16+

Бергә яшәргә ярамый яки бәйләнмәле, каенана

Айсылу белән очраклы гына таныштык. Ипотека, фатир турында сүз чыккач, яңа танышымның Казанда беркеме дә юк, вакытлыча фатир алып торулары хакында белдем. Җитмәсә, ире дә акча юнәтер өчен Себергә китеп эшләргә мәҗбүр икән. Айсылу исә ике кечкенә сабый белән айлар буе ялгызы яши. Кечкенәсенә биш ай чамасы гына әле. Олы...

Бергә яшәргә ярамый яки бәйләнмәле, каенана

Айсылу белән очраклы гына таныштык. Ипотека, фатир турында сүз чыккач, яңа танышымның Казанда беркеме дә юк, вакытлыча фатир алып торулары хакында белдем. Җитмәсә, ире дә акча юнәтер өчен Себергә китеп эшләргә мәҗбүр икән. Айсылу исә ике кечкенә сабый белән айлар буе ялгызы яши. Кечкенәсенә биш ай чамасы гына әле. Олы...

- Хәзерге тормышым шөкер, элек белсәң иде син минем ничек яшәгәнемне, - дип сөйләп китте.

Айсылу булачак ире белән очрашып йөргәндә үк каенана буласы кеше аны өнәп бетермәгән. Гел ниндидер кимчелек табып торган.

- Туйны булдырмас өчен дә бик тырышты инде ул, имеш, хастаханәгә керәсе бар, аннары ял итәргә китәргә җыена, шулай да язылыштык, туен да уздырдык, каенана өендә яши башладым. Иремнең акчаны янга калдырасы килде, башка фатирга аерылып чыкмадык.

Беренче көнне үк үземне чит итеп хис иттем мин бу йортта. Ашарга пешерәм, керен юам, артымнан «пычакны урынына куймагансың, нигә итне күп салып пешердең, ник кер машинасын көн дә кабызасың, порошокны күп бетерәсең» кебек сүзләр ишетә килдем. Ирем төзелештә эшли. Беренче кызыбыз тугач, барысына да өлгереп тә җитә алмаганмындыр инде. Иремнең ноские тишелгән булган икән. Мин моны күрмәгәнмен. Әй эләкте инде моның өчен, юньле хатын булсаң, шуны күреп ямап куяр идең, имеш. Баланы калдырып, каядыр бару турында уйлый да алмадым. Нинди әни икән ул, оныгын бик сирәк сөя иде, әйтерсең лә мин аны башка ирдән тапкан, үз малаеның баласы, югыйсә. Беркайчан да аны алып калып, мине ирем белән концерт фәләнгә җибәрмәде. Әнинең ире күптән вафат. Улын терәге, ярдәмчесе итеп күрергә өйрәнгәнгәме, мине улыннан көнләште бугай. Ләкин минем дә нервыларым тимер түгел бит инде.

Балага ике яшь тирәсендә тәвәккәлләп, иремне үгетли-үгетли, аерым фатирга күченеп чыктык. Дөрес, ирем әнисе йортыннан аерыла алмады. Әбәтне әнисендә ашый, сүзгә килгән көнне хәтта анда кунып та кала. Гел бәхәсләшә, талаша башладык. Ышанасыңмы, каенананың туган көнемә бер шампунь дә алып биргәне булмады. Онытып җибәргән, исемнән чыккан, дип котыла иде. Аерым яши башлагач, тынычлап куйдым үзе. Тик монда да килеп җитә башлады ул. Төнлә китап укырга яратам мин. Шуңа да икенче көнне соңрак торам. Берсендә сәгать унда килеп кермәсенме бу.

- Төш вакыты җитә, ә син йоклап ятасыңмы? Оят, әйтәм ирең миңа ашарга килә. Менә нидә икән хикмәт, син ашарга пешерү урынына йокы симертәсең, ялкау, - дип, мине сүгеп китте.

Ирем азрак салган килеш машинасы белән авариягә очрады. Хастаханәгә эләкте. Баланы калдырырга кеше булмагач, беренче көнне сакларга ирем янына бара алмадым. Икенче көнне килсәм, ирем ята торган карават янындагы тумбочкада кәгазь. Каенана язып калдырган: «Иреңә простыня алдым - 250 сум. Табиб бинт сорады - барлыгы 200 сумлык алдым. Фәлән дару шуның кадәр сум. Бер кило апельсин алып кердем (!) - 50 сум... Мин пенсиядә, барлыгы 850 сум, түләрсең». Исем-акылым китте. Үз малае, ләбаса.
Моны ирем дә авыр кичерде булса кирәк. Ул савыгуга, җыенып Казанга күченеп киттек. Монда беркемне дә белмибез. Бары иремнең кайчандыр бергә укыган дуслары гына бар. Башкалага килгәндә кулда кием‑салым белән ноутбуктан башка бернәрсәбез дә юк иде. Вакытлыча торырга фатир табып, шунда яшәп ятабыз. Икенче балабыз туды. Ирем Казанда акчалы эш таба алмады. Себергә китеп эшли башлады. Ярты елдан соң бер айга кайтып килә.

Ирсез тормыш рәхәт түгел, тик каенанасыз тыныч. Бу минем өчен мөһимрәк. Аның белән аралашканым да юк. Ирем ялы вакытында анда бер‑ике атна торып кайта. Йортын карарга булыша. Ни дисәң дә, бердәнбер улы бит. Бәлки мин дөрес тә эшләмимдер, ләкин каенана белән уртак тел табарга күпме генә тырышсам да, булдыра алмадым.

Айсылу тарихы бүген дә тынгылык бирми әле миңа, аңа нинди киңәшләр бирер идегез? Үзегезнең каенана белән мөнәсәбәтләрегез ничек? Сездән кайтавазлар, хатлар көтеп калабыз.

Наилә Гәрәева, Татарстанның халык һәм Россиянең атказанган артисты:
- Киленем белән бик тату яшибез. Без бит аерым торабыз. Сүз уңаеннан, килен белән каенанага бергә яшәргә ярамый. Дөрес, олыгайган көндә ялгыз калырга да куркыта, авырган чаклар да була, андый вакытта ярдәм кирәк, киленем, шөкер, һәрчак янымда була. Ә яшьрәк чакта аерым яшәргә киңәш итәм. Киленем белән еш кына театрда очрашабыз. Бергә эшлибез, кызыксынуларыбыз уртак. Безнең мөнәсәбәтләр гади генә түгел. Ул мине каенана буларак кына түгел, Наилә Гәрәева буларак та кабул итә. Шуңа да ниндидер бер зур хөрмәт белән карый. Баланың баласы балдан татлы диләр, оныгыбыз да безне берләштерә. Мин дә аны тәрбияләүгә зур көч куйдым дип беләм. Яшь барган саен, балаларның тормышлары турында күбрәк уйлый башлыйсың икән ул. Хәзер менә алар тыныч, тату яшәсә, минем өчен шул җитә, аларның бәхетле яшәүләре минем өчен бәхет. Каенана да, килен дә гаиләдә сабыр булсыннар, бер-берсенә юл куя белсеннәр. Люциягә дә: «Синең дә каенана буласың бар әле», - дип искәртеп куям.

Алинә Сафиуллина, җырчы:
- Минем каенанам Әтнә ягыннан, Рәйсә исемле. Шөкер, бик уңган, булган әни. Уртак телне дә тиз таптык. Без кунакка гына кайтып йөрибез, кайткан төшебезгә барысын да пешереп, әзерләп көтеп ала. Үзем дә кайткач тәм-томнар пешерәм. Минемчә, каенана белән килен аерым яшәгәндә генә бәхәсләр булмый каладыр. Чөнки һәр йортның үз кагыйдәләре, ике хуҗабикәгә бер йортта авыррак. Берсе суганны вак турарга өйрәнгән, икенчесе эрерәк, менә шул вак-төякләрдән чыга да бит инде ул тавыш. Ерактан ярату яхшырак. Мин каенаналарга кайткач, алар гаиләсендә гадәткә кергән кануннарга буйсынам. Артыгын төпченмим, кысылмыйм. Җырчы буларак әни миңа аерып карамый, ә менә авылларында кайбер кешеләр күрергә дип керәләр.

Яшь киленнәргә психологтан киңәшләр
- Мөмкин булса, туйдан соң аерым яшәргә тырышыгыз. Әгәр инде бергә торырга туры килә икән, каенананы өстәмә йөк итеп кабул итмәгез.

- Каенана ул сезнең яраткан ирегезнең әнисе. Димәк, ирегезнең шундый акыллы, ягымлы булуында каенананың тырышлыгы зур. Ул аны тәрбияләгән. Ирегезне яраткан кебек, каенананы да хөрмәт итәргә кирәк.

- Каенанадан төрле рецептлар, киңәшләр, ирегезнең балачагы турында сораган булыгыз. Әни дип ешрак әйтегез, хәлен гел белешеп торыгыз.

- Әниегезне бүләкләр белән сөендереп торыгыз, туган көнен исегездән чыгармагыз, әниләр көне, 8 март белән котларга онытмагыз.

- Ирегезне беркайчан да йә әниең, йә мин дигән сайлау алдына куймагыз.

- Үзегезне каенана урынына куеп карагыз, сезнең дә, кайчан да булса, киленегез булу ихтималы бар бит.

- Сүзгә килдегезме, беренче булып сүзне һәрчак килен башласын.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading