16+

«Хатын-кыздан туя белмәдем»

«50 ел бергә гомер иткәнгә ЗАГСка чакырганнар иде. Өч мең сум акча да бирделәр менә. Апагыз өйгә кайтып китте, мин сезнең янга сугылып чыгарга булдым», - дип килеп керде ул бүлмәгә. Кәрим абый Казанның Восход урамында яши икән. Гомере буе авыр эштә эшләп пенсиягә чыккан кеше. Карап торуга бик нык,...

«Хатын-кыздан туя белмәдем»

«50 ел бергә гомер иткәнгә ЗАГСка чакырганнар иде. Өч мең сум акча да бирделәр менә. Апагыз өйгә кайтып китте, мин сезнең янга сугылып чыгарга булдым», - дип килеп керде ул бүлмәгә. Кәрим абый Казанның Восход урамында яши икән. Гомере буе авыр эштә эшләп пенсиягә чыккан кеше. Карап торуга бик нык,...

«Ике потлы герләрне күккә чөеп уйный торган, кара бөдрә чәчле егет идем яшь чакта. Эчү-тарту белән дә мавыкмадым. Аракы елга булып агып торсын менә, шуннан бер стакан алып эчим әле дигән теләк булмады. Ара-тирә, хатын-кызлар янында берәр рюмка гына капкаладым мин аны. Әмма дә инде хатын-кызлар дигәндә... Алардан гомеремдә дә туя белмәдем инде мин, кызлар. Хатын хатын инде ул, малай да, кыз да табып бирде ул миңа. Акчаны күп эшләдем, көчле-гайрәтле булдым, гаиләмне теләсә кайчан яклый алдым. Бәлки шулар хакына да түзгәндер хатын. Минем кыланышларга, минем дәртлелеккә түзгәннәре өчен алтыннан һәйкәл коеп куяр идем мин аңа. 16 мәртәбә абортка гына барды бит, мескенем. Хәзер әнә намазга басты. Догалар укып, үзенә шулай тынычлык «качать» итә инде ул. Кыз да аңа иярде. Ә малай - минеке... 49 яшь тула тиздән, озакламый дүртенче хатынга өйләнергә җыенып йөри. Булачак килен малайдан күпкә яшь. Беренче хатыннан туган кызына 23 яшь тулды инде. Без үстердек инде анысын», - дип сөйләде ул.
«Сөяркәләр, санасаң, бер 100ләп булгандыр минем. Хатын сизгәннәрен сизде, сизмәгәннәрен юк инде. Берсе белән сугыштылар да хәтта. Минем өчен генә дип башкаларга ашатмаган тәмле әйберләрен, затлы эчемлекләрен саклап торалар иде ул хатыннар. Миннән олылары да, яшьләре дә, марҗасы да, татары да булды. Миңа бит алар бала таптырып яшәр өчен түгел, сәламәтлек өчен генә кирәк. Берсен дә эзләп йөрмәдем, үзләре ничектер килеп эләгәләр иде. Хатынга аерым игътибар инде, сүз дә юк. Мескенем: «Мин сиңа карап елмаерга да куркам, хәзер караватка чакыра башлыйсың», - дия иде. 1961 елны, 25 яшьтә өйләндем мин. Хатынга 24 иде. Өйләнгәнче хатыннар белән шаярып йөрмәсәм дә, аннан соң хатын-кызның рәхәтен туйганчы күрдем. Шуңа күрә картаймадым да», - ди Кәрим абый. «Сөяркәләрегез акча сорыйлар идеме», - дигән сорауга ул: «Нинди акча?» - дип бөтенләй гаҗәпләнде: «Нәрсә өчен акча бирим мин аларга. Алар әле үзләре «Син үзең бүләк, син үзең чәчәк», дип, мине тәм-томга, акчага күмделәр». Хатыныгыз сезгә хыянәт итеп йөрсә нишләр идегез дигәнгә дә җавабы әзер. «Рәхим итсен, миңа гына эләкмәсен. Теләгән кешене берничек тыеп булмый аны. Хатын-кыз бит ул көчне ирләрдән ала», гына дип җибәрде. Хатын-кызлар мәсьәләсендә тәҗрибәле кеше буларак, аның яшьләргә киңәшләре дә бар. «Бу кыска гына гомердә үз рәхәтең өчен дә яшәп калырга кирәк. Кеше ире яки хатыны белән уртак җылылыкка ирешә алмый икән, сәламәтлек өчен читкә йөрергә ярый. Балалар хакына бер түбә астында яшәргә мәҗбүр булсаң да, син бит сузылып ятып үләргә тиеш түгел. Секс белән шөгыльләнгәндә миңа бар хатын-кыз да бер. Ә кем белән гомер итәсең, анысы барыбер якынрак була инде», - диде ул.
Редакциядән: Хөрмәтле укучыларыбыз! Әлеге язма уңаеннан сезнең фикерләрегезне дә беләсебез килә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading