16+

«Ике гаиләм дә бәхетле»

Танышларымнан: «Айваз берьюлы ике хатын белән яши икән», - дигән хәбәрне ишетеп әллә ни гаҗәпләнмәдем. Бүген адәм баласын берни белән дә шаккатырып булмый бит. Берничә ай элек аның үзен дә очраттым. 8 Март бәйрәме алдыннан булганга: «Хатыннарыңа бүләк алдыңмы соң әле?» - дип үзеннән шаяртып сорап та куйдым. Аны студент...

Танышларымнан: «Айваз берьюлы ике хатын белән яши икән», - дигән хәбәрне ишетеп әллә ни гаҗәпләнмәдем. Бүген адәм баласын берни белән дә шаккатырып булмый бит. Берничә ай элек аның үзен дә очраттым. 8 Март бәйрәме алдыннан булганга: «Хатыннарыңа бүләк алдыңмы соң әле?» - дип үзеннән шаяртып сорап та куйдым. Аны студент...

Танышларымнан: «Айваз берьюлы ике хатын белән яши икән», - дигән хәбәрне ишетеп әллә ни гаҗәпләнмәдем. Бүген адәм баласын берни белән дә шаккатырып булмый бит. Берничә ай элек аның үзен дә очраттым. 8 Март бәйрәме алдыннан булганга: «Хатыннарыңа бүләк алдыңмы соң әле?» - дип үзеннән шаяртып сорап та куйдым. Аны студент елларыннан бирле белгәнгә, карап торышка һаман да шулай юаш, тыйнак булып калган сыман тоелды ул. Никахлы ике хатында җиде баласы үсә икән. Ике гаиләнең аралашып кунакка йөрешүләре күпләргә гаҗәп тоелыр. Балаларын да бер-берсен хөрмәт итәргә өйрәткәннәр. Аларда туганлык хисләре тәрбияләгәннәр. Айваз балаларына да, хатыннарына да бүләкне бертигез алырга гадәтләнгән.
- Әгәр тагын берәр кызга гашыйк булсаң, анысына да өйләнер идеңме? - дип сорыйм Айваздан.
- Әлегә анысын әйтә алмыйм. Әмма ирләрнең сөяркә тотуларын аңламыйм мин. Үземнең ике гаиләне дә бәхетсез дип санамыйм.
- Берәр концертка йә булмаса кунакка ике хатының белән дә йөрисеңме?
- Юк, аларның берсе бармый кала. Икесе бергә йөрергә яратмыйлар.
- Әти-әниең, туганнарың синең болай яшәвеңә ничек карый? Авылга бергәләп кайтасызмы соң?
- Башта гаҗәпләнеп караганнар иде. Хәзер ияләштеләр инде. Авылга бер кайтканда - бер хатынымны, икенче кайтуымда икенчесен алам.
- Хатыннарыңда үзара көнләшү бардыр бит инде?
- Бәлки бардыр, әмма алар миңа сиздермәскә тырышалар.
- Син дини кеше. Балаларыгызга да дин сабакларын өйрәттегезме?
- Әйе, үзем яшьтән үк намаз укыйм. Балаларны да шуңа өйрәттем. Алар динебезне, гореф-гадәтләребезне белеп үсәргә тиеш.
«Әйдә, бөтен балаларыгыз, хатыннарың белән бергә фотогызны газетага бирик әле, дигәнемә каршы килде Айваз. Хатыннары каршы, янәсе. Икесе бер ир белән никахлашкан, ә аны кеше белүен теләми үзләре.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading