16+

“ Әтисе киткәндә урам тутырып елап калды...”

Бүгенге сынауларга китергән сукмагы аны балачагыннан бирле әзерли килә.

“ Әтисе киткәндә урам тутырып елап калды...”

Бүгенге сынауларга китергән сукмагы аны балачагыннан бирле әзерли килә.

Ярдәмгә мохтаҗ яралыларга ярдәм итәргә, ә моның өчен бернидән дә курыкмаска, хәтта үлемнең үзеннән дә көчлерәк булырга өйрәтә!

“Язмышлар кабатлана икән...”

Менә шул кыюлыгы аңа алгы сызыктагы иптәшләре иңенә иңен терәрлек көч бирә. Фельдшер ул. Саба районының Шәмәрдән бистәсендә туып, Буа районының Татар Буасы авылында төпләнгән Илнур Миңнуллин моннан ике ел элек тәвәккәл адым ясый – Россиянең Оборона министрлыгы белән контракт төзи. Бер ай элек кенә өченче мәртәбә ялга кайтып киткән. Соңгысы икенче улы – Раил туу хөрмәтенә бирелгән. Олы улы Наилгә 4 яше тулып килә, әтисен бик сагына, диләр. Әмма өйдәгеләрнең тәрбиясе кырыс – без ничек тә түзәрбез, әтиең анда кирәк! “Анда” дигәннәрен Наил аңлап җиткермәсә дә, әнисе белән әбисе теленнән ишеткән сүзнең мөһимлегенә ихластан ышана, әлбәттә.

– Әтисе киткәндә урам тутырып елап калды. Көч-хәлгә күңелне тыя идек, бала сагышына түзәрлекме, чишелде – бүген дә күздән яшьләр кипми. Көн дә изге теләктә без, гел догада. Илне якларга киткән батыр егетләргә Аллаһыдан  исәнлек, ил-көнебезгә иминлек сорыйбыз. Барысы да җайланыр, әлегә менә түзәргә, безгә сабыр итәргә, егетләргә нык тырышырга кирәк, – ди Илнурның әнисе Илһамия ханым Миңнуллина.

Нәсел тамырлары Саба туфрагыннан шытым бирсә дә, Илһамия апа – балалары, ә 4 баласының әниләре хакына яшәве чит төбәккә ныгытып бәйләгән. Хәер, алар биредә беренче көннән үз инде.

– Китап язарлык безнең язмышлар... Әнием Мәүсимәгә 85 яшь, Сабаны сагынмаган көне юк, ләкин монда улым гаиләсенә кирәгрәк икәнлекне белеп, сагынуларга түзеп яшибез. Әни мине ялгыз үстерде. Әти белән аерылышканнар. Язмышлар кабатлана икән, сеңлем, үзем дә иргә чыгып, ике баладан соң сыңарлыкны сайладым. Ирем мәрхүм инде. Әти вафаты алдыннан әнисенә: “Бу нигездә ике оныгым белән кызым яшәр, алар белән Мәүсиләм дә кайтыр! Арыган картлыгыңда сине тәрбияләрләр, сүз әйтмә!” – дигән. Гөлҗиһан әбине алты ел карадык, мунчага әни белән икәү күтәреп бара идек. Хатын-кыз кулына калган тормыш җиңел түгел, сеңлем. Иске йортны сүтеп, әни белән яңасын салдык. Интегүләр... Эзсез узмады берсе дә – улым унберенчене тәмамлаган елны пычак астына кереп яттым. “Исән калсам, берәр ятимне әниле итәр идем, һич авырыксынмам – Аллаһым гомер генә бир”, – дип ялвардым. Үләм дигән җирдән кабат күтәрелдем. Әйткән сүзне үтисе калды, – ди әңгәмәдәшем.

Дуслар-туганнар аның ниятенә каршы килә. Ике ел сүз көрәштерә. Абыйсы белән кечкенә чагында ук әниләреннән сеңелкәш сорап тилмертүләрен дә исләренә төшерә. Ахыр чиктә, әнисеннән качып, ятимнәр йортына китә. Үзе кебек җирән чәчле кыз сорап тинтерәтә. Кара тутлы 8 яшьлек кыз бала күрсәтәләр. Юк дисә дә, Марина килеп кочаклагач, эри бит йөрәге, кулыннан җитәкли дә ишеккә юнәлә.

“Балаларым да, әнием дә бик әйбәт”

– Илнурдан соң Диләрә исемле кызым бар әле. Маринаны сеңелләре күреп, мәктәптә дә саклап кына йөрттеләр. Илнурдан соң Диләрә дә башкалага укырга китте. Марина үзе генә калды. Иптәш кирәк. Язмышыма, сынаса да, бик рәхмәтле мин. Балаларым да, әнием дә бик әйбәт, беркайчан да ялгыш эшлисең димиләр, алар миңа гел терәк, – ди Илһамия ханым.

Күңелгә кереп оялаган уе тынгы бирми аңа – үзе кебек җирән чәчле кыз бала үстерәсе килеп, кабаттан ятимнәр йортын ачып керә. Үзенә охшаган, җирән чәчләре бөдрәләнеп торган сабый – арада иң кечкенәсе. Кулдан-кулга йөри. Җитмәсә зәгыйфь... “Әни!” – дип кочаклаган 5 яшьлек кызны алырга кодалыйлар. Кара чәчлене кем дә ярата, ә менә җирән чәчлесен мин генә ярата беләм, үзем кебек үк бит ул, ди Илһамия апа.

– Култык астына тере төенчек кыстырып кайтып керде. Күргәч елап җибәрдем. Тез башлары галәмәт зур – тезләнеп йөргән, аяклары кәкре... Рахит моның. 2,7 яшьлек кенә үзе, өстәл артында туктамыйча ашый да ашый бу. Җитәр дим, кызыма, алып куй, ризыгы кызганыч түгел, тәмле нәрсә күргәне юк, шартлаганчы ашап авырмасын, мәйтәм. Бер урында тик тора алмый, ян-якка, чайкала, сәгать угы диярсең. Шалтыратып сорадык, балалар йорты синдромы, ике көннән ул гадәте юкка чыга диделәр. Шул баланы кеше итәргә кәҗә алдык, – дип сүзебезгә кушыла Мәүсилә апа.

Илнурның инде медицина өлкәсендә колач яра башлаган чагы. Массаж серләрен өйдәгеләргә дә өйрәтә. Ял арасында Регинаның тотнаксыз аякларына Илнур үзе массаж, төрле күнегүләр ясый, атна уртасында бала мәшәкате өйдәгеләр җилкәсенә өелә.

– Җәен урманнан кайтып кермәдем, чебен гөмбәсен җыеп, спиртка салам да, шешәдә килеш 40 көн җир астында төнәтер өчен тирән итеп казып күмә идем, шуның белән аягын удык. Хәзер әнә Регинабызның аягы – туп-туры, сылу гәүдәле – ди Илһамия ханым. – Илнур кызларның үз әниләрен эзләп табасы килеп, интернетта караштыргалый башлаган иде, Регинаны тудырган ханым мәрхүм икән, шуннан соң үзенә әйттек. Ятимнәр йортыннан алынганлыгын да белмичә үсте ул. Артык кайгырмады. Ә Маринаныкы исән иде әле, барыйк, күрешик, сиңа гомер биргән кеше – газиз әниең ул дип тә әйтеп карадым, юк, минем әнием – син, диде дә сүзне өзде. Маринаны кияүгә бирдек. Абыйсы юлыннан китте – шәфкать туташы булып эшли. Регина яныбызда. Аны авыл мәктәбендә укытасы килмәде. Болай да Илнур белән Диләрә яныннан кайтып кермәгән ана мин, йорт-җирне сатып, Казанга күчендек. Регина коррекцион мәктәптә укыды. Күп сәләте ачылды, матур җырлый, бии. Үз ишләре арасында ныгыды ул, – ди Илһамия апа.

“Ант биргән егет мин”

Бала күңеле даланы ук иңләмәсә дә, сабыйлары өчен янган йөрәк читенә җирсү хисе килеп керә. Ашлы туфрак кирәк исән кешегә, бакчада чыгып кайнашасы килә. Сагыш кайнаган җанга дәва табып, менә шушы нигезләренә күченәләр.

– Илнурны өйләндердек бит. Киленебез Гөлия Татар Буасыныкы. Авылда буш йорт бар, кайтсагыз – җыйнаулашып сатып алабыз, диләр. Әнигә шул сүз җитә калды. Безнең арттан Илнурлар да Буага күченде. Балаларым белән бер гаилә булып яшибез, сүз саен алар – минекеләр, дип яшәвемнең әҗере дә шушы, – ди  ул.

Иске йортлары әкренләп сипләнеп килә. Кайсы почмагына карама – Илнур хезмәте. Соңгы ике ел эчендә төзекләндерү эшләре тукталып торса да, Илһамия апа ил язмышын бар нәрсәдән өстен куеп сөйләшә.

– Илнур 6 яшеннән табиб булырга хыяллана иде. Мең бәла белән тапкан фанерны кисеп ала да, су буеннан бака тотып кайта. Тегеләрне, аякларын аерып, фанерага кадаклап куя. Операция ясыйм дип, эчләрен яра, ниләр бар дип карый, өйрәнә иде. Бала гына бит югыйсә! Күрше кызлары: “Без синең белән уйнамыйбыз, син тычканнары, бакаларны тотып, эчләрен ярасың” – дип үпкәлиләр дә иде үзенә. Табиб буласы килә иде аның. Кесәбез сай – күрә... Балаларны үстергәндә артык бер үгез сатып ала идем – карыйлар, ашаталар, итен саткач акчасына өсләренә кием алам. Кызлар өлешендә каз-үрдәк үсте. Беренче курсны бетергәч, Илнур интернеттан карап сарай салды. Күрше бабай һәр көнне иртән керә дә өйрәтә. Тәвәккәл таш яра, диләр. Илнур курку белмәс егет. Контракт төзегәнен белгәч, яшермим, утка сикереп төштем. Безнең хезмәт анда бик кирәк, диде. Башта бер, аннары ике айга барып кайтты. Дүртенче мәртәбә китте менә. Алгы сызыктагы егетләр янәшәсендә әҗәл тырнагыннан гомер чүплиләр. Кайткан саен уйчанрак күрәм үзен, холкының сабырлыгы төпле дә, тәҗрибәсе үзгәрә инде – күпне күрәләр. “Алар – анда, мин монда була алмыйм. Ярдәмгә мохтаҗ кеше гомере өчен өчен көрәшергә ант биргән егет мин”, – ди. Кире уйларга күндерергә тырышканым юк. Ул төпле ир, нишләргә кирәген үзе дә әйбәт белә. Илен сакларга китүе белән өч сеңлесенә, ике улына үрнәк ул, – ди Илһамия апа.

Егетнең батырлыгы яуда сынала дигән борынгылар. Ике елга якын гомерен кырыс шартларда гаделлек өчен көрәш юлында үткәргән Илнур Миңнуллин кебекләр күбрәк булсын иде арабызда. Аның илен яратуы, куркып калмавы – үзе зур батырлык!

Язмага реакция белдерегез

9

0

5

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading