16+

Айсинә бе­лән Илнур Сабирҗановлар: «Безне конфет кавыштырды»

Күптән түгел Теләче районы Лесной бистәсендә укытучылар гаиләсендә кунакта булдык. Айсинә бе­лән Илнур икесе дә мөгаллимнәр: берсе татар теле һәм әдәбияты, икенчесе технология, география укытучысы. Аларны таныштырган урын да - мәктәп.

Айсинә бе­лән Илнур Сабирҗановлар: «Безне конфет кавыштырды»

Күптән түгел Теләче районы Лесной бистәсендә укытучылар гаиләсендә кунакта булдык. Айсинә бе­лән Илнур икесе дә мөгаллимнәр: берсе татар теле һәм әдәбияты, икенчесе технология, география укытучысы. Аларны таныштырган урын да - мәктәп.

«Безне конфет кавыштырды», - ди алар үзләре, шаяртып. Яңа гына диплом алган яшь укытучы Айсинә Лесной мәктәбенә эшкә килә. Яшь укытучылар дәресләрдән соң укучылар белән түгәрәкләрдә шөгыльләнәләр. Илнур белән Айсинә шунда якынрак таныша. Бер укучы укытучысы Илнур абыйсына конфет бүләк итә. Айсинә исә кыюланып: «Бу конфетны миңа бирмисезме?» - дип, үзенә сорый. Илнур конфет белән генә сыйлап калмый, шул көнне Айсинәне озата да кайта. Менә инде 11 ел бергә иңне-иңгә куеп, тигез, тату гомер кичерә алар. Өч бала үстерәләр. Авылда төпләнеп калган яшь гаиләләргә каралган дәүләт ярдәме нигезендә, йорт салып ­чыкканнар. Мал-туар да асрыйлар. Илнур электән үк умартачылык белән шөгыльләнә.

Сабирҗановларда һәркем үз эше белән мәшгуль. Олы балалар - Илмир белән Айзилә әле яңа туган энекәшләрен тәрбияләргә булыша. Балалар әти-­әнисеннән күптән үзләренә иптәш сорап йөргәннәр. Бер эт булса да алыгыз инде, дип йөдәткәннәр. Ә Ходай аларга иң зур бүләк - энекәш насыйп иткән. Хәзер әнә нәни Илмазның яныннан да китмиләр. Балалар кечкенәдән эш сөючән булып үсә. Өй эшләренә дә әти-әнисенә булыша.

- Балага тегене эшлә, моны эшлә дип аш бүлмәсеннән генә кычкырып торсаң, ул сине ишетмәячәк, әлбәттә. Аны яныңа чакырып, күзенә туры карап сөйләшергә кирәк. Шөкер, балалар тыңлый, ярдәм итәләр, - ди Айсинә.
Гаиләдә савыт- саба шалтырамый тормый, бәхәсне зурга җибәрмәс өчен ниш­лисез, дип кызыксынам.

- Гаиләнең ныклыгы ир-атның төпле, акыллы булуыннан тора. Шөкер, тормыш иптәшемә һәрчак таяна алам. Тормыш булгач, бар да була инде ул. Бәхәс вакытында кайчак эндәшми калырга тырышабыз, юл куя белү мөһим. Авыр сүзләр әйтеп бер-береңне рәнҗетүдән сакланырга кирәк, - ди Айсинә.
Күршеләрендә генә Илнурның әнисе Наилә апа яши. Без килгән көнне ул да кунакка кергән иде.
- Шөкер, балаларымның бәхете булды. Авырып китсәм дә, киленем тиз арада даруларын таба, гел хәлемне белеп тора. Берәр тәмле ризык пешерсә дә, сыйламый калмый, бәхет өчен нәрсә кирәк тагын? Картаймыш көнемдә балаларымның тигезлектә, тату яшәүләрен күреп, мин дә бәхетлемен, - ди Наилә апа.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading