Махсус хәрби операция барышында батырлык күрсәтеп, хәрби хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булган Рөстәм Нигъмәтҗановны 17 июньдә Арча районы Шушмабаш авылында соңгы юлга озаттылар.
Рөстәм 1977 елның 2 ноябрендә Шушмабаш авылында туган. Казанның Совет районы хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизация буенча чакырылган. 2023 елның 10 июнендә махсус хәрби операция барышында һәлак була. Сержант, взвод командиры. Үлгәннән соң “Батырлык өчен” ордены белән бүләкләнә.
Рөстәм әти-әнисе белән соңгы тапкыр 8 июньнең кичендә сөйләшкән булган. Бу хакта безгә аның әнисе Сания апа Нигъмәтҗанова сөйләде:
– Аның беренче сүзе: "Әнкәй, хәлләр ничек?". Аллага шөкер, дип җавап кайтаргач, "Димәк, минеке дә шулай ук", дип әйтә иде. Бигрәк тыңлаучан, басынкы булды. Ирем белән Казанга китеп төпләндек, ә ул төп йортта әби – бабасы белән яшәп калды. 1979 елда Нагорныйда өй төзедек. Шуннан соң аны үзебез белән алып киттек, сеңлесе Ләйсән туды. Рөстәм һөнәри училищеда эретеп ябыштыручыга укыды, армиягә киткәнче Компрессор заводында эшләп алды. Амур буенда чик буе сакчысы булып хезмәт итте.
Сания апа улы турында елый-елый сөйли. Рөстәме турындагы истәлекләрне һәрберсен күңеленнән үткәрә.
- Улым төрле җирләрдә эшләде. Һәркайда да хөрмәт казанды ул. Дәүләт Советы депутаты, “Агро-Сервис” ширкәте җитәкчесе Габделхәй Кәримовта машина йөртүче булды. Үз улы кебек күрде ул Рөстәмне. Төрле җитәкчеләр җыелган җирдә, улымны урамда калдырмыйча Габделхәй үзе белән бер өстәл артына алып кереп утырта булган. Эшләрен дә аңа ышанып тапшыра иде. Соңгы эш урыны Казанның азык-төлек департаментында да хөрмәт иттеләр Рөстәмне. Менә шуннан 27 октябрьдә хәрби комиссариат вәкилләре килеп алганнар. Шул көнне кич мобилизация бетте, - дип өзгәләнә ана.
Әзерлек үткәндә башка районнардан килгән егетләрне берләштереп, алар турында кайгыртып торган Рөстәм. 45 яшьлек ир яшь егетләр өчен иптәш, ә кайсылары өчен әти ролен дә үтәгән.
- Өч ел элек ковид белән чирләдем, - ди Сания апа. - Чак кына үлемнән калдым. Үпкәмнең сул ягы 85 процентка, уңы 90 процентка зарарланган иде. Хастаханәдән өйгә үз аягым белән кайтмадым. Менә шуннан бирле улым минем өчен бик каты борчыла иде. Өйләнеп карады ул, килешә алмадылар, күрәсең. Юллары аерылды. 17 яшьлек улы бар. Казанда яши. Әзерлек үткәндә, Рөстәм көн аралаш кайтып йөрде. Ә Донбасс якларына киткәч, мөмкинлек булган саен шалтыратты. Анда аны гранатометчиклар взводы бүлекчәсенең командиры итеп билгеләгәннәр. Гуманитар ярдәм килгән саен, егетләргә кирәкле барлык азык-төлек, кием-салымны алып кайта булган. Кайчак бармый калса, үзе урынына башка кешене җибәргәләгән. "Рөстәм, берни бирми кайтардылар, бар син үзең барып ал", дип әйтә булганнар. Кеше белән сөйләшә, килешә ала белүе анда да кирәк булган шул, юкка гына командир итеп куймаганнар үзен.
Әнисе "ач торасыңдыр", дип борчылгач. хәтта видеолар төшереп тә җибәргәләгән Рөстәм. "Егетләрем өчен запас туплап торам, складым бар", дип сөйләгән ул әнисенә көлемсерәп.
- Бер егетнең әнисе зар елый икән, улының исәнлеге турында кешеләр аша белешә башлаган. Ә теге хәрби хатынына шалтырата, ә әнисе турында оныта булган, күрәсең. Моны белеп алган Рөстәм бик каты шелтәләгән ул егетне, "Газиз әнкәеңә ничек шалтыратмаска мөмкин" дип, кайнар табада биеткән. Гаделлеге, туры сүзлеге, кешелеклеге, гадилеге белән үзенә җәлеп итә иде Рөстәм. 8 июнь көнне яу кырында көчле ут астына тотылган алар, берничә иптәше белән ул да һәлак булган. Аларның гәүдәләрен алып чыгу өчен ике көн буе кырга керә алмаганнар, төнлә генә алып чыга алганнар, - дип искә ала Сания апа елап.
Ана йөрәген алдап була димени?! Йөрәк парәсенең озак шалтыратмавыннан әнисенең күңеленә шик оялаган булган.
- Улым үлеменә чаклы төш күрдем. Имештер, кунакка барганмын да, кайтырга чыкканда, ике аяк киемемнең берсен дә таба алмыйм. Татарларда аяк киеме югалтуны хәерлегә юрамыйлар. Менә шуннан соң күңелгә шом кергән иде. 13 июнь көнне ирем бер районга эшкә китте. Ул әле дә КаМАЗ йөртә. Телефоным шалтырады, әй, Аллам, Рөстәмем шалтыратты ахры, дип ашыгып алсам, әтиләре Вахит икән. Ул: "Яныңда кеше бармы", дип сорады. Мин үзем генә, дидем, "Рөстәм үлгән бит, әле яңа хәбәр иттеләр", диде. Коелып төштем, өйгә кердем, нишләргә белмим. Аллаһы тәгалә гомеремне саклап калган иде, тик улымны саклый алмаган дип бәргәләндем. Шуннан бөтен кеше җыелды инде. Начар хәтерлим ул көннәрне, - дип уртаклашты Сания апа.
Рөстәмнең гәүдәсен Шушмабаш авылына 17 июньдә алып кайталар. Хәрбине соңгы юлга озатырга кем генә килми. Сабантуе кебек кеше булды, ди Сания апа. Аларның кайгысын уртаклашкан һәркемгә рәхмәтле ана кеше.
Шушмабашта яшәүче киленнәре Суфия Нигъмәтҗанова Рөстәмнең үзләре күз алдында үскән егет булуын әйтте.
- Төп йортка килен булып төшкәндә, Рөстәмгә 5 яшь иде, - дип сөйләде ул безгә. - Үз улыбыз шикелле булды. Әти-әнисе Казанда эштә, ул елларда балалар бакчасы юк, мәктәпкә укырга кергәнче Рөстәм бездә торды. Бабасы Таһир кранда эшли иде, шуңа ул аны "кран бабай" дип атап йөртә иде. Бик яратты ул әби-бабасын. Күрше тирә балалар белән шау-гөр килеп үстеләр. Мобилизациягә эләкмәс дип уйлаган идек. Яше дә бар бит инде. Үземнең улым Рамил дә хәзер алгы сызыкта. Рөстәм белән икесе бергә китте. Әмма ЭКСПОда аердылар аларны. Улым Уфадан китте, махсус гаскәрләрдә хезмәт иткән иде ул. Ә аларның бурычлары башка. Икесе дә фронтның ике ягында булсалар да, бер-берсе өчен борчылып тордылар. Рөстәмнең һәлак булуын ишеткәч тә, Рамилгә ничек хәбәр итәргә дип үземә урын таба алмадым. Көч-хәл белән ике сүз: "Рөстәм үлгән" дип әйтә алдым. Улым телефонның теге ягында елый, мин монда. Авылыбыз белән елап озаттык.
- Гәүдәсен алып кайтып, җир куенына иңдерә алганга сөенәбез. Минага эләгеп Рөстәмнең бер дусты һәлак булган, япь-яшь егеттән берни калмаган, шуңа Рөстәм һәлак булсам да, гәүдәмне туган җиремә алып кайтып иңдерә алсыннар иде, дигән иптәшләренә. Туганыбызның кабере киң, нурлы булсын. Шәһид булып китте, Ахирәт көнендә әти-әнисе өчен шәфәгатьче балалардан булсын, - диде дога кылып Суфия апа хушлашканда.
Фотолар шәхси архивтан
Комментарийлар