16+

Үч алам дип яраттым, бар нәрсәмне югалттым...

Даниянең кияүгә чыгуы да көтмәгәндә булды. Очрашып йөргән егете бер бәхәстән соң үзенең элек йөргән кызын озата киткәч, аңа үч итте Дания. Егетенең дустына күз уйната башлады. Уеннан уймак чыктымы, әллә язмышка шулай язылган булдымы, Даниянең үч алудан башланган «мәхәббәт»е никах белән тәмамланды.

Үч алам дип яраттым, бар нәрсәмне югалттым...

Даниянең кияүгә чыгуы да көтмәгәндә булды. Очрашып йөргән егете бер бәхәстән соң үзенең элек йөргән кызын озата киткәч, аңа үч итте Дания. Егетенең дустына күз уйната башлады. Уеннан уймак чыктымы, әллә язмышка шулай язылган булдымы, Даниянең үч алудан башланган «мәхәббәт»е никах белән тәмамланды.

Дустымны котларга кергәч тә: «Син бәхетлеме соң? Аны яратасыңмы?» - дип сорамый булдыра алмадым. «Тора-бара яратырмын әле. Стерпиться - слюбиться диләр бит», - дип кенә көлде ул. Ырымнарга ышанмаса да, ире беренче айда ук никах балдагын югалткач, нык борчылды Дания. Хәерлегә булсын. Икенчесен алырга дип акча да җыйганнар иде, тик ире генә, балдак кирәкми, бармагыма комачаулый, дип, ул акчага үзенә алтын муенса алып такты. Гаиләдә уртак фикергә килә алмады яшьләр: гел бәхәс, кычкырыш. Балага да озак кына уза алмады Дания. Үләннәр дә эчеп карады, дарулар белән дә дәваланды. Ниһаять, көтелгән яңалык. Дания авырлы.

Сау-сәламәт бала булып дөньяга аваз салды Илнара, коеп куйган әтисе инде менә. Бердәнбер кызларын өрмәгән җиргә дә утыртмыйча, бик иркәләп, яратып үстерде ата-ана. Тәмледән-тәмле ризыклар гына ашады ул, конфет, соктан бер көн дә өзелмәде. Тик көтелгән бала гына бәйли алмады гаиләне. Еш кына эштә тоткарлана башлагач, хәтта чүп түгәргә чыкканда да телефоныннан аерылмагач, иренең читкә йөрүен сизә башлады Дания.

Хәер, ире дә яшереп тормады. Әйе, аның сөяркәсе бар һәм ул тиздән аның янына күченәчәк. Даниягә карата аның хисләре сүрелгән, хәзер менә чын мәхәббәтен очраткан, имеш. Дүрт ел яшәгән иренең ташлап китүенә бик борчылмаска тырышты Дания. Әти-әнисе исән бит әле. Баланы тәрбияләргә булышалар, үзе яшь, чибәрлеге дә бар, табар әле тиң ярын... Тик сөяркәсенә күченеп киткән ир Даниягә үз таләпләрен куйды: беркем белән очрашмаска, кияүгә чыкмаска, ул аңа акча биреп барачак, бәлки, ара-тирә килеп тә йөрер...

Илнара әтисенең сирәк булса да килгәнен бик сагынып көтеп ала иде, килгән саен яңа киемнәр алып килә әтисе, уенчыклар бүләк итә. Бәхетсезлек ялгызы гына йөрми диләр, тора-бара Дания кызының кинәт хәлсезләнүен сизә башлады, юньләп ашамый, гел ята баласы. Баштарак моңа әллә ни игътибар бирмәсә дә, кызы аягы авыртудан зарлангач, борчыла башлады Дания. Хастаханәгә юл тотты. Ике айлап дәваланып чыкты алар. Илнара йөри алмас хәлгә килгән иде. Бер сәгатьләп уйнаса, бала арый, аяклары тотмый башлый. Кыскасы, моның нидән икәнен табиблар төгәл генә билгели алмады. Аллергия нәтиҗәседер дип, кызга катгый диетада торырга куштылар.

Чипсы, газлы сулар, төрле конфетлардан да мондый авыру килеп чыгарга мөмкин, имеш. Уртак кайгы Данияне ире белән кабат якынайтты. Алар ешрак очраша башлады. Дәваланганнан соң да үз хәленә кайта алмады Илнара, балалар бакчасына йөрергә ярамый иде аңа, ботка, сохарида гына тора. Өшкерүче әби-бабайлар беравыздан моның сихер галәмәте булуын әйттеләр. Илнарада бозым бар. Ул аңа әтисе алып килгән киемнәр аша күчкән, имеш. Берсе: «Үч алам дип яраткансың, бар нәрсәңне югалтасың.

Ирең бер гарип хатын белән тора. Сихәтләнер өчен аңа кызыңның аяклары кирәк. Соң булганчы, намазга бас, кызым, үзеңне, кызыңны бары дингә басып кына саклый аласың, иреңне кайтарырга тырышма», - дигәч, Дания бу сүзләрдән куркып ук калды. Елады, уйланды. Берсендә ире артыннан күзәтеп, ул торган йортка барды. Сөяркәсен дә, үзен дә туздырып кайту иде уенда. Ләкин инвалид арбасында утырган хатынны, аны урамга алып чыккан ирен күреп, телсез калды ул. Йа Ходам, чәчәк кебек хатынын ничекләр аңа алыштыра алган ул? Сихер галәмәтеме бу? Әллә ире чынлап та шул хатынны яратамы?

Хәзер ялгыз хатын мәчеткә йөри, намазга басарга җыена, догалар ятлый. Биш яшьлек сабый Илнара гына берни аңлый алмый: әтисенең нигә алардан аерым яшәвен дә, әнисенең әтисе алып килгән бүләкләрне яндырып, көлен җиргә күмүен дә...

Фото: https://pixabay.tumblr.com/

Язмага реакция белдерегез

15

0

6

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    3

    0

    Анлаешсыз бетте

    Мөһим

    loading