16+

Берьюлы ике хатын белән яши икән

Апамның: «Рамил берьюлы ике хатын белән яши икән», - дигән сүзен ишетеп чак кына артыма утырмадым.

Берьюлы ике хатын белән яши икән

Апамның: «Рамил берьюлы ике хатын белән яши икән», - дигән сүзен ишетеп чак кына артыма утырмадым.

Үрнәк гаилә башлыгы, өйләре ялт иткән. Ни җитми аңа. . 

Баксаң, ике хатыны да бер-берсе турында белә, ике хатыны да никахлы икән. Бер көнне берсе янында куна, икенче көнне район үзәгендә яшәүче хәләле янына китә. Рәхәт тормыш, ике гаиләдә кунак булып йөри. Ике хатынның да күңелен күрә. 

Никахлы ике хатында 4 баласы үсә икән. Ике хатын да бер-берсенә кунакка йөрешә Балалары да аралашалар, апа-абый дип эндәшәләр. Аларда туганлык хисләре тәрбияләгәннәр. Бөтенесе бертигез үсә. 

- Үземнең ике гаиләне дә бәхетсез дип санамыйм, ~ дип белдерде бер күрешүдә Рамил, минем төрттерүләремә каршы. Янәсе, калын тиреле ул, болай гына көлкегә калдырып булмый. – Кунакка барасы булса, аларның берсе бармый кала. Икесе бергә йөрергә яратмыйлар.

- Әти-әниең, туганнарың синең болай яшәвеңә ничек карый? 
- Башта гаҗәпләнеп караганнар иде. Хәзер ияләштеләр инде. Әти-әни янына бер кайтканда - бер хатынымны, икенче кайтуымда икенчесен алам.
- Хатыннарыңда үзара көнләшү бардыр бит инде?
- Бәлки бардыр, әмма алар миңа сиздермәскә тырышалар. Аның каравы сөяркә тотмыйм мин, яшеренеп, качып йөргәнче, бер хатыным икенчесенә китүем турында белеп тора, –  дип тә өстәде ул. 

Айгизә.
Казан.
Фото: ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

3

3

2

1

2

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ычкынган бу

    • аватар Без имени

      1

      1

      Баянчы Ринат Валиев та ике хатын белэн яши инде. Узе сойлэде бит "язмыш "тапшыруында

      • аватар Без имени

        0

        0

        Безнен авылда да бар ике хатынлы моселман.берсенэ берсе кунакка йорешмэсэлэрдэ,кучтэнэчлэр жибэреп,хэл белешеп яшилэр.

        Мөһим

        loading