннары өйләнде инде, ир-атка үзенә генә яшәве бик авыр бит. Без дә Рифкать белән Тольятти шәһәрендә яши идек инде, – ди Розалия ханым.

Авылда гаилә корып та, читкә чыгып китүләренең сәбәбе – Рифкать әфәнде кулына автомобильләр заводында эшләргә юллама бирәләр. 1980 ел ул. Йөкле хатынын җитәкләп юлга кузгалган ир, читтә мул тормыш корса да, туган ягына юлны онытмый. Розалия ханым да хезмәт юлын станок артында башласа да, укып, әйдәп баручы инженер баскычына кадәр күтәрелә.

–  1981 елны Эльмира кызымны, 1983 елда Русланымны, 1987 елны Радик улымны таптым. Иремнән уңдым, сандугач дип эндәшә иде, бер бөртек тә авыр сүз әйтмәде, әмма язмыш барыбер бәхетемне китек итте. Төпчегемне югалттым, йөрәгемдә мәңге дә төзәлмәс ярам ул...  – ди Розалия ханым.

Яңа казык кагыла

Язмыш әмере белән янәдән авылга әйләнеп кайталар. Бала хакын хаклап! Татар Буасы авылыннан ике катлы зур гына йорт сатып алалар.

–  Кызыбызның улы Тәтешкә укырга керде. Аны атна ахырында алып кайтып, мунча кертеп, киендереп, бер атнага җитәрлек ризыгын биреп, илтергә кирәк иде. Бер ел шулай матур гына яшәдек без. Тик ирем 2018 елны вафат булды. Кинәт кенә чирләп китте, авырганын кайткач кенә белдек – яман шеш... 120 килограммлы кешенең 51 килограммга калуын күз алдына китерәсезме? Тернәкләнәсенә шул кадәр өметләнде ул. “Сандугачым, авылга алып кайтып калдырганга үпкәләмисеңме?” – дип бик кыенсынды үзе. Китәсен белде... Сыңар канат белән дә сынатмадым, туганнарым ярдәме белән оныгымны укытып бетердем мин. Үзе дә бик тырыш булып чыкты, Тәтештәге хәрби училищены тәмамлап, Санкт-Петербургка хәрби академиягә укырга керде. Быел менә укып бетерә инде, – ди Розалия ханым.

Иренең вафатына 6 ел, шул вакыт эчендә ире ире туганнарының ярдәм итеп яшәвенә бик тә рәхмәтле ул.

Бала хәсрәте яман

Эльмира әти-әнисе нигезендә төпләнсә, Руслан улы Себердә төпләнгән.

– Радик улым коронавирус белән чирләп китте. Бик авыр иде хәле, хастаханәдә ятканда безнең безнең белән сөйләшә дә алмады. Дәваланып, эшкә чыккач, креслосында утырган җирдән өзелгән. Иртән шалтыратты ул, кызларымны укырга илттем, барысы да яхшы диде, кәефе дә әйбәт кенә иде. Куртка алган, аны фотога төшереп җибәрде. Ә үземнең эче пошты. Йөрәге болай да саусызрак иде, чирләгәч тәмам бирешкән. “Нәрсә булды соң әле минем белән?” – дип башын күтәргән дә, өзелгән дә, бер кабинетта утырган Денис исемле хезмәттәше “Ашыгыч ярдәм” дә чакырткан... Әтисе кабере янына алып кайтып җирләдек. Ачык күңеле, аралашучан, гитарада уйнап, бик матур җырлый иде, балакаем. Вафатына ике ел менә, үтә вакыт. Оныкларыма ярдәм итеп яшим, барып балаларны киендереп тә кайтам, кызым артыннан бакчамдагы бәрәңгегә кадәр төяп җибәрәм. Үзем исән чагында ярдәмемне ташламыйм инде. Киленем бик әйбәт, – ди Розалия ханым.

Хәсрәтен җиңәргә хезмәттә булуы да ярдәм итә. Авылдагы мәдәният йортында 6 елдан бирле сәнгать җитәкчесе булып эшли ул. Баштарак өйдә утырасы килмәсә, хәзер хәсрәтен җиңеләйтер өчен булса да аңа кеше арасында булу кирәк.

–  Авыл халкын бик яратам. 6 авыл халкы үзешчәннәре берләшеп, сәхнәдә спектакльләр куябыз. Бушрак чакларымда бәйлим, тегәм, чигәм. Балачактан бирле энә-җеп кулымда. Хәтеремдә әле, көтүгә ияртеп бардылар, әнинең алъяпкычын кисеп курчак әмәлләгән идем. Балаларымны да бәйләп киендердем, Хәзер дә бәйлим. Кирәклектән дә түгел, җаным тынычлана, күңелемә рәхәт, бәйләгәндә уйларымны бер җепкә салам, – ди ул.

Язмышы аңа тагын бер сынау әзерләгән – икенче ир белән никахланырга насыйп кылган.

–  Таһир Гыйматдиновның 7 ел элек хатыны үлгән иде. 4 ел элек аның белән кушылдык. 92 яшьлек әнисен тәрбиялибез. Таһир хәмер белән кайнашмый, тәртипле. Дөрес, балалары мине кабул итмәде, әтиләренә дә ачулы иделәр. Хәзер җайланып киләләр инде, нишләтәсең, тормышның чуалчык чаклары да күп. Минем үз малым үземә җиткән, кешенеке кирәкми. Әмма ялгызлык коточкыч нәрсә икән, Рифкатьне югалткач аңладым. Никахланыр алдыннан Рифкать төшемә керде. Йортыбыз янына кайткан да, елмаеп карап тора миңа. Ризалыгы икән дидем. Таһирга кияүгә чыгар алдыннан озак уйладым, – ди әңгәмәдәшем. – Минем балалар аңа абый дип эндәшәләр, чит күрмиләр. Кышын аның өендә торабыз, авылдан әнкәйне алып киләбез, җәй җитсә ул үз өенә кайта, без дә минем йортка күченәбез. Әнкәй янына өч көнгә бер кайтып йөрибез. Әнкәй мине бик ярата, Аллаһы Тәгалә мине картлыгымда кызлы итте, ди. Матур яшик, якты тормышларыбызның кадерен белик, гомер санаулы бит.  

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading