16+

«Барысы да үзебезнекеләр»

Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында яшәүче Регина белән Алмаз Кәбировлар - ишле гаилә башлыклары. Үзләренең ике уллары янына ятим калган өч баланы да сыйдырып, аларга күңел назы биреп яшиләр алар. 2002 елның гыйнварында Казанга килүче ир белән хатынны машина бәреп китә. Фаҗигагә юлыгучылар Регина ханымның бертуган сеңлесе һәм аның ире була....

Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында яшәүче Регина белән Алмаз Кәбировлар - ишле гаилә башлыклары. Үзләренең ике уллары янына ятим калган өч баланы да сыйдырып, аларга күңел назы биреп яшиләр алар. 2002 елның гыйнварында Казанга килүче ир белән хатынны машина бәреп китә. Фаҗигагә юлыгучылар Регина ханымның бертуган сеңлесе һәм аның ире була....

Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында яшәүче Регина белән Алмаз Кәбировлар - ишле гаилә башлыклары. Үзләренең ике уллары янына ятим калган өч баланы да сыйдырып, аларга күңел назы биреп яшиләр алар. 2002 елның гыйнварында Казанга килүче ир белән хатынны машина бәреп китә. Фаҗигагә юлыгучылар Регина ханымның бертуган сеңлесе һәм аның ире була. Күтәрә алмаслык авыр кайгы өстенә Кәбировлар алдына ятимнәрнең киләчәк язмышын кайгырту мәсьәләсе дә килеп баса. «Балаларны ятимнәр йортына тапшыру тәкъдиме булдымы?» - дип сорыйм Регина ханымнан.
- Тәкъдим булу-булмавын хәтерләмим. Әмма ирем Алмаз белән минем башка андый уй кереп тә карамады, моны хәтта күзаллавы да куркыныч. Сеңлем гаиләсе белән Норлатта яши иде. Без тизрәк балаларны үзебезгә алып кайту хәстәрен күрдек һәм ничек тә аларны үз гаиләбездә калдыру өчен тырыштык, - дип, күз яшьләрен сөртеп искә ала ул чакларны ана кеше.
Балаларның иң зурысы Илдарга - 12, уртанчысы Лилиягә - 11, иң кечкенәсе Рөстәмгә яшь тә өч ай була ул вакытта. Менә шушы балаларны үз канатлары астына алып, җил-яңгыр тидермичә, үз уллары белән тигез күреп үстерәләр Алмаз белән Регина. Иренең берсүзсез шундый зур җаваплылыкны үз өстенә алып, тормыш арбасына тагын да ныграк җигелеп, ишле гаиләне тартуына рәхмәтле булып яши Регина ханым. Әгәр Алмаз каршы килсә, балаларга кырын караса, 5 баланы аякка бастыра алмас идем, ди ул. Әлбәттә, һәрберсенең өсте бөтен, тамагы тук булсын өчен, алар икәүләп ал-ялны белми эшлиләр. Алмаз шикәр заводында иң авыр хезмәтләргә алынса, Регина кибеттә эшли, балалар тәрбияли. Хәзер инде авыр вакытлар артта калган. Ике уллары үз гаиләләре белән яши. Ә Илдар армия хезмәтеннән соң үз әтисенең әнисе - әбисе янына күчеп киткән. Лилияне быел август аенда туйлап Казан егетенә кияүгә биргәннәр. Ә Рөстәм 4 нче сыйныфта укый. Менә шулай барысы да әкренләп тормышта үз урыннарын табып килә. Балалары өчен куанып, үзара ярдәмләшеп яши Кәбировлар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading