16+

“Әби, без бит бабайны югалтканбыз икән” - ди. Әле мин аны үлгән дип тә уйламыйм

416 чакрым юлны үткәндә нык арыса да, бертуган сеңлесе яшәгән урам чатыннан борылуга соңгы тамчы сабырлыгына сыенган карашлары зират түреннән таныш каберләрне күзли – әти-әнисе, 3 бертуганы. Кайчагында, туры шунда кайтып керә, исәнләшә, хәл белешә. 

“Әби, без бит бабайны югалтканбыз икән” - ди. Әле мин аны үлгән дип тә уйламыйм

416 чакрым юлны үткәндә нык арыса да, бертуган сеңлесе яшәгән урам чатыннан борылуга соңгы тамчы сабырлыгына сыенган карашлары зират түреннән таныш каберләрне күзли – әти-әнисе, 3 бертуганы. Кайчагында, туры шунда кайтып керә, исәнләшә, хәл белешә. 

“Апа, без үскәндә кайда идең?”
Әлмәт районының Колшәрип авылында (үзе белән моннан 5 ел элек шунда танышкан идек - Ш.Г.) гомер кичерүче Роза апа Садриеваның туган ягы үзгә тарафта – Буада. Иске Суыксу авылына ул ел саен җәйгелектә бер кайта. Сагынуларын басар өчен. Төп нигез җылысына учак яккан бертуган сеңлесе белән дә күрешәсе, чордашлары, сабакташлары белән дә бәхилләшәсе килә. Быел да түзмәгән.

- “Апа, без үскәндә син кайда идең? Фәннүр абый белән икәү генә уйнаганым хәтердә”, - ди миңа Гөлинә сеңлем. Кайда булыйм, кул арасына керүгә эш белән киселгән. Хәтеремдә, әни Гөлинәне мунча кергәндә миңа ияртә иде. Чәче тездән аста, озын, юып хәлләр китә. Берсендә толымын учлап тоттым да: “Тагын бер минем белән керсәң, үзеңне мунча миченә ягам”, дидем. Әнинең бит ул 48 яшендә туган баласы. Иң олы апабызның кызыннан да кечерәк! - дип хатирәләрне барлый Роза апа. - Туйганмындырмы, көннәрдән бер көнне толымын кистем, әни шул толым белән икебезне дә ярды. Ә минем чәчем юка иде, прическа ясар өчен үземә үк ярап куйды! “Кискәч, үсәләр икән” - дигәч, Гөлинәнең керфекләрен дә кырдым әле. Ниләр генә кыланмадык.
- Әти акыллы иде, ятим үскән, өйләнгәч, читкә киткәннәр дә, гаиләсе таркалгач, авылга кайткан. Әнинең дә ирсез чагы, итәгендә бала... Әтине йортка керткән.

Олы апабыз Мәсгүдә әнинең беренче никахыннан туган, 82 яшен тутырды. Барлыгы җидәү без, ишле, - дип сөйли Гөлинә апа.
- Иң авыры – бала хәсрәте. Аннан әз генә калышканы ялгызлык. Әнине уйлыйм да, нихәлләр түзгән икән дим... Бер баласы сигез айлык чагында ук үлгән. Бишек сабыеңны кара җир куенына салу – йөрәккә сыймаслык хәл. Мәсгүт абый исән. Мансур абыебыз 29 яшендә яман шештән вафат. Наил абый да бакыйлыкта. Фәннүрнең дә үлеме бик үкенечле. Мәктәптә укыганда ул авылда кино куючы булып та эшләде. Элек бит хат ташучы районга ат белән йөри иде, энем гозерләнгәч, кино тасмаларын Буадан алып кайта да, икенче көнне алып китә иде. Энем кичен кино күрсәтте. Иртәгәсен гадәттәгечә тасмалы зур әйләнмәләрне хат ташучыга алып китәр, дип юлына чыгарып куя. Үзе мәктәпкә йөгерә. Ул көнне хат ташучы Буага бармаган. Кеше фәлән тимәсен дигәндерме, бер абзый тасмаларны үзенә кертеп куйган. Мәдәният йорты мөдире эшкә килгәч, тасмалар юк бит – аптыраган. Энем янына мәктәпкә керә дә: “Тасмалар югалган... Түләргә сыерыгыз да, өегез дә җитмәячәк” дип, энемне бик нык куркыткан. 15 яшьлек энем, әти белән әнигә борчу китердем дип, ашыгып элмәк бәйләгән... Тасмалар табыла. Кеше гомеренә торырлык малмыни соң?!. Авылга кайткач, шуларны кат-кат искә алып сөйләшәбез сеңлем белән. Читтә гомер итсә дә, безнең бәхеткә авылга кайтып төпләнде ул. Сагынганда туганнар кияү нигезендә җыелышабыз, - ди Роза ханым.

Апа белән сеңел...Икесе дә дөнья сынауларын шактый кичкәннәр. 

- Мәктәптән соң Мәскәүдә тукучы һөнәренә укыдым. Фабрикада эшләгәндә кияүгә чыктым. Азат улыбыз туган иде, без авылда чакта Юра аракы дип белеп аш серкәсе эчкән... Килсәк, гәүдәсе суык. Тол хатынга читтә тормыш тартуы авыр иде, бала белән авылга кайтып ике ел яшәдем. Әсгать бер мәртәбә дә өйләнмәгән егет, очраша башладык. Безнең белән ул да Ульяновск шәһәренә килеп төпләнде. Кызыбыз тугач, ныгытып бер талашу җитте, кайтты да китте. Миңа үч итеп, икенчегә өйләнде. Оныта алмады инде, авылга кайткач гел килә иде. Ерактан гына кызыбызга карап тора, үзе бер сүз эндәшми. Без киткәндә вокзалга ияреп төшә дә, якын да килмичә читтән генә карап озата. “Оныта алмыйм, синсез яшәү – яшәү түгел икән”, диде берсендә. “Ике хатын арасында кунак булып йөрмисең, араңны өзеп кил”, дидем. Ә ул авылга кайтып киемнәрен җыйган да, әтисенә генә әйтеп, китеп барган. Теге хатында да кызы үсә. Ул мескенкәем башта киемнәрен күршеләргә ташыган, Әсгать кайтмагач китеп барган инде. Тормышны ормыш дип юкка гына әйтмиләр икән. Кайнатам, без никах укытыр алдынан, минекеләрдән килеп кулымны сорады. Әсгатьнең үз әнисе үлгән, йортта үги әни – бик акыллы карчык иде, гомере буе тату яшәдек. Алар исән чакта гел кайтып йөрдек. Йорт ишегенә йозак эленгәндә балалар үсеп җиткән иде инде. Уйлаштык та, фатирыбызны сатып ике балага бүлдек, үзебез авылга кайтып, җиргә иңеп килгән нигезне күтәрдек, - ди Гөлинә ханым.

Ике яктагы туганнар өчен дә куанычлы нигез булып чыга ул. Авыл дип өзгәләнгән һәрберсе шушында кайтып керә. Роза апа да җәй саен берәр айлап торып китә.
“Ачуланмыйсыңмы?” - ди...

- Мәскәүгә сукмакны мин салдым, сеңлем. Мәктәптән соң авылда калган идем. Татар Буасы авылында кошчылык фабрикасы бар, апа янына эшкә кердем. Укыган белгечләр кирәк, дип, мине Мәскәүгә кошчылык техникумына укырга җибәрделәр. Илдә бер-бер артлы кошчылык фабрикалары ачылган еллар ул, Советлар Союзының барлык илләреннән дә укырга киләләр иде. Уку йорты мине икенче якка эшкә җибәрде. 1975 елда Әлмәт районының Колшәрип авылына барып төштем. Мөнир абыеңнарның күршесендәге апага вакытлыча яшәп торырга дип, фатирга керттеләр. Мөнир абыегыз белән өч ай йөреп кенә кавыштык. Өч бала таптым. 1978 елны яңа өй җиткердек, - ди Роза апа.

Һәр гаиләнең бәхете – балалар. Гүзәлия кызлары – олысы. Укытучы!.. Озак еллар авылда эшләгәч, Әлмәткә күченеп китәргә туры килгән. 
- Ире Албин исемле иде, аерылыштылар... Ике балалары бар. Кызлары буй җиткән дә, уллары мәктәптә генә укый әле. Кияү – авыл егете, хәзер дә матур итеп исәнләшеп китә. Ачу тотмый, үч сакламый. “Әби дисәм, ачуланмыйсызмы?” - дип сорый. Ничек ачуланыйм? Рәхмәт кенә үзенә. Тормышлары кителгәнгә мин әрнемимме? Икенче кызым Альбина исемле, хисапчы. Алишер кияү белән, үз балалары булмагач, ике баланы тәрбиягә алдылар. Әллә гомере буе бала көткәнгә дә бик тансык, тәмле инде бала сөю шатлыгы! Көн тудымы видео җибәрәләр, оныкларым әле бииләр, әле нишлиләр. Балалары белән бәхетле алар, тормышлары түгәрәкләнде, шуңа бик куанам. Айратым да беренче гаиләсеннән аерылды. Улы Реналь оныгым китеп тә тормый, гел минем янда!.. Рәхмәт киленем дә сүз әйтми, үз каныбыз бит, баланың гаебе юк. Айратым икенчегә өйләнде, Алена белән бик бәхетлеләр. Әле улым да үлемнән калды... Юл һаләкатенә эләгеп, аягы нык имгәнгән иде, табиблар өлешләп җыйдылар. Озак тернәкләнде балакаем, хәзер үз аякларына басып йөри инде, шөкер!.. - ди Роза апа.

Ялгызлык дигәне дә түренә үткән. Әңгәмәдәшемне иң әрнеткәне дә шушы сынау – сыңарлык. 
- 2004 нче елны Мөнирне юл аша чыкканда машина бәреп китте. Кинәт суга төшеп киткәндәй югалттым үзен. Каенсеңлемнең ире белән икесе вакытлыча дип кенә каравылга эшкә кергәннәр иде. Гомере буе янгын сүндерү хезмәтендә эшләде, лаеклы ялга чыккач та эшсез торасы килмәде Мөнирнең. Нефтьчеләр торба салалар иде, төнлә шул торбаларны урлап китмәсеннәр диеп, каравылга эшкә ялладылар. Эштә Мөнирнең юл аша чыгып барышы икән. Бер яктагы машиналарны караганнар, икенче яктагысын күрмәгәннәрме, карамаганнармы, белмим, юлны аркылы чыкканда юлчы машина бәрдереп киткән... Шул кадәр тиз булгандырмы, үзе сизми дә калган мескенкәем, елмаеп ята иде мәрхүмкәем. Кемне гаеплисең? Яшереп булмый – үзләре дә салмыш иделәр. Йөртүчене гаепләмәделәр, безнекеләр юлны тиеш җирдән дә чыкмаганнар,  - ди Роза ханым.

Авыр хәбәр кайтып ирешкәч тә ул башта ышанмыйча тора. Капкадан үзе озатып чыгарган ирен үлгән дисеннәр инде...
- Мөнир эштә, без өйдә үзебезчә гөр киләбез. Камил дигән егет килгән. Албин кияүне чакыра. Кияүнең чыгасы килми, яткан. Кызым аны мәҗбүриләп чыгарып җибәрде. Шактый вакыт торып керде дә: “Әби, без бит бабайны югалтканбыз икән” - ди. Әле мин аны үлгән дип тә уйламыйм. “Кем урласын бабаегызны, әйбер түгел бит, кайтыр!” - дим әле. Аңлата, сөйләшә торгач чак барып җитте башыма, - ди Роза апа. - Башта гел төшемә керде. Елы җитәрәк өйгә кайткан, креслода утырып тора ди, үзе миңа карый икән – кызым күргән. “Әни, болай гына ятты ул, хәзер тора!” - ди икән кызым. Ел ашын үткәргәнне көтүе! Соңгы елларны тынычланды кебек, догадан өзмим, риза булып ятадыр. Мөнирнең кырыгы җиткәнче Илһам кияүне дә җирләдек. Җәлил егете иде. Альбинамның беренче ире. 10 ел ялгыз торгач кына икенче ире белән никахланды. Алишер да беренче гаиләсеннән аерылган.

Инде тормышлар бер эздән генә тәгәри кебек. Күпне күреп, күпне кичергәннәр, ләкин бирешмәгәннәр. Хәер, авыр чакта терәк булырдай туганлык көче тойганда, яшәү арытмас та, авыр да булмас кебек аларга. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

9

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading