16+

Балачак дустым иремә күз салды

Роза – балачак дустым. Бер ишегалдында үстек, бер сыйныфта укыдык. 14 ел элек ул бәхет эзләп Мәскәүгә китте. Һәм менә күптән түгел туган якларына әйләнеп кайтты. 

Балачак дустым иремә күз салды

Роза – балачак дустым. Бер ишегалдында үстек, бер сыйныфта укыдык. 14 ел элек ул бәхет эзләп Мәскәүгә китте. Һәм менә күптән түгел туган якларына әйләнеп кайтты. 

Аның тавышын ишетүемә шундый шатландым. Бик сагынган идем үзем, кунакка чакырдым. Сөйләшер сүзләр дә җыелган, 14 ел эчендә кияүгә чыктык, ике балам туды. Тик Роза белән сөйләшүебез авыр барды. Бер тапкыр да кияүгә чыкмаган. Минем сорауларга да “әйе” яки “юк” дип кенә җавап бирде. Мин инде үземне уңайсыз хис итә башладым.

Аның каравы, өйгә ирем кайткач, Розаның кәефе сизелерлек рәвештә үзгәрде. Телефоным шалтырагач, йокы бүлмәсенә сөйләшергә кереп киттем. Ирем дә, Роза да аш бүлмәсендә утырып калдылар. Чыксам, Роза күлмәгенең төймәләрен чишкән, күзен иремнән бөтенләй алмый. Моңа мин генә түгел, ирем дә аптыраган иде. “Кемне алып кайттың син?” дигәндәй миңа карады.

Шул ук көнне Роза иремнең социаль челтәрдәге аккаунтына язылган. Төн булса да, чыдый алмадым, үзенә шалтыратып әйбәтләп әйттем. Ә ул башын тилегә салып, “ни булды?” диде. Ни булсын? Розаны тормышымнан сызып ташладым!

Гөлназ Х.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading