Улым бабасы исән килеш, аннан яхшы сүз, җылы караш күрмичә үсте. Инде егет булып җитте менә.
(укучы хаты буенча язылды)
– Әти, бүген өйгә кайтканда бабайны күрдем. Ник минем белән исәнләшми ул? Танымыймы әллә? Күрмәмешкә салышып узды да китте.
Улым бу сүзләрне инде беренче кат кына әйтми. Ә мин ни дип җавап бирергә дә белмим. Миңа гомер биргән, әнием белән утыз ел тормыш иткән, минем өйләнүемне, оныгы туганын күргән әти инде күп еллар минем белән дә, гаиләм белән дә аралашмый.
Әтигә мөнәсәбәтем һәрчак хөрмәтле һәм ихтирамлы булды. Кулы эш белә. Нәрсәгә тотынса да, менә дигән итеп башкара. Энем белән без ир кеше белергә тиешле шактый һөнәргә аннан өйрәндек. Тик беркайчан да артык якын җибәрмәде ул безне янына. “Улым” дип, чын күңеленнән күкрәгенә кысып, аркадан сөйгәне булмады. Үзен кырыс та димәс идем. Чит кешеләр белән шулкадәр ачылып сөйләшә, шаярта. Өйгә кайтса, гел боек. Әни белән чын күңеленнән нидер сөйләшкәне, киңәшкәне булмады. Совет чорында уртакул эшче гаиләсендә булган машина да, өч бүлмәле иркен фатир да, дача да бар иде безнең. Әни безнең тәрбиягә артык игътибар бирмәсә дә, йорт-җир өчен нык тырышты.
Гомер буе зур оешманың склад мөдире булган әниебез гаиләне азык-төлек белән дә, башка кирәк-ярак белән дә тәэмин иттте. Мохтаҗлык күреп үсмәдек. 90 нчы үзгәртеп кору елларында дә бик яхшы, бай яшәдек. Әти, салгаларга яратса да, эшенә бармый калмады. Хезмәт хакын әнигә бирде. Үзенә нидер алганын хәтерләмим. Бар тапканы гаилә белән уртак иде. Ялкауларны яратмады. Әни белән икесе бакчабызда кое казыганнарын, йорт салганнарын хәтерлим. Без, балалар, аларга булышып, гел эш белән мәшгуль булып үстек.
Мин әти кеше шундый булырга тиеш дип уйлап үстем. Безне күбесенчә әби тәрбияләде. Энем белән миннән кала, гаиләбездә әтинең беренче хатыныннан калган кызы Шәмсия, әнинең беренче иреннән туган кызы Галия апалар дә бар иде. Хәзер шуны аңладым, әбиебез алдынгы карашлы, төпле фикерле булган. Безне барыбызны дә бер көлтәдә ныгытып тоткан. Тавышлануларга ирек куймаган. Кыек җирләрне турылап, һәр дүртебезгә җылы кочагын да, кирәк чакта каешын да жәлләмәгән. Әби гаиләбезнең тоткасы булган икән.
Әтинең беренче хатыны, өч яшьлек Шәмсияне ташлап, Удмурт ягына бер иргә чыгып качкан. Ул хатынның кызы язмышы белән бер тапкыр да кызыксынганы, алимент түләгәне, килеп күргәне булмады. Әти нәкъ шул чакта очраклы гына безнең әни белән танышкан. Озакламый өйләнешкәннәр дә. Шәмсия һәм Галия апа янына мин дә туганын. Соңрак энем Данис дөньяга килгән. Берсеннән-берсе кечкенә дүрт баланы әби карап үстергән. Кызының тормышы көйле барсын, балаларга була тавыш чыкмасын, икенче ире белән бәхетле гомер итсен дип теләгәндер әбиебез. Шуңа көн-төн әле эштә, әле бакча мәшәкатьләре белән чапкан әти-әниебезне безнең тәрбия белән азаплап маташмаган. Булдыра алганын үзе чишкән, үзе тырмашкан. Ризык әзерләү, дәресләребезне караштырып, мәктәптә өлгерешебезне дә тикшереп торучы әби булды. Ун ел уку дәверендә әтинең бер тапкыр дә көндәлекне караганы, ата-аналар җыелышына барганы булмады.
Әтинең беренче хатыны, бер сүз әйтмичә, бәрәңге казыган җирдә өч яшьлек Шәмсиясен калдырып, чит арбага утырып авылыннан качканын да миңа әби сөйләгән иде. Әти әнигә чарасызлыктан өйләнгәндер дип уйлыйм хәзер. Әтинең үз кызына да, Галия апага да бик исе китмәде. Аларга катнашы булган мәсъәләне әни белән әбигә тапшыра, үзе тыгылмый иде. Мәктәпне тәмамлагач, Шәмсия апа техникумга укырга керде. Балам чит шәһәрдә ничек яши, ничек укый, кемнәр белән аралаша дип кайгырганын белмим әтинең. Әби сүксә генә, бик авырсынган кебек, ике айга бер барып кайта иде кызы янына. Шәмсия апа да еш кайтмады укыганда. Кайтса да, әти аны киселгән икмәктәй күрде. Якты чырай күрсәтмәде. Соңрак Шәмсия апа, әтинең анасыннан калган авылдагы шактый таза йортка кайтып торырга теләк белдергәч, әти үз кызын судлашып куып җибәрде. Тора-бара Шәмсия апа бөтенләй юкка чыкты. Әни бу хәлләргә кысылмады. Үги кызына ул да мөкиббән булмагандыр, күрәсең. Әби эзләтеп караган иде, тапмады.
Галия апабыз исә, унҗиде яшеннән үк, бер бик яхшы егеткә кияүгә чыгып китте. Соңыннан гына белдем, аңа да өйдә җиңел булмаган икән. Инде үзем әти булгач кына: “Безнең әти фәрештә кыяфәтле җен ул. Кечкенәдән мине сөймәде. Кагылуын кагылмады, әмма күралмаганы күзләреннән чагыла иде. Ярый җизнәң яхшы кеше булды. Качып котылдым”, – дип сөйләде Галия апа.
Әби үлгәч, безнең күрер күзгә матур тоелган гаиләбез пыран-заран килде. Әби исән чактагы җылылык, тынычлык юк иде инде өйдә. Әти белән әни юктан да тавышланып гел ызгыша башладылар. Энем армиягә китте. Ә мин кайсысын якларга белми интектем. Берни аңлый алмый идем. Ярый, юлымда булачак хатыным очрады. Өйләнәсемне әйткәч, әти миңа: ”Өйгә алып кайтмыйсың. Эшеңнән тулай торак сора. Туйган монда килмешәкләрдән. Әле котылганга күп түгел. Үз дөньяңны үзең кара”, – диде. Бу – әтидән күңелем кайтуга тагын бер адым булды. Әти белән әни болын кадәр фатирда икесе генә яшәсәләр дә, без улыбызны ундүрт квадрат метрлы тулай торак бүлмәсендә үстердек.
Килгәндә дә безне әни генә кунак итә, баланы сөя, күчтәнәчен бирә иде. Әтинең оныгын кулына алып куанганын хәтерләмим. Бервакыт ниндидер бәйрәмгә килгәч, әти белән табыннан торып, тәмәке тартырга чыктык. Шул чакта әти: “Яхшы торасыз. Бер-берегезне гел шулай хөрмәт итеп яшәгез”, – диясе урынга “Гел хатыныңның авызына карап торма. Муеныңа утырмасын. Сугарга да курыкма. Башкаларга карарга дә онытма. Яшь чак уза да китә ул. Бер хатынга карап мәлҗерәп төшмә”, – дип, мине шаккаттырган иде. Мондый ачылып китүдән соң әтигә бик сак, башкачарак карый башладым. Соңгы елларда әти-әнинең талашлары чиктән ашты. Бер килүемдә әни елап утыра, идәндә кием-салым таралып ята иде. Әти, әйберләрен җыеп, өйдән чыгып киткән икән.
– Сез берни белмәдегез. Ул инде ике еллап минем белән яшәмәде. Хезмәт хакын да бирмәде. Авылга кайткан саен, өйдән машинага төяп әйбер ташыды. Авылдагы анасыннан калган йортка энеңә дип алган суыткычны да, диван-караватны да, телевизорны да илтте. Инде менә үзе дә шунда күчкән. Пенсиядә килеш ник һаман эшләп йөри дисең соң син мине? Сезгә аз булса да булышырга тырышам бит, – дип үкседе.
Энем армиядән кайтып, өйләнеп озак та үтмәде, әнигә инсульт булды. Оныкларын туйганчы сөяргә дә өлгермәде әни. Үлеп китте. Аны күмгән көндә әтигә игътибар иттем. Утыз ел бергә гомер иткән хатыны үлүгә шат булуын күрсәтергә теләмәсә дә, бу аның йөзендә чагыла иде. Кайгыдан түнгән башыма шулай тоеладыр дип, бу уйларны үземнән куарга тырыштым. Күрше-күлән, туган-тумача: “Күмгән көндә ярамый бит”, – диюгә карамады әти. Кухняга кереп, иркенләп утырып, берүзе бер шешә аракыны эчеп бетерде. Безгә, күңел өчен булса да, бер юату сүзе дә әйтмәде.
Әни үлгәч, без энем белән төп йорт булган фатирны бүләргә булдык. Безнең, гади эшче буларак, фатир алырга мөмкинчелек юк иде. Илдә дә болгавыр вакытлар башланды. Хезмәт хаклары тоткарлана, завод-фабрикалар ябыла башлады. Әти үзе теләп авылга киткәч, улларының фатирны бүлүләренә каршы килмәс дип уйладык. Апабыз да риза булды. Алар инде киявебез белән үз йортларын күтәреп, мал-туар асрап ныклы тормыш көтәләр иде бу вакытта. Тик әти, мондый уебызны белүгә, кире фатирга кайтып яши башлады. Һәм әни эшләп алган фатирны безгә бүлеп бирүгә катгый каршы килде. Энемнең хатынын да сөймәде ул.
Савыт-саба юмыйсың, пешерә белмисең дип, гел бәйләнеп торгач, энеләрем дә фатирдан чыгып киттеләр. Авылдагы йортка да кертмәде аларны. Йортка да, фатирга да үзе генә хуҗа булырга теләде. Фатирның йозакларын алыштырды. Соңрак, хәл белешим дип, кайчан килсәм дә, әти өйдә булмаганга аптырагач, күрше апа:
– И- и- и, балакай, анагыз шуның кайгысыннан китте. Сезгә дә тынгы юк. Үз фатирыгызга керә алмый йөрисез. Атагыз әллә ничә ел инде бер керәшен хатынына йөри бит. Монда кунганы да юк аның. Икәүләшеп самогон куып сатып яталар, тфү, адәм страмнары. Шул хатын сүзе белән, фатирны сезгә бирергә каршы атагыз. Авылдагы йортыгызда да бичәсе тамыр җәйгән инде. Анаң күпме интегеп төзегән мунча-куралтыларда, анаң утырткан бакчаларда түш киереп, хуҗа булып йөри хәзер, – дип мине хушсыз калдырды.
Күрше апаның сүзләре дөрес булып чыкты. Без яшьлек белән ваемсыз булып, берни сизми йөргәнбез. Әни безне борчымыйм дигәндер, бахыркаем, белдермәгән. Озакламый әтинең, чынлап та, үзе белән бер чама яшьтәге түтидә яшәве билгеле булды. Бу вакытта әни үлгәнгә бер ел да тулмаган иде әле. Тора-бара безне үз тормышыннан сызып диярлек ташлады әти. Бер шәһәрдә яшәп, елга бер-ике генә керә. Һәр керүендә оныгына бер-ике йөз сум акча төртә. Тик түргә узып тормый. Ишек төбендә генә таптанып, яңа хатынының нинди әйбәт булуын сөйли башлый: “Менә, түтәгез яңа чалбар алды”. “Әле түтәгезнең кызларында ремонт ясыйм. Ашыгам”. “Әле түтәгезнең оныкларын карыйм. Вакытым юк”. “Иске машинаны яңага алыштырдык”. “Авылда мунчаны яңарттык”.
“Гараж салам әле түтәгезгә" һәм башкалар, һәм башкалар. Улым аларга кунакка барырга теләвен әйткәч:
“Юк-юк, йөри күрмәгез. Вакыт юк безнең сезнең белән маташырга”, – дип ашыга-ашыга чыгып та китә иде.
Безгә авылдагы йортка кайту да, аның яшәгән җиренә килү дә тыелды. Ярый, Галия апабыз яхшы дипломат булып чыкты. Әти белән ни сөйләшкәндер – оялтыпмы, сүгепме, янапмы, белмим. Әнидән калган фатирны энем белән миңа бүлеп бирергә күндерде аны. Әмма ике улы да фатирлы булганга сөенмәде әти.
Өй туебызга чакырдым. Фатирлы булу шатлыгыннан азрак төшереп тә алгач, әтидән ник бездән шулкадәр читләшүен, җиксенүен сорадым. Ул миңа, йөрәгемне яраларлык җавап бирде:
– Син анаңа охшагансың. Мин аны бер кайчан да яратмадым. Ул үлгәч, үзем сөйгән кеше белән, ниһаять, рәхәткә кинәнеп яшим дигәндә, сезне күрәм дә, ачуым чыга. Анагыз искә төшә. Күпме гомеремне шул сөйкемсез хатынга әрәм иттем. Энең дә, үзең дә, балаларыгыз да кирәкми миңа. Берни дип тә мөрәҗәгать итәсе булмагыз. Фатирлы булдыгыз. Монысы өчен дә тиеш әле сез миңа. Йорт дип авыз ачасы да булмагыз. Авылдагы өйне дә, булган бар милкемне дә үземнекеләргә яздырдым. Сезнең белән араны өзәм. Шушы көннән сезнең үз тормышыгыз, минем үз тормышым, – дип, хушлашмый да чыгып китте.
Гомер иткән хатыныннан туган без – чит-ят кешеләр, ә чит хатынның балалары-оныклары үзенекеләр булып чыкты. Кечкенә генә шәһәрдә яшәп тә, ул безнең белән аралашмый. Яңа бичәсенең оныклары белән еш күрәм. Ә менә үз оныклары белән күрешкәндә дә исәнләшми. Ни дип аңлатыйм моны улыма? Улым бабасы исән килеш, аннан яхшы сүз, җылы караш күрмичә үсте. Инде егет булып җитте менә.
– Улым, синең балаларың бабайсыз булмас. Исән булсам, мин аларны бабаң өчен дә, үзем өчен дә яратырмын, – дип кенә юатам аны. Ә күңелдәге ризасызлыгымны һаман саен тирәнрәк яшерергә тырышам...
Чулпан Насырова.
Фото: ru.freepik.com
Комментарийлар