Мин төн буе синнән хәбәр көттем... "Ачуланма инде, Гөлнара, шаяртып аласым килде..." - дигән сүзләреңне ишетәсем килде. Мин ачуланган булыр идем, син матур итеп елмаеп тыңлап торыр идең... Шалтыратмадың... Аннан элемтәгә чыгып булмыйдыр шул...
Таңда мин сиңа хат язарга утырдым. Дөрес, бу сүзләр инде безнең ике дистә елга якын танышлыгыбыз-дуслыгыбыз чорында бер-беребезгә шактый еш әйтелгән сүзләр, сиңа алар яңалык булмас, әмма мин аларны бөртекләп кәгазьгә төшердем. Баш мөхәррир буларак, мин рәсми сүзләр язарга тиеш булганмындыр, әмма без бит синең белән икебез дә андый рәсмилек киртәләрен яратмый торган кешеләр. Шуңа мин соңгы хатымны дустым Илфакка язам.
Кичә синең турында хатирәләремне сорап шалтыраткан журналистларга, без 2002 еллардан бирле таныш дип әйткән идем. Ялгышканмын. 2000 ел иде ул. Синең "Татарстан яшьләре"нә язып йөргән вакытларың. Риман Гыйлемханов белән бергә безнең районга, алай гына да түгел, авылга килеп "тәртип урнаштырып" йөргәнсез. Төрткеле, ачы язмагыз газетада чыкты. Хуҗалык җитәкчесе, әлбәттә, барысын да миннән күргән: журналистика факультетында укучы кеше мин генә бит, димәк, сезне дә мин китерткәнмен. Ә мин сезне укып беләм, аралашып белмим. Танышырга, аңлашырга киттем. Риман абый белән колач җәеп каршы алдыгыз. Без шул чорда ук бер-беребезне ярты сүздән аңларлык кешеләргә әйләнгәнбездер. Аннан соң "Татарстан яшьләре"ндә бергә эшләдек. Чынлап торып дуслаштык. Кунакларга йөрештек. Сөйләшмәгән сүз калмый иде... Дус та, абый да, киңәшче дә, терәк тә тә булдың син миңа.
Соңрак син журналистикадан читләштең. "Шәһри Казан"га баш мөхәррир булып билгеләнгәч, мин сине эшкә чакырып шалтыраттым. "Мин инде журналистикага кире кайтмам дигән идең. Син чакырганга киләм", - дидең. Икенче көнне инде эштә идең...
Бөек идең син, Илфак. Уникаль идең. Күпкырлы талант идең. Продюсер, журналист, шагыйрь, композитор, тарихчы, сатирик... Тере энциклопедия идең. Нинди генә өлкәгә караган сорау булмасын - тарихмы ул, сәясәтме, икътисадмы, әдәбиятмы, сәнгатьме - барысына да җавабың бар һәм төгәл, фактлар белән дәлилләнгән иде. Андыйлар күп булмый. Синең ни дәрәҗәдә олпат булуыңны танырга теләмәгән "бөек"ләрнең, шалтыратып, синең турында әйткән сүзләрен мин елмаеп кына тыңлый идем. Син дә елмая гына идең. Сиңа мактау, дан-шөһрәт, дәрәҗәләр кирәкми иде бит. Син Илфак булуың белән аларның барысын да алган идең инде. Нинди генә тармакта иҗат итсәң дә, син йә елаттың, йә көлдердең, йә ачу чыгарлык иттең - әмма берәүне дә битараф калдырмадың. Бу синең иң зур сәләтең идең - битараф калдырмау! Ялгышларың күп булды, аларны без дә, син дә бик яхшы беләбез. Әле 18 май көнне генә соңгы тапкыр күзгә-күз карап сөйләшеп утырганда да аларны үзең таныдың, төзәтергә теләдең... Өлгермәдең шул... Яшәргә ашыктың... Шул ашкынуың белән үзеңне йончыттың, талкыдың...
Синең соңгы хәбәреңне ишеткәч, шалтыратуларны белсәң... Барысында да бер сорау: "Нинди ярдәм кирәк?" Дусларың да үзең кебек ярдәмчел шул, Илфак. Чиста күңелле, киң йөрәкле кеше идең бит син. Синең кебекләрнең дуслары начар булалмый. Нинди генә ачык булсаң да, теләсә-кемне якын уздырмый идең бит, кешеләрне таный идең.
Синең ни дәрәҗәдә зур булуыңны, талантлы, милли җанлы булуыңны без янәшә булганда аңлап та, бәяләп тә бетермәгәнбездер бәлки. Зур сүзләр сөйләми генә, шапырынмый гына эшли идең. Әллә нинди планнарың бар иде бит, әле үзеңне әллә ничекләр күрсәтәсе, ачасы идең. Саклап бетерә алмадык бугай без сине, Илфак... Кичер!
Бәхил бул, дустым!
"Шәһри Казан" газетасы редакциясе коллективы, улы Илфакның вакытсыз үлеме сәбәпле, Лениногорск районы Иске Иштерәк авылында яшәүче Асия Шиһапованың, туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар