16+

“Әтием исеме урынында документларда сызык тора...”

Буа районының Суыксу авылында яшәүче шагыйрәбез Динә апа Камалетдинованың тыйнак каләменән тамган шигырьләре 1000нән артык.

“Әтием исеме урынында документларда сызык тора...”

Буа районының Суыксу авылында яшәүче шагыйрәбез Динә апа Камалетдинованың тыйнак каләменән тамган шигырьләре 1000нән артык.

Җырлары гына да 100ләп! Элек кенә түгел, бүген дә нык популяр алар. Бүген-иртәгә халык хозурына чыгарга торганнары да бар. Хикәяләр язудан да туктамый ул, интернет челтәрендә дә актив. Ипле гомер көзләрендә тормыштан ямь табып яшәүче Динә апа янына сугылдык. 

“Пенсиямне кисәргә керештеләр”
– Яңа гына кибетләрдән кайтып йөрдем. Әллә ничәсенә сугылдым, алырлык әйбер күрмәдем. Кибет киштәләре тулы югыйсә. Начар гадәтем бар, Сабан туена барсам да, әйбер карап йөри белмим мин, – дип башлаган сүзенә ялкын өстәдем. 

Аның каравы интернетта ут яндыра бит! Шигырын дә, хикәяләрен дә халык хозурына язып куя. Язылучылары көтеп кенә тора, яратып укыйлар, анрдагы комментарийлар! 

– Интернетны җиңел өйрәндем, мин бит машинистка булып эшләгән кеше. Шигырь белән хикәяләремне турыдан туры язам, бер мәртәбә дә укып чыкмыйм, төзәтергә туры килсә, тамырыннан ук фикерем үзгәрә дим дә, ничек язылган шулай урнаштырам. Белмәгәненә оныклар өйрәтә. 

– Бүген дә иҗатта булуыгыз чын-чынлап сокландыра, Динә апа!
– Әй, иҗат дисең дә... Бу яшьтә безгә ул да зыянга эшли. Узган ел “Бер генә минутка” җырымның сүзләрен китапка керттеләр. Чыкты бит, чакыргач Казанга барып, акчасын кул куеп алдым – гонарар ише әйбер түләделәр, китапны култык астына кыстырып кайтып киттем. Менә шуннан соң ай саен бишәр мең сум пенсиямне кисәргә керештеләр, мин, имеш, Татарстан китап нәшриятендә эшлим! Язмаска ант итәрсең. 5 айдан соң җайланып кына киткән иде, монысында тагын пенсиямне 5 мең сумга кимрәк китерделәр – кискәннәр. Менә уйлагыз инде, гонорар хакына ни чаклы акчамны югалтам. Китап нәшриятына хат яздым, башка миннән бер әйбер дә сорамагыз, дидем. Язмыйча тора алмыйм анысы, әле бүген икенче улымның туган көне, язган шигыремне интернетка куйдым, рәхмәт, егылып укыйлар, яраталар. Күңел үсендереп матур сүзләр язалар. Туктамыйча язган вакытларым булды. Авыл үзешчәннәре өчен язган пьессаларым да әллә ничәү. Күп районнарда куйдылар. Ике китабым чыкты. Берсе дә таралмады халыкка. Китабымны төяп кайткан кичне мине хастаханәгә илтеп салдылар, куанычын да, кызыгын да күрмәдем. Шул ягы уңай инде, кунакка күчтәнәчкә кыстырып барам. 

– Язудан тыела алмыйсыз, димәк?
– Юк. Ташкын кебек ургыла ул. Балалар орыша, язмадың түгел, җитәр, нигә кирәк ул, диләр. Җаныма рәхәт. 10 ел буе “Безнең гәҗит”кә Гайникамал исеме белән яздым, аны берәү дә белмәде. Аңа да исем китмәде, тирәнгә төшеп борчыла торган кеше түгел мин, өстәнрәк карыйм, акчамны киссәләр дә, түләмәсәләр дә, бер әрним дә кичерәм – холкым шундыйрак. Кызып ут капмый, суынып боз катмый, артык дулкынланудан үзеңнән кала кемгә зыян? Дустым шалтырата, бер шигырь укыдым, бетереп синең язуга охшаган, ләкин авторы башка, Гайникамал дип куелган, ди. Дөрес, башта Илфат үзе дә белмәде, соңгы елларны гына әйттем. Гадәтем дә кызык, дәфтәр бите тулганчы язам да язам, шигырен, хикәясен. Тулгач кабат укымыйм, конвертка салам да, адресын язып, Миләүшәгә бирәм, ул почтага илтеп сала. Үземдә берсе дә калмый. 

 Әтисез дә, ирсез дә...
– Ирем Буа хастаханәсендә 51 көн ятты. Аягы гына шешкән иде. Ә бавыр циррозы дигән диагноз куйдылар. Көн дә янына да барам, елый-елый кайтам. Өйгә кайткач, ике ай гына яшәде, 48 яшендә китеп барды. 44 яшемдә тол калдым. Төпчегем тугызынчы сыйныфта гына укый иде. Кайнанам шул вакыт: “Ирем сугышта үлгәндә 21 яшендә генә идем. Үлгәннне тергезеп булмый, 3 балаңны уйла, бетеренеп елама!” – диде. Кайнанам белән бер сүздә 30 ел бергә яшәдек. Үз әниемне дә алып килдем әле, безнең янда 12 ел гомер итте. Соңгы елны олы улым да өйләнде. 

Ике кодагый үзара килешәләр идеме?
– Ничек кенә! Синең өчен мин туган да, минем өчен син туган иде дуслыклары. Кайсы көнне кайтып керәм дә тетәләр мине икесе бер булып, эштә имеш, шул кадәр вакыт нишләп ятарга кирәк!? Берсендә икесе үпкәләшкәннәр. Әни әйтә: “Китәм, күршеләргә булса да кереп торырмын”, – ди. Кайнанам да төргәген әвәли: “Кызымда кыш чыгарга кала”, – дигән була. Коймак тугладым да чәй эчәргә чакырдым, әй куанышып чыгып утырдылар. 

– Ирсез хатынга ни эшләсә дә сагаеп карыйлар.
– Мин гомерем буе ир-атлар арасында эшләдем. Башта хат ташучы, аннары учетчик, шуннан авыл советына кердем. Аннары колхозга машинистка итеп алдылар да, 22 ел эшләп, 57 яшемдә лаеклы ялга чыктым. Гаепләрлек сүз сөйләшмәдем, тапланырлык эштән ерак тордым, сеңлем. Урамыбыз белән ирсез хатыннар, үзебез җигелеп, тормыш сөйрәдек. 

– Балачакта да әти терәге күреп үсмәгәнсез, язмышыгызга үпкәләмисезме?
– Язмышка тел тидергәнем юк. Әтине белмим дә. Ул күрше авылныкы гына, әнигә йортка кергән, ләкин әби аны яратмаган, ул үзе дә әбине өнәмәгән. Миңа ике яшь чакта чыгып киткән, әни аңа иярмәгән, әнисе янында калган. Әти белән аралашмадык. Әни ачудан минем исемемне дә үзгәрткән – Розалия булганмын, Динә иткән, Фәйхетдинова дигән фамилиямне Камалетдинова дип яздырган. Әтием исеме урынында документларда сызык тора, имеш мин әтисез бала. Кайбер әсәрләремне Розалия Фәйхетдинова дип яздым. 

– Әниегезгә үпкәләмәдегезме?
– Каты холыклы иде ул мәрхүмә, әйтте икән шартлатып өзә, икеләнерлек, артка борылып карарлык юл калдырмый. Кичке мәктәптән соң укырга керәсем килә бит, әни каршы төшә. Үҗәтләнеп имтихан бирергә киттем. Әни ачудан бөтен язган язуларымны, шигырь дәфтәрләремне, айлыклап тегеп барган “Казан утлары” журналларын макулатурага тапшырган. Кайтсам өйдә берни юк. Керә алмадыңмы, ди. Кердем димен. Барыбер укырга бармадым, әнинең сүзен як астына салмадым. Ләкин күңелемә шул кадәр кыен булды... 

– Үз әтиегезне ялгыш та бер күрмәдегезме? 
– Әни хастаханәдә ята иде. Хәлен белергә бардым. Әти сөт ташый икән, Насертдин кызың килгән, Рәфигаң авырып киткән, дип күрше абый әйтте аңа. Борылып карады да дәшмәде. Бик ярлы идек, әни янына да коры кул килгәнем истә. Җиде айдан бик зәгыйфь кенә булып туганмын. Колакларым да купмаган, әби мескенем, каурый алып, шуның бер башын үзе авызына каба икән, икенче очын минем иренгә тидереп сөт эчергән, имәрлек тә рәтем булмаган минем. Менә шул каурый эше түгелме икән дим минем каләм тибрәтүләр?! 

– Балачакта әтиле буласы килгәндер?
– Юк. Күршеләрдә 10 бала, көн дә урамда куналар иде, ә мин әби куенында, сәләмә юрган ябынып булса да җылыда йокладым. 
Иҗат караклары күп хәзер...

– Беренче җырыгыз кайсы иде, Динә апа?
– Фасил Әхмәтов “Мәхәббәтем эзлим” шигыремә көй язды. Үзем дә сыер сауганда җырлый идем, тавышым матур. 

– Фирзәр Мортазин да сезгә бик рәхмәтле булырга тиеш, аның белән аралашасызмы?
– Юк. 70 яшьлегемә килеп җырлап китте, 75 яшьлегемә дәшкәч, вакытым юк, диде. Үпкәләмәдем. Мин аннан шигырьләрем өчен 10 тиен акча да алганым булмады. Җырларымны җырлаучылар күп – Айгөл Сагынбаева, Рәсим Низамов. Марат Галимов берничә яңа җырымны чыгарырга җыена. Үзе сорагач 10лап шигырь язып җибәрдем мин аңа.

– Хәзер тема урлау белән мавыгалар. Хәтта кеше әсәрен үзенеке иткән очраклар бар. Сезнекеләргә кул сузганнары юкмы?
– “Син минем яшерен серем идең” дигән хикәямне интернетка куйган идем. Берзаман ни күрим, “Сельчанка” төркемендә шул әсәремне Гүзәл Салихова дигән икенче бер автор башкорт телендә үз әсәре итеп куйган. Исеме үзгә – “Яшерен мәхәббәт”, герой исемнәрен үзгәрткән, калганы сүзгә-сүз туры килә. Яздым моңа, үз әсәремне дә җибәрдем. Ул аны конкурска җибәргән. Гафу үтенде. Откан бүләген дә миңа җибәргән. Үзе зур гына урында эшләүче кеше.

– Оныклар арасында иҗатка тартылучысы юкмы?
– Юк, язган шигыремне дә сөйләмиләр. Иң кечкенә оныгыма 17 яшь тула, ике сүзенең берсе – әби дә, әби. Йокларга ятар алдыннан да бүлмәмә бер кереп чыга. Нефтьче булырга укый. Үзем дә бик яратам Гадел оныгымны. Янымдагы төпчек улым Рушанның икенче улы ул. Балаларымнан уңдым, ике улым да авылда калды, эшкә бик осталар. Рушаным 16 ел элек кенә зур гына йорт салып чыкты. Болын кадәр өйдә яшим, рәхәтем зур. Киленем Миләүшә дә эшкә череш, кайтуга бакчага чыгып ябыша, тәртипле булса йорт-җир ямьле шул. Ике киленем дә авылда әбиләр карый, кеше үзенекен дә тәрбияләми, минекеләр җиде ятны үз итә, дим. Ике улым да нефтяник. Кызым авылда китапханәче. Киявем гомере буе күмәк хуҗалыкта эшли, куптарып та ала алмыйлар, акчалы эшкә чакырсалар да күнми.

– Хәзер бер китап чыгарсалар язучылар берлегенә керергә кызыгалар. Сез бит анда да күптән лаек шәхес. 
– Рафис Корбан, керергә теләмисеңме, дип телләп сорады. Юк, өемдә генә утырам, мәйтәм. Нәфесләнеп йөри дә белмим, кирәге дә юк. Берлексез дә мин – Динә Камалетдинова. Җырларымны ил белән җырладылар – беләләр. 79 яшемне куып барам, колагым ишетә, күзем күрә, үземә җитәрлек куәтемдә. Мин булган тормышыма болай да бик канәгать. 

Язмага реакция белдерегез

20

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading