16+

Белә торып, сүз әйтмәгән...

Татарстан Республикасының Югары суды кабаттан Әлмәттә яшәүче ир белән хатынны ирекләреннән мәхрүм итәргә дигән карар чыгарды. Әлмәттә яшәүче Гүзәлия Әхмәдуллина һәм Муминжон Эрматов үз кызларын көчләүдә гаепләнә. 2012 елның 2 февралендә ТР Югары суды кызларның әниләрен аклап, үги әти булган кешене 5 елга катгый режимлы колониягә җибәрергә дигән карар чыгарган...

Татарстан Республикасының Югары суды кабаттан Әлмәттә яшәүче ир белән хатынны ирекләреннән мәхрүм итәргә дигән карар чыгарды. Әлмәттә яшәүче Гүзәлия Әхмәдуллина һәм Муминжон Эрматов үз кызларын көчләүдә гаепләнә. 2012 елның 2 февралендә ТР Югары суды кызларның әниләрен аклап, үги әти булган кешене 5 елга катгый режимлы колониягә җибәрергә дигән карар чыгарган иде. Әмма 24 апрельдә РФ Югары суды ТР Югары судының карарын юкка чыгарды һәм эшне яңадан карарга тәкъдим итте. Эшне яңадан караганнан соң чыгарылган карар исә башка төрле. М.Эрматовка хәзер төзәтү колониясендә 14 ел гомерен уздырырга туры киләчәк. Ә Г. Әхмәдуллина суд залында кулга алынып, 5 елга ирегеннән мәхрүм ителде.
Кыргызстаннан килгән М.Эрматов 2006 елда Гүзәлия белән никахлаша. Хатынның исә беренче никахтан туган 10 һәм 15 яшьлек кызлары да була. 2007-2011 елларда ир-ат, кыйнау белән янап, кызларның берсе белән даими рәвештә якынлык кылып яткан. Әни кеше дә иренең бу эшен белгән, әмма сүз әйтмәгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading