16+

“Бәлки берәр ташландык бала бардыр, бирегез миңа зинһар”

Язмыш... Иң кара минутларыңда да кап-кара болыт пәрдәсен ертып бер тамчы кояш нурын биреп куясың син адәм баласына. Менә шушы бер бөртек нур алга таба барырга көч бирә, сиңа дөньяның гел каралыктан гына тормаганын аңлата.

“Бәлки берәр ташландык бала бардыр, бирегез миңа зинһар”

Язмыш... Иң кара минутларыңда да кап-кара болыт пәрдәсен ертып бер тамчы кояш нурын биреп куясың син адәм баласына. Менә шушы бер бөртек нур алга таба барырга көч бирә, сиңа дөньяның гел каралыктан гына тормаганын аңлата.

Бу тойгы кайвакыт яныңдагы кешенең хәле синекеннән дә авыррак икәнен аңлаганнан соң туа.
Минеке бер генә бөртек нурга булса да яктырак икән бит әле дип уйлыйсың да, җаныңда өзелеп барган өмет җебең ялганып китә. 

Рәхиләгә дә өзелә башлаган өмет җебен ялгап җибәрергә Аллаһы Тәгаләдән бирелгән бер сәбәп булды бугай бу башкорт хатыны. Үзеннән шактый гына олы хатынның (егерме биш яшьлек Рәхиләгә утыз биш яшьлек хатын бик олы булып күренгән иде ул вакытта) тулгак газапларын бөтен бүлек белән күреп торды алар. Хәер, ул Толстой урамындагы иске, тар бинада бөтен нәрсә күз алдында иде.

Озак газапланды ул хатын. Җаннан җан яралу диләр моны, кырык кылың өзелү. Инде палатадагы хатыннарга үз хәлен сөйләгән иде ул хатын. Ире юк, бер кызы бар, инде менә яше булса да кызына бер иптәш алып кайтырга уйлаган. Тик әле җитмәсә нәкъ Рәхиләнеке шикелле кан группасы да дүртенче һәм резусы да тискәре. Менә шушы тискәре резусның йөклелек вакытында бик усал итеп “шаяртып” та алуы бар. Йөклелек вакытында кеше организмында антитела барлыкка килергә мөмкин.

Яңа туган бала өчен иң хәтәре менә шул антитела дигәннәре икән. Әгәр дә баланың санаулы сәгатьләр эчендә канын алыштырмасаң, ул яшел күгәрек белән капланып һәлак булырга мөмкин.

Бу хатын үзендә антитела бар икәнен белә, кызын тапканда да булган ул аның канында. Баланың тиз арада канын алыштырып, гомерен саклап кала алганнар. Тик бу юлы ничә сәгатьләр буе башларын бәрә-бәрә тәмуг газаплары кичереп тапкан баласын коткарырга ашыкмады врачлар. Югыйсә аякларына егылып ялварды: “Зинһар алыштырыгыз канын”, – дип. Якты дөньяга шундый газаплар аркылы килгән бала санаулы сәгатьләр эчендә китеп тә барды.
Ул хатынны төрлечә юаттылар. “Ирең булмагач, нигә инде сиңа ике бала”, – дип тә, “Канын алыштыргач, ул инде барыбер синеке булмый, чөнки каны башка була”, –  дип тә. Үз акылындагы тәртипле хатынның ике бала анасы булып  яратып-сөеп балалар үстерергә теләгәнен генә нигәдер исәпкә алучы булмады.

Аннан соң да әле берничә көн больницада ятканда баш врач янына берничә тапкыр кереп чыкты ул хатын. “Бәлки берәр ташландык бала бардыр, бирегез миңа зинһар”, –  дип. Бу бит әле узган гасыр, аның да җитмешенче еллары, ул заманда бала ташлаучылар меңгә бер дә булмагандыр.

Баласын күкрәгенә кочып түгел, ике кулын селтәп чыгып китте ул хатын больницадан. Җан әрнүен эчкә йотып бер бөртек кызын үстердеме икән ул, әллә тагын бер тапкыр бәхетен сынап карадымы икән?

Акыллы, тәртипле икәне күренеп торган чибәр башкорт хатыны өмет канатлары каерылып чыгып китте. 
Рәхиләгә аның хәле бик таныш, ике ел элек үзе дә ике куллап иренең буш кулларына ябышып кайткан иде ул больницадан. Ә иренең кочагында кайтасы сабый инде җир куенында иде. Менә тагын өметнең бик нечкә җебенә тотынып, күз яшьләрен күрсәтмәскә тырышып, тәрәзәдән карап озатып калды ул башын аска иеп ераклашып баручы хатынны.

Аллаһы Тәгалә аны барыбер иң хәтәреннән саклап калды, исән-сау якты дөньяга туса, аның үз каны булачак баласында. Чөнки Рәхиләнең канында әнә шул антитела дигәннәрен күрсәтмәде кат-кат ясалган анализлар. 

Шулай кайвакыт бөтен дөньяңны кара болыт каплаганда да тирә-ягыңа күз салып алу кирәк, анда синнән дә аянычрак хәлдәге кеше булуы мөмкин, сүнә башлаган өмет шәмеңә ут үрләтеп жибәрергә бер очкын да җитә кайвакыт.

Хатын-кыз, син шундый көчсез... һәм шундый көчле. Мең газаплар белән тапкан балаңны югалтканнан соң алга барыр көч табып, яңа көнгә өмет утын сүндермичә яшәп китәр өчен күпме йокысыз төннәр кирәген син үзең генә беләсең. Җанда өмет шәме генә сүнмәсен, өмет нуры гына өзелмәсен.
Кара төннән соң барыбер кояш чыга ул. Әнә Рәхиләнең дә кара төнне яктыртып якты дөньяга улы аваз салды. Үз җаныннан яралган үз каны.

Рәйсә Галимуллина
Кукмара, Мәмәшир.

Фото: https://www.freepik.com/popular-photos
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading