16+

Их, яшьлектәге хаталарны төзәтеп булса икән...

Гөлнәзирә социаль челтәрләрдәге битенә кергәч тә, килеп төшкән хәбәргә игътибар итте. “Сәлам! Хәлләр ничек?

Их, яшьлектәге хаталарны төзәтеп булса икән...

Гөлнәзирә социаль челтәрләрдәге битенә кергәч тә, килеп төшкән хәбәргә игътибар итте. “Сәлам! Хәлләр ничек?


Менә язмыш кушкач, сине Интернет киңлекләреннән эзләп таптым бит. Безнең очрашмаганга да инде чирек гасыр вакыт үтеп китте! 50 яшемә җитеп килсәм дә, һаман сине онытканым юк. Яз, ничек яшисең? Телефон номерыңны җибәрсәң, иркенләбрәк тә сөйләшә алыр идек!” Хат җибәрүче Гөлнәзирәнең беренче мәхәббәте Әмир иде. Хәбәр Гөлнәзирәне хатирәләр чоңгылына бөтереп алды.

...Әмир белән танышканда, кызга уналты гына яшь иде әле. Мәктәптә унынчы сыйныфта укып йөргән чагы. Дулкынланып торган кара чәчле, кыю карашлы күрше авыл егетен ул клубта күрде. Тегесе дә чибәр кызга шунда ук игътибар итте. Гөлнәзирәгә сүз кушарга ашыкты, кыз исә сер бирмәгән булып кыланды. Унсигез яшьлек Әмир дә төшеп калганнардан түгел: кызны шул ук көнне өенә кадәр озата барды.


“Беренче караштан мәхәббәт туа аламы?” — дип шикләнүчеләр бар, ә менә Гөлнәзирә бу халәтне кичергән кеше. Әмиргә ул бер күрүдән бөтен җаны белән, үз-үзен онытырлык рәвештә гашыйк булды. Егетнең хис-тойгылары ни дәрәҗәдә булгандыр, анысын Гөлнәзирә әйтә алмый, әлбәттә. Кышкы зәмһәрир суыкларда да, әллә ничә чакрым үтеп кызның капка төбендә биш минут серләшеп торыр өчен һәр кич саен килүен искә алганда, яраткандыр!


Гөлнәзирә Әмирне армиягә озатып, көтеп алды. Ике арада сагынычлы хатлар йөреп кенә торды. Бу вакыт эчендә кыз мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлап, медицина институтына укырга керде. Бер ел вакыт көткән кешегә бик озак тоелса да, үтә икән! Әмир солдат хезмәтеннән кайтып төште. И Гөлнәзирәнең сөенүләре ул чакта! Кызның үгетләвенә карамастан, Әмир техникум-мазарга укырга керергә теләмәде, кайтты да, мәктәптә укыган чакта ук алган механизатор таныклыгы белән колхозга эшкә чыкты.

Ял көннәре саен кыз ашкынып туган йортына кайтты. Сәбәбе, әлбәттә, әти-әнисен сагынудан да бигрәк Әмир белән очрашу инде! Тик егет кенә тора-бара үзгәрә башлады. Бер-ике тапкыр аны “салмышрак” хәлдә дә күрергә туры килде кызга. Ярый, анысы инде була торган хәл, өйләнешкәч, кулга алам мин аны, дип уйлады әле дөнья күрмәгән кыз. Егетнең тагын бер күңелгә ятып бетмәгән сыйфаты — артык көнчеллеге иде. Тиктомалдан сөйгәнен пычрак сүзләр белән рәнҗетергә дә күп сорамый башлады.


— Мин монда авылда кара тузанга батып эшләп йөргәндә, син шәһәр егетләре белән типтерәсеңдер әле, — дип үпкәләтте андыйны башына да китермәгән кызны. Тора-бара Әмирнең нигә шулай кылануын аңлады кыз.

Баксаң, егет ул укуда чакта үз авылындагы җилбәзәк дип даны чыккан Лениза исемле ханым янына барып йөри икән! Кызга җиткерделәр инде бу хәбәрне. Яшь кенә булуына карамастан, Ленизаның ике ирдән ике баласы да бар, авылда диспетчер булып эшли икән.


Бик авыр булса да, Гөлнәзирәнең бу ямьсез хәбәргә карата сөйгәненең аңлатмасын ишетәсе килде. Тегесе исә бер дә каушап тормый, хахылдап көлеп җибәрде: “И матурым! Лениза бит ул минем өчен “дежурный” хатын-кыз гына. Исең киткән икән! Менә синең белән өйләнешсәк, мин аңа әйләнеп тә карамаячакмын! Үзенә дә әйтеп куйдым инде”.
Гөлнәзирә ни дип җавап бирергә дә белмәде. Бу төнне аның күзенә йокы кермәде.

Озак уйланды кыз. Һәм ныклы карарга килде: ничек кенә авыр булмасын, Әмир белән араны өзәргә! Кыен булды аңа, әлбәттә, бу карарын тормышка ашырырга. Тик башы белән укуга чуму, авылга сирәгрәк кайтып йөрү, Әмирнең кыек эшләре турында ишетеп тору үз нәтиҗәсен бирде. Үзеннән ике курс алдарак укып йөрүче булачак хирург Әхсәнне очрату бу газаплы сөюен онытырга тагын да көчлерәк этәргеч булды.

Әхсән Әмирнең нәкъ киресе иде: артык сүз сөйләмәс, җитди, сабыр, һәр эшен җиренә җиткереп башкара торган егет. Укуларын тәмамлауны да көтеп тормый, кызга тәкъдим ясады Әхсән. Гөлнәзирә ризалыгын бирде. Менә дигән итеп яшәп киттеләр. Тулай торакның бер бүлмәсен алуга иреште яшь гаилә.


Ул вакытлардан соң күп сулар акты инде. Гөлнәзирәнең иренә булган ихтирамы олы сөюгә әверелде. Аларның бер-берсенә булган хис-тойгылары көннән-көн көчәя генә бара. Бүген алар икесе дә абруй яулаган табиблар, кызлары һәм уллары уңышлары белән сөендерә, дөньялары җитеш. Гөл­нәзирәне очраткан ахирәтләре көнләшү белән: “Ничек син гел шулай матур, яшь торасың ул?” — дип сорамый калмыйлар. “Ирем, гаиләм яхшы булганга!” — дип эчтән генә уйлап, серле елмаеп куя чибәр ханым.


“Мин бит ялгыз. Хатыным белән күптән аерылыштык. Балаларыбыз да булмады. Вакытны күңелле үткәрер өчен гүзәл затлар бетмәде дә ул, тик гаилә корырлыклары очрамады, — дип язган иде Әмир икенче хәбәрендә. — Яшьлегемдә үзем дивана булып, сине югалтуыма бик үкенәм. Авылга кайтсаң, хәбәр ит, бер күреп сөйләшеп утырасым килә синең белән!”


Хәбәрне укып бетергәч, Гөлнәзирә бераз уйланып торды, аннан җавап язмакчы булды, тик ни дип язарга белми, аптырады. Ахырда: “Әмир! Минем тормышымда сиңа күптән урын юк. Бәхетле булуыңны гына телим”, — дип язды да, хат артыннан хат яудырып утыручы яшьлек мәхәббәтен дуслары исем­легеннән алып ташлады.


Миләүшә Латыйпова.
Чыганак: kiziltan.rbsmi.ru
Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

30

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ул вакытта армияда ике ел хезмэт итэлэр иде.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Дорес эшлэгэнсен Голнэзирэ. Синен йорэгендэ ана урын юк. Узеннен тормышыны гына уйла, колдермэ шушы Эмирдэн.

      Мөһим

      loading