11 ел элек иремә хыянәт иттем. Ул вакытта без әле өйләнешмәгән идек. Бер аерылышып, бер кавышып йөргән чак иде ул. Әнә шул аерылышып торган мәлдә хыянәт иттем дә инде аңа. Ләкин шулай килеп чыкты, нәтиҗәдә без ирем белән өйләнештек.
Хыянәтем турында ирем белде. Аннан яшерер серләрем булмагач, барысын да үзем сөйләп бирдем. Мин инде ул бу хакта оныткандыр дип уйлап йөрдем. Әмма ул барысын да хәтерли икән, талашкан вакытта искә алды. Хәзер сүзгә килгән саен шуны кабатлый башлады.
Әйе, мин аңа бер тапкыр хыянәт иттем. Тик ул чакта без ир белән хатын гына түгел, очрашмый идек, гомумән. Шушы хыянәтне искә алып, шулкадәр үзәгемә үтте ки, хәтта кабат бу адымга барыр дәрәҗәгә җиттем.
Зифа Р.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
1
0
Бер барган кеше бара инде ул. Барырсын. Хиянэт Бер кайчанда онытылмый ул.
0
0